Авылым, яшәрсеңме?

Авылым, яшәрсеңме?

Яшь барган саен кеше җиргә якыная бара диләр. Яшьрәк чагында төшенеп бетелмәгәндерме, кешенең гәүдәсе кечерәеп, чүгә төшү формасындарак дип аңлый идем ул сүзнең мәгънәсен. Яши-яши ул төшенчәне җирсенү, авылга тартылу, яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнергә керешү кебегрәк дип кабул итә башлыйсың икән. Бакча эшенә дә кемдер кушканга түгел, күңел теләгән өчен тартыласың. Авыл баласы, кая барса да авыл баласы булып каладыр инде ул. Ял җитте исә, күңел авылга тартыла. Шәһәрдә эшләсәк тә, шимбә-якшәмбесе яздан-көзгә кадәр авылда үтә. Эшлисе эшләрне шәһәрдә үк планлаштырасың да, кайту белән өс-башны гына алыштырып, эшкә тотынасың: суын сибәсең, чүбен утыйсың, җимерекләрне төзәтәсең, берәр яңа нәрсә ясап куясың. Вакытны җиткереп булмый. Кышын ике көнлек ял күз ачып йомган кебек тә булмый. Бу сәгатьне дөрес вакытта калдырмаулары җәйге чорда бигрәк тә уңайсыз. Мин өйләнгәч кенә төн кыскарды, дигән кебек, унҗиде сәгать чоры да кыскаргандай тоела башлады…

Татар авыллары, шул исәптән туган авылым Әсәй дә таудан караганда мул, тулы тормышта яши кебек – өй түбәләре төрле төстәге калайдан, яшеллеккә күмелеп, әллә кайдан матур булып күренеп тора. Койма, капкалар да шул ук калай белән тотылган. Ихатасында машинасы, башка авыл хуҗалыгы техникасы да берәү түгел, берничә. Бай яши кебек авыл. Авыл эченнән үткәндә ишек алларында, урамда кеше-кара күренмәве, бала-чага тавышының ишетелмәве баштарак гаҗәпләндерсә, хәзер күнегелде. Җиңел машиналарның, авыл-хуҗалыгы техникаларының күбесе шәһәрдә торган балаларыныкы, яки шәһәрдә эш табып эшләп йөргән авыл кешесенеке генә ул. Стәрле елгасы буйлап өч чакрымга сузылган авыл, акрынлап, «авыл – дача»га әверелә бара. Җәй көннәренә эштән соң кайтып йөрү машинасы булган кешегә авырлык тудырмый. Озын җәй көнендә эштән соң авылда шактый эш эшләп була. Югарыдагыларның сәгать телен кышкы вакытта калдырып, якты вакытны кыскартуларын санамаганда, бернинди кыенлыгы юк. Башкорт күршеләргә карап, көнләшеп йөрибез. Татарстанда дөрес вакытка күчү турында берәрсе уйлап карый микән? Ә авыл кешесе өчен вакытның дөрес булуы бик мөһим!

Сүзем авыл турында бит әле. Ике йөздән артык йорты булган туган авылым Әсәй – районда зур авылларның берсе. Урыс язмаларында аның исеме беренче тапкыр унсигезенче гасырның җитмешенче еллар ахырында телгә алына. Әмма монда аңарчы кешеләр тормаган дигән сүз түгел бит әле. Егерменче гасырның утызынчы елларында районда иң зур җир биләмәсе булган авыл ул. Шул елларда планны арттырып үтәгәннән соң калган икмәкне колхозчыларга биргән өчен, бөтен авыл җитәкчелеге (уннан артык кеше) кулга алынып, төрмәгә утыртылган авыл ул. Республика күләмендә иң беренчеләрдән булып татар авылында дуңгыз үрчеткәне өчен Ленин ордены алган кеше дә шушы авылдан. (Бирә белә урыс абзый татарга «ихлас» эше өчен бүләкне!) Узган ел авылга, аның тарихына багышланган матур гына китап та чыгарырга ирештек. Сугыш чорын, сугышка киткәннәрнең һәм исән кайтып вафат булган авылдашларымның рәсемнәрен китап битләренә урнаштырып, исемнәрен тарихка кертеп калдыру үземнең күңелдә канәгатьлек хисе уятты. Бар да үз җае белән бара, бар да яхшы, алга таба да шулай барырга тиеш кебек. Тик күңелдә ни өчендер гел авылның язмышы аяныч бетәр кебек. Тәүге тапкыр бу күңелсез уй хуҗалыкка инвестор дип аталган хуҗа килгәч барлыкка килде. Беренче инвесторны ул чордагы район җитәкчесе Казан тирәсендәге районнан табып китереп куйган иде. Килеп күп тә тормады кырыклап ат юкка чыкты. Машина-тракторлар туралып, металломга озатылды. Аның артыннан тимер-томырдан ясалган башка әйберләр китеп барды. Беркем җавапка тартылмады. Кайчандыр ат белән дан тоткан авылда бүген район сабантуенда мәйдан әйләнергә ат юк, җәяү үтәләр, кая ул ат чабышларында дан тоту!.. Быел каяндыр бер сыңар ат юнәтеп, күршеләрдән сорап торып булса кирәк, ат арбасында мәйдан әйләнделәр. Атлар юкка чыккан елны авыл халкы эчтән янды, әмма күтәрелеп бәрелмәде. Бәрелерлек кеше дә калмаган иде шул. Район җитәкчеләре дә күп сүз куертмады, вакланмады, судлашып йөриселәре килмәдеме, теләк булмады – инвестор белән саубуллашып, икенчесен китереп куйдылар. Анысы да күрше Митрәй авылында (безнең авыл советы җирлегенә керә) кәҗә фермасы төзеп азапланды да, башкаладан килгән түрәләргә эш бара дип мактанышып, телевизордан күрсәттеләр дә, шуның белән эш төгәлләнде. Кәҗәләрен Әлмәт районының бер авылына сатып, китеп барды. Әлеге Казан түрәсен, дөрестерме юктырмы, вазыйфасы буенча Әлмәт районына килгәч, кәҗәләр үрчетүче фермер янына алып барганнар. Теге кәҗәне танып алып, бу нишләп тагын монда йөри ул, дип әйткән ди, көлеп.

Бер-ике ел чамасы тагын берәү эшләп азапланды. Чәчү һәм урып җыю вакытында анысы үз ягыннан кешеләр китерде. Аның җитәкчелеге чорында авыл механизаторларына эш калмады, авылда калган ирләр дә, эш эзләп, шәһәргә китеп барды. Быел чәчүгә соңарып чыктылар. Сәбәбе – ни техникасы, ни механизаторлар, ни белгечләр булмау иде. Бөтенләй чәчми калмасалар ярар иде дип борчылып, хакимияттәге танышыма шалтыраттым. Ул да аптырагандай итте: «Нишләп алай икән ул?» Шалтыратуның нәтиҗәсе булгандырмы, бәхеткә чәчтеләр, көзен авырлык белән булса да урып та алдылар. Урып-җыю вакытына башка инвестор килгән иде инде. Соңгысы да халыкта ни өчендер ышаныч тудырмый. Кырдан эшләп кайткан соңгы комбайнны тураклап, металломга озатырга дигән исәбен белгәч, авылдашлар тавыш чыгарган. Комбайн әлегә исән калган. Соңга таба нишләр, хуҗа бит… Шул турыда нокта да куйган булыр идем. Тик эшләр арбитраж судка кадәр барып җитте. Бу хакта бөтен республика газеталары шаулады. «Ватаным Татарстан» гәҗите «Сыерларны бирмибез» дип, тыйнак кына язып чыкса, «Сираҗи сүзе» гәҗите «Азнакайның сәнәк сугышы» дигән баш астында бирде. Хәтта район гәҗите дә, курка-курка булса да, ике-өч җөмлә белән билгеләп үтте. Ә район телевидениесе бөтенләй башкача яктыртып азапланды. Аларга да үпкәләп булмый, ни дисәң дә хезмәт хакын хакимияттән алалар бит. Хуҗа ни куша, шуны эшлисең инде. Рәхмәт аларга, юкса, тавышсыз-тынсыз гына үтәчәк иде бу башбаштаклык…

Шулай да быел халыкка пай җиренә чүпле-арышлы бодай бирделәр. Тик аны нишләтергә дә белмәссең. Бодай булса, күрше авылларда исән калган тегермән эзләп табып, тартып онга әйләндереп кайтыр идең. Арышлы он белән аш-су өлкәсендә әллә ни эшләп булмый шул. Кош-корт, кәҗә тотучылар да арышлы булуын белгәч, алырга ашкынып тормый. Мал дигәннән, авылда мал тотучылар елдан ел сирәгәя. Заманында авылда дүрт көтү чыга торган иде. Хәзер зур булмаган берәү. Сәбәбе печән, салам юклыктан түгел, анысы, киресенчә, артып ашкан. Элек мал тотканнарның күбесе картайды, сәламәтлеге мал тотар хәлдә түгел. Үземнең дә ярты бакча печән баш бәласенә әйләнде. Ике гаиләгә дүрт сутый бәрәңгелек кенә җир калдырып, калган өлешенә үлән чәчкән идем. Бәрәңге дә әллә ни ашалмый хәзер, күп утыртсаң – сату мөшкел. Печәнне дә ике тапкыр чабарга кирәк. Олы бер КАМАЗ печән чыга. Тик ул беркемгә кирәк түгел. Әле ярый быел көзен үскән печәнне күршебез сыеры белән бозавына чабып алып кереп ашата. Киләсе елларда ул да олы малны бетерәсе булыр инде, тотарга көч бетеп килә, пенсиягә дә озак калмады дип тора. Әти-әни исән чакта, тиешле еллык ялны алып, чабарга лесхоздан рөхсәт билеты сатып алып, урманчыдан теләнә-теләнә печәнлек юнәтеп, атналар буе печән чаба идек. Ул урман тазартуга керә, ә без билетны акчага сатып алдык. Әле урманчының харап кыланышына түзеп, аны көйләп-чөйләп, яхшырак урын биргәненә сөенеп чаптык печәнне. Хәзер урманга барып кара! Печән билдән, ә чалгы тавышы ишетелми. Көзен кура баса, йөрерлек булмый. Урманда урманчы штаты бетерелү дә яхшыга түгел. Чисталык бетеп бара урман эчендә. Кайда да хуҗа, җавап тотучы булса гына тәртип була шул.

Көннәр кыскарган саен авылга атна уртасында – бер, аннан ялларга гына кайтырга туры килә. Бу кайтканда безнең «Үзәк урам»га кабат урам исемен язып элгәннәр. Тик ни өчендер матур итеп язылган ул зәңгәр табло мине куандырмады. Саф татар авылында «Центральная улица» дип язуның кем өчен икәнен аңлый алмый йөрим. Телләр турындагы канун буенча ике телдә дә язып куелырга тиештер бит ул. Сулда татар телендә, уңда урысча. Димәк, авыл советы канунны бөтенләй санга сукмый булып чыга. Ярар анысы, каш ясап, күз чыга торган нәрсә түгел, хаталарын аңлап төзәтерләр, ә менә авылдагы кайчандыр гөрләп торган, ун сыйныф укытып чыгара торган ике катлы мәктәпне, балалар аз сылтавы белән, башлангыч мәктәпкә калдырып, калган сыйныф укучыларын шәһәргә автобусларда илтеп укытуны мин берничек тә кабул итә алмам, ахыры. Бу балалар кабат авылга кайтмаячак! Олы җитәкчеләрнең авылларны тергезергә кирәк дип телеэкраннардан матур сүзләр сөйләп, авылны һаман түбән статустагы кешеләр яшәүче җирлек итеп, өч һәм аннан күбрәк сыер асраган кешегә сыер саву аппараты биреп кызыксындырып кына эш бетми. Аның әле сауган сөтен дә урнаштырасы бар. Җитештергән кешегә тиен калып, җыючылар шул сөтне өчләтә бәягә сатып баюга йөрәге янган авыл кешесенең хәлен аңлап була. Авылда мул тормышта яшәү өчен ишле, көчле гаилә, даими хезмәт хакы ала торган эш кирәк. Ә авылда тиешле уртача хезмәт хакы алу да зур проблема. Минем туган авылда сыер фермасы әлегә бар. Әлегә дим, чөнки халыкта сыерлар инвесторга кирәк түгел, ферма бетәргә мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Күреп йөрим, маллар өчен кышлык азык узган еллардагыча әзерләнмәде, силос базларының барысы да тутырылмады кебек. Авылдашымның әйтүенә караганда, сенажның күпмедер өлешен башка авылга ташыганнар. Бу узган ел өчен әҗәт кайтару булгандырмы, тик бер силос базы буш калды кебек.

Бер депутатның телевизордан авыл кешесенә паспорт бирүне туктатырга кирәк диюе мине шок хәленә китерде. Сталин заманына кайту була түгелме соң бу? Андый акыллы булгач, үзенең паспортын алырга да авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрергә. Октябрь революциясеннән соң завод-фабрикалардан партия кушуы буенча авылларга бишмеңчеләр җибәрелгән бит, шуның кебек. Барсын, күрсен, эшләп, яшәп күрсәтсен. Авыл тормышын шәһәргә якынайтып, халыкка вакытында хезмәт хакы түләрдәй эш урыннары булдыру урынына, сүз боткасы пешереп, юк-бар фикер әйткән депутатның булганнан булмавы артык. Бүген шәһәрләрне төзекләндерүгә миллионнар түгелә. Алары да кирәк, сүз дә юк, әмма шәһәрне яшәткән авыл халкы җитештергән сыйфатлы азык-төлек кибетләрдә булмаса, ул матурлык бик тиз юкка чыга, тоныкланып, кирәксез нәрсәгә әйләнеп кала. Алтын никадәр матур ялтырамасын, аны ашап булмый, ул тамак туйдырмый. Шуңа да, шәһәрләрдә, бигрәк тә Азнакайда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерердәй заводлар ук булмаса да, цехлар ачу кирәк. Яңа инвесторлар килгәч, белүемчә, районда җыелган сөтне Русиянең башка регионына, Чиләбе якларына илтеп, кыйммәтрәккә саталар икән. Бәлки, бу бизнес дип аталадыр. Тик үз җиреңдә җитештергән ит-сөтең сатып алучыга якынрак, ышанычлырак дип беләм. Кибет киштәләрендә яткан сөт ризыкларының күпчелеге читтән китерелгән. Кайдан гына килмәгән алар, Татарстан районнарын әйтеп тә тормыйм, Ульян өлкәсе, Новосибирскига кадәр бар. Сораучы булгач, анысы да булсын. Тик авыллардагы тормыш аңа карап җиңеләерме икән дә, сыер савучыларның хезмәт хакы артырмы соң?

Миңа калса, авыл бүген соңгы сулышын сулый кебек. Районнан чыгып, Казанда яшәүче бер язучыдан турыга бәреп: «Үлгәч туган авылыңа күмүләрен теләр идеңме, Казандамы?» – дип сораган идем. Ул уйлап та тормыйча, тавышын күтәрә төшеп, нинди җүләр сорау бирәсең, янәсе: «Казанда», – диде. Ул акыллы шул – дөнья болай барганда авыллар бетеп, кыр уртасында зират кына утырып каласын белә. Язучы башы белән ятим зиратта ятмас бит инде.

ТР журналистлар берлеге әгъзасы

Нәфис ӘХМӘТ,

Азнакай районы

Комментарии