Башыңа төшсә, башмакчы булырсың

Бу гыйбарә сугыш чоры балаларына бигрәкләр дә туры килә. Безнең барыбызга да эшкә иртә өйрәнергә, бер-беребезне кайгыртырга, көч җитсә-җитмәсә, бар эшне дә эшләргә туры килде.

Минем абзыкаем әти сугышка киткәндә тугыз яше тулыр-тулмас малай була. Бөтен эш: йорт, мал-туар, мәктәпнең урып-җыюы, солы чүпләү (һәр йортка солы бүлеп бирәләр, солычасыннан арындырырга кирәк), ике кечкенә баланы карау да 10 яшьлек түтәем белән шушы абый өстенә кала. Бакчабыз зур иде, бәрәңге җирен көрәк белән казып утыртабыз, ул бик уңа иде, бәрәңге зур байлыгыбыз булды.

Тырыш инәкәебез, сыер асрау мөмкин булмагач, кәҗә-сарык асрауга күчте. Бәрәннәре иткә була торган иде. Әле аларын да чалып, тунап бирүче кеше юк. Әни аларны карт җизнәсеннән чалдырып, тунавын абыйдан туната торган иде. Кием өчен әни тула суктыра иде. Аны үзе кебек солдат хатыннары, үсмер кызлар суга иде. Искиткеч күренеш: сәкенең берничә тактасын кырыйда калдырып, тезелешеп утыралар. Ә уртада юып кайнатылган ап-ак йон. Тула шактый мул чыга, барыбызга да тула оекка җитәрлек. Ә өмәчеләрне ашатырга хәзинәдә бары – бәрәңге. Инәй жәлләми, өмәчеләрне бәхилли.

Инде чабата кирәк. Инәй аның да чарасын таба. Курыс (яшь юкә) алып кайта, юкә төшерәләр. Урманга бару үзе бер котчыкмалы эш. Әгәр урман каравылчысы яки берәр әләкчесе күрсә, эш харап. Шуңа да урманга төнлә барасы. «Төннең күзе сукыр», – ди иде ул. Сукыр түгел икән шул. Бер төнне курыс күтәреп урманнан кайтканда арба тавышы ишетелә. Күрше Миңсылу апа белән курысларын юл читенә яшереп, үзләре урманга кереп качалар. Куркудан, адашалар. Бичараларга иртәгә иртән эшкә дә барасы. Таң беленгәч, юлга чыгып, курысларын эзләп карыйлар, таба алмыйлар. Алай да җае чыга тагын, күрше Әхмәтгали абзый юкә төшереп, чабата кайтара. Абзый да өйрәнә. Чабатага калып ясый, шөшле һәм башка кирәк-яраклар әмәлли. Калыплар үзләре төрле размерда була. Дусты Фоат та өйрәнә бу эшкә. Мөдәррис белән Фоат Кәрәкәшленең иң оста чабатачылары булалар. Чабаталарын Ютазы базарына алып барып саталар да әле. Бераз ипилек һәм уку кирәк-яракларына акча була.

Абзыкаема без өч туган бик рәхмәтле. Үзе ул бик оста, чиста сугымчы булды. Әле минем ике улымны да бу бик кирәкле эшкә өйрәтеп калдырды. Ул безнең терәгебез иде.

Урманда утынга тияргә ярамады. Абзыйкай җәен «уфалла» арбасы, кышын чана белән сазламык җирдән тал ташый иде. Алай да инәкәйнең әрнеп, күз яшьләре белән әйткәннәре үзәкне өзә иде: «Утыз улым булганчы, ирем исән булсачы!» Юк шул, кайтмады әткәебез. Сугыш башланып, 5 ай дигәндә «хәбәрсез югалды» дигән өчпочмаклы хат кына килде.

Әтилеләр рәхәт яшәде. Кайсы кулын асып кайтты, кайсы чатанлап. Өйләре тулы бала-чага булса да, алар инде чабата ясап, чабата кимәде. Колхоз дигән «савым сыерының» ипиле җирләрендә хезмәт куйдылар. Авыр булса да, алар ипи ашады. Шунысы бик авыр булды, безнең кебек кәҗә асраучыларны алар хәерче дип кенә атады. Кимсетеп, мыскылладылар. Без ятимнәр идек, ләкин хәерче булмадык. Тапканнарыбызны үзебездән дә мескенрәк, ярлыраклар белән бүлештек дә әле. Инәкәем әйтә иде: «Атагыз ул кабар кабымлыгын да хәер сорашучыларга бирә иде. Кешедән бервакытта да жәлләмә. Сиңа әйтәм, Аллаһы Тәгаләгә шөкер ит. Юк, димә, Аллаһы Тәгаләдән сора, ярдәменнән ташламас». Абзыкаемны ирләр эшенә өйрәтсә, без өч кызын йорт эшләренә өйрәтте инәкәй. Таләпчән иде. Рухи яктан көчле булырга, егылмаска, мескенләнмәскә өйрәтеп үстерде. Үзе ул хәтта башмакчы да булды – йон җебен манып, Сабан туена матур түфлиләр бәйли иде.

Чабата турында. Ул безнең милли киемебез түгел. Матур татар кызларының чабата киеп биюе миңа да ошамый. Шаян бию, фольклорда ярый. Әмма чит илләргә алып бармагыз чабаталы биюне. Читек-кәвеш, чигүле чүәкләр, татар бизәкле аяк киемнәре белән биегез. Татар чабата киеп сугышмаган, татарны дөньяга чабата белән таныту кирәкмәс. Урысның үз чабатасы үзенә булсын. Бу яктан Сәгъдулла хаклы.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии