Былтыргы «А»

Былтыргы «А»

, мал – бер көнлек, гыйлем, һөнәр – гомерлек, дигән халык. Безнең җәмгыятьтә базар икътисадына күчү нәтиҗәсе буларак, , мал – гомерлек, дип уйлаучылар саны бермә-бер артты. Бигрәк тә яшьләр акчаны җиңел юл белән табу юлларын эзли, алуга ихтыяҗ көнләп кими. Укытучылар бишкә ярылса да, укучыларда тырышып укуга ихтыяҗ тудыра алмый.
Моның сәбәбе гади: гаиләдә балага белем бирү мөмкинлеге тиешле дәрәҗәдә булса, ата-ана мәктәпне дә, сыйныфны да, укыту программасын да баланың киләчәген күздә тотып сайлый. Мөмкинлек азрак булган саен, сайлап алу да кыенлаша.
Лаеклы ялда булсам да, җәмгыять укытучысы буларак, моннан 4-5 ел элек еш кына укучылар һәм ата-аналарга анкеталар тутыртырга туры килде. Балигъ булмаган балалы гаиләләрнең 90%ының кереме яшәү минимумыннан түбән дәрәҗәдә. Авыл халкының уртача хезмәт хакы исә 2420 сум тирәсе генә.
укучылары арасында да җәмгыятебезнең төрле катлауларга бүленүе бик ачык сизелә. Гадәттә, яңа байларның балалары бик тырышып укымый, чөнки аларны киләчәге (югары уку йортына керү, укуы, торак белән тәэмин ителү мәсьәләсе һәм башка социаль мәсьәләләр) алдан ук хәл ителгән. Нигә укып баш ватарга? Әти-әнинең кесәсе калын ич! Түбән катлау балалары (бигрәк тә авылныкы) да тырышмый. Чөнки белеп торалар: алар барыбер укуларын дәвам иттерә алмаячак (бәхет елмайса гына). Чөнки әти-әнисенең акчасы юк.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларның 50%ы урта мәктәп программасын үзләштерми. Хәзер гамәлдә булган программа буенча 10-11 сыйныфларда 8-9 сыйныф материаллары кабат укытыла. Моның бернинди файдасы юк. Бу уңайдан бер мәзәк искә төшә. хәреф өйрәтә икән. «А»ны күрсәткәч, сыйныфында утырып калган Мансур авызын ерып: «Апа, былтыргы «А» бит бу», – дигән. Бездә югары сыйныфларны укыту нәкъ шул былтыргы «А» шикелле булып чыга.
Бүген, гомумән, урта белем укучыларның фәннәр нигезен белүен, тормышка социаль ияләнүен тәэмин итәргә, аларга җәмгыятьтә үз урынын табарга булышырга тиеш. Белем бирү бурычлары мәктәп алдында куелган максатларның социаль грамоталы җәмгыять өчен лаеклы шәхес формалаштыруга юнәлтелгән булуын билгели. Ә шәхес исә үзенең гражданлык хокукларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру алымнарын белергә тиеш. Әлеге максат һәм бурычларны профильле белем биргәндә генә уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкин.
Хәзер мәгарифне камилләштерү бара. Әмма Русиядә реформалар (Татарстанда барып чыкмады. Мәскәү башка сукты) һәрвакыт югарыдан үткәрелеп килде һәм тиешле нәтиҗә бирмәде.
Камилләштерүдә иң четерекле мәсьәлә булып, авыл мәктәпләрен реструктуризацияләү тора. Төгәлрәк мәгънәсе – мәктәпләрне кыскарту, бөтенләй ябу дигән сүз. СССР таркалганчы шундый гыйбарә яши иде: «Экономика экономияле булырга тиеш». Ә хәзер ул үзгәрде – оптимальләштерү дип атала. Имеш, андый берләшү чыгымнарны киметеп, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытачак, югары квалифтикацияле укытучыларга гына (калганнары кая барыр?) эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, ил күләмендә яңа категория – эшсез укытучылар барлыкка килә. Халык, укытучылар, гомумән, җәмәгатьчелек фикеренә колак салынмый. Менә бүген дә авыл халкы (модернизацияләү сүзен аңламаса да) мәктәпләрнең эреләнүенә катгый рәвештә каршы. «Төбәк шифаханәләрен, хастаханәләрне ябып, мәктәпләргә тотындылар», – ди алар. (Безнең районда гына өч хастаханә ябылды). Чыннан да, 80нче елларда юкка чыгып баручы авылларны саклау өчен мәктәпләр ачылган булса, хәзер, киресенчә эшләнә. Димәк, күпчелек авылларның гомере күп калмаган.
Бу уңайдан Русиянең уку-укыту стандарты расланды. Әлегә бу өлкәдә бернинди дә яңалык юк: 70-80нче елларда бу юнәлеш профориентация дип аталды. Авыл мәктәпләрендә әлеге мәсьәлә уңышлы гына хәл ителде. Югары сыйныф укучылары урта белем белән киң профильле механизатор, кызлар савымчы-оператор, тегүче һәм башка һөнәрләрнең нигезен үзләштереп, документ алып чыкты. Район үзәкләрендә укыту-хезмәт комбинатлары эшләде.
Хәзер исә бу белгечлекләр буенча белем бирү туктатылды, матди-техник база юкка чыкты. «Профориентация» төшенчәсе, гомумән, лексиконнан төшеп калды. Бүген колхозлар бетеп ҖЧҖ (ООО) барлыкка килде. Аларны авыл халкы аңламый, аны «җүләрлеккә чыккан җәмгыять» дип йөртә. Авылда механизаторларга, савымчыларга кытлык, гомумән, эшләргә кеше калмады.
Анкетадагы «Үзең сайлаган белгечлек буенча кайда эшләр һәм яшәр идең?» дигән сорауга 38 укучының 34е: «Шәһәрдә эшләп яшәр идем», – дип, берсе: «Авылда», 3се: «Авылда яшәп, шәһәрдә эшләр идем», – дип җавап бирде.
Димәк, киләчәктә авылның язмышы билгесез. Шулай да анкетадагы җаваплар күрсәткәнчә, өлкән сыйныф укучылары төп фәннәрнең нигезен белергә, әмма үзләре киләчәктә ия булырга тиешле һөнәр өчен кирәк булганнарны тирәнтен өйрәнергә», – дигән теләк белдерә.
Хәзер мәктәпләрдә кулланыла торган барлык төр дәреслекләр, шул исәптән аерым фәннәрне тирәнтен укыту өчен нәшер ителгәннәре дә юк. Профильле укытуга бер көндә генә күчү мөмкин түгел. Гамәлдәге система нигезендә болайрак килеп чыга: реформа, модернизация, яңалык кертү дибез дә аны-моны уйламыйча, эшне башлыйбыз. Бернинди әзерлек тә, матди-техник база да юк. Мәсәлән, безнең мәктәп 4-5 ел элек «фермерлык» профиле буенча эшләргә дигән министрлык әмерен алган иде. Ә чынлыкта, югарыда әйтелгәнчә, халыкның, укучыларның һәм укытучыларның фикерләре өйрәнелмәде. Бүген «фермерлык»ның «ф» хәрефе дә юк – онытылды. Эшли башлаганчы профильле белем бирү турында дәреслекләр, методик кулланмалар язарга, мәктәптә профильле укытуны гамәлгә ашыру моделен төзергә, укытучылар әзерләргә, 9нчы сыйныфларда йомгаклау аттестацияләре үткәрергә, профильле укытуны кертү белән бәйләнешле барлык икътисадый мәгълүматны хәл итәргә кирәк иде. Боларны тормышка ашыру өчен, 3-4 ел вакыт кирәк. Әмма әзерлек эшләре белән мәшгуль булган чорда тагын югарыдагылар мөгез чыгарды. «Информацион технология», «бердәм дәүләт имтиханы», «стандартлаштыру» һәм башкалар белән мәктәпләрнең башын катыралар. Башлангыч сыйныф укучылары да БДИ тапшыра. Мәктәптә бөтен эш БДИга юнәлтелгән, профильле укыту онытылды.
Гомумән, системасы буталчыклардан айный алмый. Мисал өчен, 6 яшьтән укыта башлауны алыйк. Бу фикерне алга сөрүчеләр берничә ел узуга: «Ялгышканбыз», – дип әйтергә мәҗбүр булды. Ә нәтиҗәдә, күпме баланың формалашып җитмәгән психикасы, сәламәтлеге какшады, күпме акча юкка сарыф ителде.
Профильле укытуга күчү Русиядә һәм Татарстанда эшчеләр әзерләү проблемасын хәл итмәячәк, чөнки балалар саны азая. Меңәрләгән хәер сорашучы сукбай балаларга, укый-яза белмәгән надан яшүсмерләргә профильле белем кирәк түгел шул, алар үз юлларын күптән сайлаган. Без мәктәпләрдә 3-4 ел төрле профиль буенча белем биреп, бала табигатенә басым ясыйбыз. Укучыга һәр фәннән төпле белем, әхлак тәрбиясе бирергә кирәк.
Мәктәп үзенең шартларын, укыту-матди базасының ким дәрәҗәдә тәэмин ителүен, киләчәген истә тотып, профильләрне үзе сайлап алырга тиеш. Монда һәр мәктәп өчен бертөрле эш алымнары кертү мөмкин түгел. Иң мөһиме, укучыны үзенә тиешле һөнәрне, тормыш юлын сайлап алырга өйрәтү, шуңа профориентация бирү.
Роберт ЗАРИПОВ,
ветеран укытучы. Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии