Күпме түзәргә була?

Хәзерге вакытта илдә барган вәзгыять белән бәйле рәвештә тудырылган канәгатьсезлекләрнең арта баруын күреп торабыз. Шулар арасында иң аянычлысы – татар теленең зур тизлек белән бетә баруы. Бу турыда телне саклап калу өчен дип кабул ителгән гамәлләрнең берсе дә телне саклап калу өчен түгел, вакыт үткәреп, үзебезне үзебез алдап, телне бетерү өчен эшләнә кебек күренә. Телебезне саклауның юлы бер генә – мәктәпләрдә элеккеге милли мәгариф системасы кайтарылса гына телнең сакланып калуына өметләнеп була. Хәзерге вакытта санаулы гына калган татар мәктәпләрендә татар теле укытучыларының җитмәве һәм татар телле журналистларга кытлык булуы турында сүз булды. 4-5 ел элек ике меңгә якын татар теле укытучыларын кыскартканнан соң, алар барысы да пенсиягә китеп бетмәгәндер. Калганнарын үз эшләренә кире кайтарсалар булмый микәнни? Татар теле укытучылары һәм татар телле журналистлар әзерли торган факультетларны япканда бу проблемаларның килеп чыгасын белмәде микәнни хөрмәтле әфәнделәр?

Телне саклау комиссиясе һәм татар конгрессы эшчәнлеге белән генә телне саклап калып булмавы көн кебек ачык. Ни өчен дигәндә, мәктәпләргә элеккеге мәгариф системасын кайтару вәкаләте аларга бирелмәгән. Шулай да бу турыда бернәрсә эшләмичә, тынычлап утырырга да ярамый. Алайса бөтенләй дә соңга калуыбыз бар. Телебезнең бетерелүе белән дә беркайчан килешә алмабыз. Безнең илдә бөтен эшләрне башкара алучы кеше бер генә – ул Русия Президенты. Республика җитәкчеләре, галимнәр, тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре тагын бер кат аңа мөрәҗәгать итеп карасалар, нәтиҗәсе булмый калмас кебек. Ни өчен дигәндә, дөреслек безнең якта. Конституциядә үз ана телебездә уку хокукы безгә бирелгән. Триллион сумга якын байлыгын биреп, Русияне ашатучы халык коллык халәтендә яшәргә тиеш түгел. Бу тамаша милли кыерсытылуларга күпме түзеп була инде?

Гомумән, безнең нинди илдә яшәвебезне дә аңлап бетерерлек түгел. Русия Конституциясендә язылганча, Русия Федерациясендә яшибез дип әйтер идек, Федерациягә багышланган законнарның эшләмәвен күреп торабыз. Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлешен таләп итүчеләргә экстремистлыкта яла ягыла, суд юлларында йөртелә, штрафлар түләргә мәҗбүр ителә. Балаларның үз ана телләрендә укулары җинаять булып санала алмый һәм аның беркемгә дә зыяны юк лабаса.

Быел Мордовиядә үткән федераль сабан туенда катнашып кайткан милли җанлы активист, гармунчы Әнвәр Гыйниятуллин Аксакаллар шурасы җыелышында анда үткәрелгән сабан туенда милли үзенчәлекләрнең сакланып калуы, бик зурлап үткәрелүе турында сөйләде. Аларның Татарстанда татар телендә чыга торган милли басмаларны, бигрәк тә «Безнең гәҗит»не яратып укуларын, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов белән Рәфкать Ибраһимов язмаларын яратып укыйбыз дип әйтүләрен белгәч, җилкендереп җибәрде. Ләкин шул сабан туена Аксакаллар шурасыннан беркемнең дә чакырылмавы бик сәер. Бер-ике кешене чакырсалар булыр иде югыйсә. Аксакаллар дәүләткә каршылык күрсәтүчеләр түгел, шул ук конгресс шикелле, үз милләте өчен янып-көеп яшәүчеләр. Радио-телевидение тапшыруларына да аксакалларны бер дә чакырмыйлар. Бу кимчелек киләчәктә бетерелсен иде дип теләп калам.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии