Үкенеч

Раил белән Раиләнең язмышлары үкенечле булды, андый хәлдә калырга язмасын.
Бишенче сыйныфта укыганда танышты алар, шуннан бирле бер-берсен якын итеп йөриләр. Раил беренче сыйныфтан ук биредә укыса, Раилә бишенчедә генә килеп кушылды. Әнисе белән башка шәһәрдән күченеп килгәннәр иде. Укытучылары икесен дә бер партага утыртты. Алар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, таныш түгел кеше игезәкләр дип уйлый. Икесе дә зәңгәр күзле, чем кара чәчле, сөйкемле, тик тормас балалар. Тәртиплеләр, тырышып укыйлар, сөйгән саен сөясе килеп тора үзләрен. Раил кызга гел ярдәм итте, башкалардан кыерсыттырмады.
Еллар үтте, балалар үсеп тә җиттеләр. Дуслыклары көчле мәхәббәткә әверелде. Бер-берсен алардан да көчле яратучы, шулкадәр тиң парлар юк иде. Беркайчан ачуланышмадылар, араларына керергә, аерырга теләүчеләргә бирешмәделәр, бер-берсен гел яклап чыктылар. Берсе аз гына күренми торса, икенчесе аны эзли башлый. Гаиләләренә сукмак салдылар. Бергәләп дәресләр хәзерлиләр, кунып калганнары гына булмады.
Раил тулы гаиләдән, энесе, сеңлесе белән уйнап-көлеп, тату яшиләр. Ялгызлыкның ни икәнен дә белми үсте. Әтисе өйләренең бер бүлмәсенә спорт җиһазлары корып куйган иде, бергәләшеп анда сәламәтлекләрен ныгыталар, мускулларын үстерәләр. Спорт комплексына да, фән түгәрәкләренә дә бик теләп йөрде, сәләтләрен үстерде. Әтисе компьютер да алып бирде, ләкин малай башкалар кебек анда уеннар уйнамады, эшләргә өйрәнде, интернеттан белемнәр туплады, үзен оста программист дәрәҗәсенә күтәрде. Көннәрне Раилә белән бергә үткәрәләр, аңа да компьютер серләренә төшенергә ярдәм итә иде. Раиләләргә сирәк баралар, ул әнисе белән генә яши, аның күзенә чалынмаска тырышалар. Әнисе сөйләве буенча, Раиләнең әтисе ул туганчы ук, һәлакәткә очраган. Әнисе башка кияүгә чыкмаган, бөтен җылысын, мәхәббәтен кызына биргән, гомерен аны үстерүгә багышлаган. Кызы аның өчен бик кадерле, шуңа аны сакларга тырыша. Раилнең ышанычлы егет икәнен аңлагач, очрашуларына каршы килмәде.
Урта мәктәпне бик әйбәт тәмамлап, икесе дә, хыялларында йөрткән һөнәргә ия булу өчен, универсиситетка керделәр. Икесе ике җирдә укыгач, бер-берсен шулкадәр сагыналар, укулары тәмамлануга тизрәк күрешергә ашкыналар. Икенче курста укыганда мәхәббәтләре шулкадәр кабынып китте, бер-берсеннән башка яши алмас хәлгә килделәр. Сөю аларны сихерләде, таулар күчерерлек, диңгезләр йөзеп чыгарлык көч бирде, укуда да зур уңышларга ирештеләр, гаилә корып балалар үстерә алачакбыз дип уйладылар. Аз гына буш вакытлары булуга телефоннан сөйләшәләр, мәхәббәтнең күренмәс җепләре аларны бер-берсенә тартып китерә иде. Бергәләп тормыш башлап җибәрү өчен әти-әниләренең ризалыгын аласы, гаиләләргә якыннан танышасы калды.
Менә Раил әти-әнисе белән кыз сорарга дип, кыз торган өйгә килделәр, әтисе алдан кереп китте. Раил белән әнисе кергәндә… әтисе белән Раиләнең әнисе… кочаклашып, үбешеп торалар иде.
Раил белән Раилә бертуганнар булып чыктылар. Әтисе башта Раиләнең әнисен яраткан икән. Ярату шулкадәр көчле булган, эшләр тирәнгә киткән. Ләкин кыз авырга узганлыгын әйтмәгән. Әмма Раилнең әтисе кызның әтисенә ошамаган. Чөнки егет – ярлы студент кисәге, ул баеганчы күк капусы ачылачак, дип уйлаганнар, аларга бай, машиналы кияү кирәк булган. Бу хәл башка шәһәрдә яшәгәндә була. Яшьләрне аеру өчен, кызны озак вакытка, ерактагы авылга әбиләренә кунакка җибәрәләр – янәсе, әби ярдәмгә мохтаҗ. Егет килгәч аңа кызларының кияүгә чыгып, еракка киткәнлеген әйтәләр. Егет ышанмый, тагын килә, бу юлы аңа кызларының компьютерда җыелган хатын тоттыралар. Анда «Мин сине күралмыйм, чөнки син – хәерче» дип егетнең бик күп тискәре яклары язылган була. Кызның көндәлегендәге серле язуларны да табып, өстәп куйганнар. Егет башка килми, үзенең, сөйгәненең бәхете өчен көрәшми, авылларына кайтып китә. Кыз кайткач, тегеләре дә, фатирларын сатып, башка шәһәргә күченәләр. Бу вакытта ана карынында Раилә яралган, аңа җан да иңгән була инде. Әни кеше, тугрылыгын саклап, башка кияүгә чыкмый, баласын таба, берүзе үстерә, бай кияүләрне куып кына җибәрә. Раилнең әтисе, канаты каерылган кош сыман, үзен кая куярга белми йөри. Кызны дусты да эзләшә, таба гына алмыйлар. Аннары шул кызга охшаган яңа кыз белән таныштыра, еллар үткәч кавышып та куялар.
Инде Раил белән Раиләгә нишләргә? Бертуганнарга кавышырга ярамый бит!?
Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии