Бетле замана

Бер таныш хатын очрашкач, үзенең сугыш чорында күргән-кичергәннәрен сөйләп утырды.

– Кышкы каникулда җиде чакрым ераклыктагы туганнарга кунакка бармакчы булдым. Дүртенчедә укыган чак. Әнкәй: «Нәрсә калган анда? Тормышлары безнекеннән дә «хуже», – дисә дә, киттем иртәнге якта тәпиләп. Бик тәбәнәк өй, тәрәзәләренең өске өлешен генә калдырып, тышкы яктан такта кадаклап, шыплап салам тутырылган. Көндез дә өйдә караңгы. Килеп керүемә борынга керосин исе бәрелде. Әниләре дә, ике кызы да башларына кысып, иске генә яулык чөйгәннәр. «Әһә, болар бетләгәннәр икән!» – дигән уй йөгереп узды башымнан. Өйнең урта бер җирендә тимер мич. Мондый мичләр күп кешедә бар иде. Ягулык экономияләү өчен, өстендә ике тишек калдырылып, авыл алачыкларында ясап саталар иде.

Сәгать икеләрдә әбәд әзерләделәр. Вак кына чикмәнле бәрәңге һәм сыек кына сөтле чәй. Әле ярый кәҗә асрыйлар икән. Шунда саубуллаш та, кайт та кит инде! Юк, калдым. Ике кич кунып, бәрәңгенең төрлечә төрләндергәнен ашап, «кунак» булып, кече кызлары белән аралашып, бик канәгать булып кайтып киттем.

Кече кыз миңа яшьтәш. Әниләре күбрәк ятып тора иде. Олы кызына 16-17 яшьләр, фермада эшли. Анысы кич клубкамы, аулак өйгәме чыгып кайтты, тик бик тиз борылды. Очрашып йөри торган егете дә юк икән. «Безнең ишеләргә кем карасын?» – дип көрсенде дә, чишенеп, кулына бәйләмен алды. Җырлап та җибәрде: «Агыйделләр үргә акса, аркылы йөзәр идем, алда бәхетләрем булса, хәзергә түзәр идем». «Алма турыйм, алма турыйм, алманың ни туклыгы?! Бәхетлеләр рәхәт яши, ай бәхетнең юклыгы». Минем яшьтәшнең колак яныннан да, маңгаеннан да бетләр чыгып, кыймылдап йөри башлады. Керосинга исереп, алар шулай чәчтән, баштан чыгып йөриләр иде. Кызый бер иске көзге кыйпылчыгына карап, тегеләрне тота да, иске китап тышында чертләтеп үтерә.

Кунактан кайтуга, мин дә кулны баштан алмый кашына башладым. Тегеләрдән «күчтәнәч» алып кайтканмын бит. Моңа кадәр сакланып, аларны өйгә керткән юк иде. Әнкәй башка керосин сөртеп, бер иске яулык бәйләп куйды. Каникул беткәнче көнгә өчәр тапкыр алдыма яулык җәеп тарап, күршеләргә мунчага ягып кереп, бетердек теге бөҗәкләрне. Кешеләргә белгертү юк инде. Әле бу көннәрдә әнкәй урынны да сәкенең ерак почмагына аерым җәйде. Башка чакта икебез кочаклашып бергә йоклый идек, алай җылырак та, рәхәтрәк тә була иде. Шул вакытта мәктәпкә дә больницадан гел бет тикшерергә килеп йөрделәр. Берәр фән укытасы урынга, укытучы өстәле янына берәм-берәм чыгарып, ике хатын-кыз тикшерә. Бик күп кызларның башыннан, күлмәк якасыннан чыга иде. Әле күлмәк якалары, җиңнәре катып беткән бер шапшак малайдан да чыкты. Бет чыккан балаларның әниләрен мәктәпкә чакыртып та «пешеклиләр» иде. Синең салам, тирес ягып, ачлы-туклы яшәгәнеңне беләләр бит инде югыйсә. Бу тикшерүләрне нишләп класста башкардылар икән? Мәктәптә медпункт та бар иде бит. Кич тәрәзә пәрдәләрен төшереп (әгәр булса), кәчтүм яки одеял каплап, күп гаиләләрдә бет карашалар иде. «Менә санап бар, башта мин синең егерме биш бетеңне үтерәм, аннары син минекен», – дип, куыксыз бишле лампадан бер кызның башына ут та капкан. Ярый өстенә сырма каплаганнар. Чәч бөртекләрендә ап-ак булып серкә тезелә. 2-3 көннән алар ябешкәккә әйләнә. Алары бигрәк тә әче итеп тешли. Әле ул беткә карата такмаклар да чыгаралар иде: «Серкәләгән, бетләгән, синең кебек бетле тәре бу дөньяда бетмәгән». «Башым кычыта, серкә микән, бет микән? Өй артына берәү килгән, минем егетем микән?»

Менә шундый михнәтләрдә яшәгән сугыш ятимнәренә хөкүмәттән бернинди ярдәм, искә алу юк. Ачның хәлен тук белмәс. Аена 75-100 мең сум алып утырган түрә-депутатларның сугыш ятимнәрендә кайгылары юк. Сугыш ветераннарына, аларның балаларына гына һаман да өеп бирәләр. Русия аларга 75 мең түләргә дигән закон чыгарды, Татарстан хөкүмәте тагын 25 мең өстәде. Ә сугыш ятимнәренә – шымытыр. Үлеп, кырылып бетүебезне көтәләр инде, дип бер танышым елап та алды. Үземнең дә күзләрем яшьләнде. Ике сугыш ятиме подъезд төбендәге эскәмиягә утырып, кочаклашып еладык.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии