«Озын берлек»ме, әллә романтикамы?

«Озын берлек»ме, әллә романтикамы?

Украинда барган махсус операция күренешләрен карап утырам шулай. Үзәк телевидениенең берничә каналы даими рәвештә шушы юнәлештә генә эшләп тора бит. Баштагы вакытларда телеэкран каршында көн саен 3-4 сәгать утыра идем. Соңгы тапкыр караганда бер нәрсәгә игътибар иттем әле. Элегрәк әһәмият бирмәгән булганмын икән. Донбасс, Луганск, Харьков һәм башка өлкәләрдәге авыл, поселок, шәһәрләрдәге йортларның, урамнарның нинди хәлдә булуларын күреп исләрем китте. Меңләгән йортның берсенең генә булса да түбәсе калай белән ябылмаган бит. Барысы да шифер түбәле, илле-алтмыш яшьлек торак йортлар. Ә бит монда шахталар, завод-фабрикалар урнашкан. Ә менә халык яхшы киенә. Кулда телефон, сәгать, балдаклар. Торак йортларны бик карамыйлар ахрысы алар. Бүгенге көн белән генә яшәүчеләр. Мондагы халыкның күбесе вербовка белән, яки «озын берлек» эзләп килүчеләр бит. Шул исәптән безнең якташлар, татарлар да күп анда, ләкин аларның күбесе урыслашып беткән шул инде. Еш кына гәҗит-журнал битләрендә: «Вербовка татарны бетерде» дигән мәкаләләр күренеп ала. Моңа һич кенә дә бер яклап кына карарга кирәкмидер. Чөнки сәбәпләр бик күп булырга мөмкин. Мин үзем дә гаиләм белән 1978-1981нче елларда Коми АССРның Инта шәһәрендә торып, эшләп кайткан кеше. Донбасстагы йортларны, баракларны күргәч, Инта шәһәрендәге йортлар, бараклар исемә төшеп, шушы мәкаләне язарга сәбәп булды. Ләкин бу бит инде 40-45 еллар элек иде. Шул сиксәненче еллар уртасында ул бараклар сүтелеп бетеп, яңа йортлар төзелде. Интага мин вербовка белән дә түгел, «озын берлек»кә дә кызыгып бармадым. Чөнки андый «озын берлек»ләрне минем монда да эшләп алу мөмкинлегем зур иде.

1972нче елда армиядән кайткач, Тәтеш совхоз-техникумына укырга кереп, 1975нче елда тәмамлап, үз колхозыбызга эшкә кайттым. Чөнки мин колхоз стипендиаты идем. Стипендия булу бер яктан бик яхшы инде ул. Башкалар 32 сум алып укыганда, мин ай саен 50 сум алып бардым. Икенче ягы бик начар – сине теләсә нинди эшкә җигәргә мөмкиннәр. Минем белән дә нәкъ шулай булды. Агроном урыны әлегә буш түгел, дип, бригадир эшен тәкъдим иттеләр. Бригадаларны берләштереп, комплекслы бригада ясадылар. Вәкаләтләрем артты, колхозның яртысына мин хуҗа. Билгеле инде, хезмәт хакым да артты. Дуслар да күбәйде. Бигрәк тә печән чапкан көннәрдә районнан начальство өзелеп тормады. Милиция хезмәткәрләре, ГАИ офицерлары, горпо, сельпо, межрайбаза директорлары. Әлбәттә инде, бер тавык та бер савыт белән. Коррупция ул вакытта да бар, масштабы гына башка иде. Бу хәлләрдән туеп, колхоз рәисеннән агроном эшенә күчерүләрен сорый башладым. Мин инде «отработка»ның срогын тутырган идем. Кергән саен «юк» сүзен ишетеп чыга торгач, гариза язып кайтып киттем. Алга китеп булса да язам, бу агроном урынын авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләүче берәүнең туганына бирделәр. Ә колхоз рәисе белән 14 елдан соң яңадан очраштык. Буа шәһәрендәге «Буагаз» идарәсендә бергә эшли башладык. Хезмәт урыныбыз икебезнеке дә бер дәрәҗәдә. Ул безнең идарәгә караган алты райондагы филиалларның техникасы белән идарә итте. Ә мин шул районнарның авария хезмәтләрен җитәкләдем. Ә иң кызыгы – аның бер малае минем кул астында эшләде. Үч тотмадым, кыерсытмадым. Киресенчә, аны үстереп, үзем пенсиягә киткәндә мастер дәрәҗәсенә күтәрелергә булыштым. Ул колхоз рәисе мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Соңгы елларда дингә бирелде. Бик белемле, начар кеше түгел иде. Нишлисең бит инде, безнең илдә урнашкан системаны узып, берни эшли алмыйсың. Әле яхшы, авылда калынмаган, вакытында китеп барылган дип шатландым ахырдан. Хәзер ул колхоз әллә кайдан килгән килмешәкләр кулында инде.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, ераккарак китеп бардым. Авылдан китеп, Апас районының бер колхозына агроном булып урнаштым. Бер атна эшләгәч, шикәр комы алырга дип Буага кайттым. Шул кичне гаиләсе белән Интадан классташым да кайтып төште. Алар мине үзләре белән китәргә димли башлады. Дөресен генә әйткәндә, ул колхозда калырга ничектер күңелем тартмады. Аннары хатын да, барам дип, бик атлыгып тормады. Шулай итеп, тәвәккәлләп, Инта шәһәренә китеп бардым. Теге танышларым бер ай алдан киткәннәр иде инде. Бик җылы каршы алдылар. Урамда 45-47 градус салкын. Монда безнең якташлар күп булып чыкты. Күбесе шахтада эшли. Халык бик бердәм. Акчаны яхшы эшлиләр, шуңа бик иркен яшиләр дә. Кунакка йөрешәләр. Ләкин бу акча күплегенең икенче бер начар ягы бар икән. Хатыннар да, ирләр дә бик күп эчәләр. Алты шахта эшләп тора. Һәр шахтаның үзенең бистәсе, рестораны, сбербанк филиалы бар. Якташларның күбесе минем диплом барлыгын белгәч, шахтага төшмәскә өндәде. Ә кайберләре, киресенчә, күп итеп акча эшләмәгәч, монда кадәр нигә килергә, диләр. Менә сиңа романтика! Әйләнәсең, тулганасың, ә барлык яшәү мәгънәсе шул «озын берлек»кә кайтып кала икән ләбаса. Мин инде хәзер дөньяга башка күз белән карый башладым. «Инта птицепром»га эшкә урнаштым. Барлык җирдә, шәһәр урамнарындагы тәртипкә исең китмәле. Автобуслар бер минутка да соңга калмыйча йөреп тора. Күбесе зур «Икарус»лар. Буага кайткач, автобус көткәндә еларга җитешеп Интаны сагына идем. Иске бараклар сүтелә, бөтен җирдә төзелеш бара. Кибетләрдә азык-төлек, сыер ите, сыер мае, тавык ите тулып ята. Шахтерлар айга уртача 600-800 сум акча ала. Минеке бераз азрак, 400-450 сумнар гына чыга. Ләкин монда минем хатын белән олы кызыбызга климат килешмәде. Бөтен акчаны эшләп бетереп булмас дип, без кайтып китәргә булдык. Һәм минем уйлавымча, бик вакытлы. Анда калган бик күп танышларыбызның, якташларыбызның фаҗигале язмышларын ишетеп, күреп, хатын белән дөрес карарны вакытында кабул итүебезгә инандым. Бик күпләр яшь килеш авырып, кайсы фаҗигале килеш арабыздан китте. Гомумән алганда кемнәр Төньякка, Себергә, Ерак Көнчыгышка бәхет эзләп барган, аларның күбесенең гаиләләре таралды, хәмер белән мавыгып харап булдылар. Һәрхәлдә, мин белгән йөзләп кешенең 80 проценты шундый язмышка дучар булды. СССР таркалгач, фатирларын сатып туган якка кайта алмаучылар да бик күп булды. Сатсалар да, юк бәягә биреп калдырып, монда ул акчага авылдан өй дә ала алмадылар. «везде хорошо, где нас нет!» Аллага тапшырган.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии