- 17.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
– Балконнан күреп алу белән йөгердем урамга. Безнең ишегалдына машина түгел, энә төшәрлек урын да юк шул. Шәһәр хәтле шәһәрдә зур стоянкалар ясамыйлар. Алия кунакка килгән иде, хәзер ул китәргә җыена, машинасын алгач, аның урынына куярсың, – дип сөйләнә-сөйләнә каршы алды мине Рәмзия апа.
Бу Рәмзия апа бигрәк тел бистәсе инде. Мин аңа һәрвакыт: «Сезгә минем әни белән күрешергә кирәк, менә ичмасам, сөйләшер идегез, минем әни дә сөйләшергә ярата бит», – дип әйтеп көлешкәнебез дә бар. Мин машинага урын таба алмаудан нервыланганга, кайбер сүзләрен колак аша да җибәрдем бугай. Машинаны стоянкага куйгач кына таркаулыктан чыга алдым.
– Әйдә, әйдә, кер. Хәзер чәй кайнатырга куям.
Рәмзия апаның дүрт бүлмәле фатирына купшы обойлар ябыштырылган, матур-матур картиналар эленгән. Гомумән, зәвык белән эшләнгән фатир инде. Рәмзия апа үзе бик эшлекле кеше, берничә кибет тота, ниндидер оешмаларны җитәкли, хәйрия акцияләре уздыра, төрле конкурсларда катнаша. Кечкенә генә бер авылда, гади гаиләдә туып-үскән Рәмзия апа үз көче белән нинди дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзен беркайчан да өстен куймый, һәркем белән сөйләшә, мөлаем, аралашучан.
– Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Шушы тормышым, балаларым, Мансур өчен Ходайга рәхмәтле, – дип сөйли-сөйли, Рәмзия апа чәй ясый башлады. – Кияүгә иртә чыктым, янәсе, кияү калмый. Әле бит мин үзем дә бала гына, үз авылыбызда да түгел, күрше авылга, Рәис йортына үги ана булып бардым. Аның хатыны өч баласын калдырып өйдән чыгып киткән. Балаларны соңрак алам, дип, детдомга илтеп биргән. Рәис көне-төне эшли, балаларны карарга кеше юк, ә балалар бик кечкенә. Олысына да биш кенә яшь.
Рәис йортына килен булып төшкәч, аның балаларын алып кайтырга дип детдомга киттек. Тиз генә бирәселәре килмәде балаларны. Бөтен көчебезне куйдык, әллә кайларга кереп беттек, тәки дә үз дигәнебезгә ирештек, сабыйларны өйгә алып кайттык. Ә алар аптырап карап торалар, үз-үзләренә ышанып бетмиләр. Кечкенәсенә әле бер яшь тә юк бит, үз әнисе дип белде бугай, кулдан да төшми. Шулай унҗиде яшемдә өч бала карый башладым. Шуның өстенә йорт мәшәкатьләре бит.
Рәис белән без ике ел яшәдек. Шул бергә яшәү чорында Ходай үзебезгә уртак бала бирмәде. Шуңа күрә дә миңа ачу итеп тора-бара күп вакытын эштә уздыра, тиздән төннәрен бөтенләй кайтмый башлады, баласызлыкта гаепләргә тотынды. Инде көннәрдән бер көнне үзенең башка бер хатын янына йөрүен, шул хатынның аңардан бала булачагы турында әйтте. Мин бер күз яшемне дә чыгармадым, әйберләремне тыныч кына җыйдым да чыгып киттем. Балалар бик кызганыч булды, әлбәттә. Күзләрен мөлдерәтеп, тутырып карап калдылар артымнан. Ләкин мин бернәрсә дә эшли алмадым, эшлисем дә килмәде. Өйдән чыгып, авылны бераз узгач кына, күз яшьләремә буыла-буыла еладым, язмышыма рәнҗедем, балалар өчен йөрәгем әрнеде.
Төп йортта әни мине канат җәеп каршы алмады.
– Нәрсә, кайттыңмы? – дип миңа акаеп карады. – Әниләр сүзен тыңламагач, шулай була ул. Имеш, акыллы кеше ул. Ир киемнәре юмый каласың бит, чит кеше балаларын карау кызык булдымы сиңа? – дип, әни җанымны телгәләде.
Бу йортта хәзер мин үземнең әти-әнием өчен бөтенләй чит кеше кебек идем. Нинди авырлыкларга түзгәнне, әти-әни басымына түзә алмыйча, Казанга чыгып киттем. Анда мине әтинең апасы каршы алды. Бөтен әйбер ят, бер русча сүз белмим. Эшкә урнаштым. Шулвакытта мин үземнең балага узганымны белдем. Әйе, ул баланың әтисе Рәис. Мин моны өч айлык булганда гына белдем бит. Шуннан соң йокысыз төннәр, уйланулар… Нәтиҗәдә, ул баланы таптым, Ходай биргән могҗизаны кулыма алу белән, үземне дөньядагы иң бәхетле кеше кебек хис иттем. Ә Рәискә бу турыда хәбәр итүне кирәктер дип санамадым. Аның үз тормышы, үз гаиләсе бар иде, тора-бара алты бала атасы булды. Шуңа күрә аның гаилә тормышын бозасым килмәде.
Тиздән эшкә дә чыктым. Баланы башта әтинең апасы карады, аннары балалар бакчасына бирдем. Читтән торып укырга кердем, эштән соң бер кибеттә идән юдым. Менә шул кибеттә инде идән юучыдан «үсеп», кассир булдым, мөдир итеп куйдылар, инде директор дәрәҗәсенә кадәр ирештем. Соңрак үземнең кибетләремне булдырдым. Әлбәттә, кеше ышанмаслык югарылыклар болар, тик үземнең җитезлегем, үҗәтлегем, белемем ярдәм итте моңа.
Вакытлар уза торды. Минем белән танышучылар да, таныштырырга теләүчеләр дә күп булды. Тик күңел дигәне тартмый гына бит. Боз булып каткан җанымны эретердәй кешене һаман да очрата алмыйм. Берәрсе белән танышып китәсең, юк инде, йә тәртипсез, йә ашыктыра каядыр, йә күңел кайтаргычлар.
Кызым үсеп, буйга җитте. Университет тәмамлады. Уңышлы гына эшкә урнашты.
Шулай да тыныч кына яшәп ятканда, чыкты бит юлыма мин көткән, мин теләгән кеше. Күңелемне аңардан берничек тә сүрелдерә алмадым. Ул миннән 23 яшькә кече Мансур исемле егет иде. Танышу да бик искитәрлек түгел – театрда. Менә аның күңел көрлеге, яшәү дәрте, күзендәге чаткылар, һәр сүзе, үз-үзен тотышы – барысы да мине үзенеке иттеләр. Хәтта яшь аермасы да минем күңелемне сүрелдерә алмады. Хәзер мин горурланып, аягымда нык басып торып әйтә алам – бернинди киртәләр безнең мәхәббәткә каршы тора да, безне аера да алмады. Дөрес, хәтта кызымнан ике яшькә кече булса да, кызым миңа каршы килмәде. Башта сәерсенеп кабул итсә дә, соңыннан минем бәхетле булуымны гына теләде. Тиздән Мансур белән әти-әни булачакбыз дигән хәбәрне дә бик шатланып кабул итте. Хәзерге вакытта сеңлесе Чулпан белән дус-тату яшиләр, һәрвакыт аралашып торалар.
Яшьлек әле һаман узмаган икән. Әле дә үземне унсигез яшьлек кызлар кебек хис итәм. Мансур белән тормыш корып җибәргәндә, мине бик күпләр уемнан кайтармакчы булды: «Бигрәк яшь бит инде, син аңа анасы кебек», – дип тә әйттеләр, «Ул синең байлыгыңа гына кызыга, бер ыштан белән утырып калачаксың бит», яисә, «Синең күзең кайда соң? Синнән көлеп кенә йөргәнен күрмисеңмени?» – дип тә күңелемне кайтарырга теләүчеләр табылды, «Син сихерчедер, мөгаен, шундый яшь егетне үзеңә карата алмаган булыр идең», – дип, таныш кызлар да әйтәләр иде. Шулай да күңелемне сүрелдерерлек юл таба алмадылар. Дөрес, безне аерырга теләүчеләр дә булды, яшь, чибәр кызлар белән таныштырып та карадылар. Ләкин Мансур да, мин дә үз дигәнебездә тордык. Инде 50дән арттым. Мактанып әйтәм инде: миңа һаман да 35не генә бирәләр. – Шушы вакытта көлеп җибәрде Рәмзия апа. – Үлепләр китәм инде шулай дип әйтсәләр. Күңелем күтәрелә. Аннары көзгедән карыйм да: «Чынлап та ничава бит әле мин», – дип, үз-үземә сокланып куям.
Чынлап та, Рәмзия апага 50 яшьне биреп булмый. Кызлар шикелле, ялтырап, кулларында ут уйнап тора. Ике бала анасы булуга карамастан, төз гәүдәле, сылу, чибәр хатын. Озын кара чәчләре, кап-кара кашлары үзен тагын да яшәртеп җибәрәләр.
Инде ун ел бергә без. Тфү-тфү, Аллага шөкер, аның кыңгыр эшләре, миңа хыянәте турында бер сүз дә ишеткәнем юк. Кул күтәрми, кыйнамый, авыр сүз әйтми, үземне хөрмәт итә, кызыма кырын карамый. Гомумән, хатын-кыз бәхетле булсын өчен тагын нәрсә кирәк?!
Кеше хәзер яшь аермасына күнеккән инде. Бигрәк тә ирләрнең хатыннарына караганда яшьрәк булуларына. Әнә бит Пугачева гомер буена яшь егетләрне яратты, – дип, тормыш хәлләре турында бик озак сөйләде Рәмзия апа.
Чынлап та, кинода түгел, ә чынбарлыктагы хәлләр. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, яшәү көче тапкан бу ханымга карап, сокланып, бәхетегезгә күз тимәсен, гомерле булсын, диюдән башка бернәрсә дә әйтә алмадым.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии