- 17.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Барысы да яхшы булыр, Алла боерса! Түзәргә кирәк! Андый гына авырлыкларны без дә уздык инде. Бу авырлык – чүп кенә!..» – дип, кочагына алган килеш, дустым мине тынычландырырга тырышты. Үземнең күзләремнән мөлдерәп яшьләр ага, үз-үземне көчкә кулда тотам, ә күрше бүлмәдә тирән йокыга киткән нәни нарасыем. Аллага шөкер, әлегә ул белми минем нинди авырлыклар аша узганымны.
Дустым мине тынычландырды да үзе эшкә китте. Кызым белән аның фатирында калдык. Балам янына кереп яттым да аның кап-кара чәчләреннән сыйпарга тотындым. Янә дустым Гөлсинәнең тормышын күз алдымнан уздырдым…
– Туктат әле балаңны елавыннан, бүген дә төне буена үкертмәкче буласыңмы әллә? Әнә урамга чыгып тынычландыр, – дип, миңа каенанам җикеренә. Балам елый, эче авырта бугай. Мин яңа туган нәниемне алдым да урамга чыгып киттем. «Балам, сабыр ит, елама, тынычлан! Син йоклагач, өйгә керербез. Аннары җылыда йокларсың, бәгърем».
Үземнең күзләремнән бөрчек-бөрчек яшь ага. Үзем баламны тынычландырмакчы булам. Күпме вакыт узгандыр, белмим, балам тынычланып йокыга китте. Үзем белгән догаларны укып, өйгә керү юлына таба борылам. Өйгә кергәч, нарасыемны урынына яткырам да олы улыма күз салам. Сабыем, ул да күрде инде. Әле беркөнне генә: «Әни, әни!» – дип караватына басып, үзен кулга алуын теләп, күзләремә мөлдерәп карап тора. «Хәзер, улым, Илназны ашатып бетерәм дә алам, күз нурым», – дип Илһамга эндәшәм. Шулвакыт каенанам: «Әйдә, үзем алам», – дип алмакчы булган иде, Илһам киреләнеп: «Миңа әни кирәк, әни, әни», – дип, кулларын селтәп еларга тотынды. «Әле син шулаймы?», – дип, каенана бөтен ачуы белән Илһамның кулларына чалт-чолт итеп сугып җибәрде. Илһамым җан әрнеткеч тавыш белән чинап, елап җибәрде. Шул вакытта йөрәгемнең әрнүләре, җанымның бәргәләнеп тилмерүе… Илназны имезеп утырган җиремнән тордым да, яшен тизлеге белән, Илһамны кулыма алдым. Бу вакытта ул ярсып-ярсып елый иде. Кулларына карасам, куллары зәңгәрләнеп, шешеп чыккан. Җан әчесен төкерегем белән йоттым. Үзем балам белән ярсып еласам да, эндәшмәдем, түздем.
…Инде Илназым да үрмәли башлады. Җаным, балакаем, беркөнне мине эзләп, салкын идәннән ыштансыз гына үрмәләп кухняга чыгып килә. Мин тиз-тиз генә идәннәр юып йөрим. Шулвакыт үз-үземне күралмас дәрәҗәгә җиттем. Балам юеш идән буенча үрмәли бит. Бер дә күз алдымнан китми шул күренеш. Шул идәнне юдың ни дә, юмадың ни, барыбер биш кенә минутка бит ул. Хәзер әнә әнинең икенче улы кайтачак та, шул аяк киемнәре белән фатир буенча йөриячәк. Юк инде, намусым кушмый, бөтен җирне дә көненә әллә ничә тапкыр юып чыгарырга кирәк миңа. Үземнең балаларым йөри бит шуннан.
Менә әтиебез дә кайтып керде. Бүген хезмәт хакы алырга тиеш иде. Ул ишектән керү белән, әни атылып та чыкты. Димәк, ул акчаларны Илдар аңа бирергә тиеш. Илдар, миннән ярдәм сорагандай мөлдерәп миңа карады. Мин башымны гына селкедем дә кухняга өстәл әзерләргә кереп киттем. Илдар бар акчасын әнисенә бирде. Без тагын бер тиенсез калдык.
Әни үзе шушы фатирда яшәвебезне теләде: «Акчаларыгызны үзегезгә генә тотарсыз, бергә яшәсәк, сезгә экономия булыр иде», – дип, үзләрендә яшәргә рөхсәт биргән иде. Тик киресенчә генә килеп чыкты. Күпме чыгып китәргә теләдек. Әнинең әче теленнән, каргавыннан курыктык. Ләкин һәрбер әйбернең дә чиге була икән. Ниһаять, көннәрдән бер көнне, бөтен көчебезне җыеп, башка тору урыны табу белән, барыбер чыгып киттек бу фатирдан. Бер бүлмәле фатирда дүртәү генә тора башладык. Илдар белән бергә яшәгән шул вакытлар – тормышымның иң бәхетле мизгелләренең берсе булган икән. Җанны телгәләүче, көнгә чыккач, теләсә нәрсә әйтеп кычкыручы, һәрвакыт әрәмтамаклар дип талаучы, балаларга сугучы юк. Илдар белән күзгә-күз генә карашып яши башладык. Яннарыбызда ике улыбыз. Нәни генә булсалар да, тормышны күреп үсәләр, төпле балалар. Олы улым Илһамның үзенә ике генә яшь булса да, әтисе өйдә булмаганда, Илназны карарга булыша иде. Кичләрен әтиебезне түземсезлек белән көтеп торабыз…
Бу бәхетле тормышыбыз мизгел генә булган икән. Шулай да мизгел генә булган тормышта без бик бәхетле идек. Илдар бик романтик, шаян, күңелле кеше. Миңа һәрвакыт булышып торды, беркайчан да кычкырып сүз әйтмәде, кулында гына күтәреп йөртте.
…Кич. Урамда тынлык. Күңелем нидер сизгән кебек күземне тәрәзәдән алмыйм да. Түземсезлек белән Илдарны көтәм. Җаным, йөрәгем белән аны кичен чыгарасым килмәгән иде урамга. Энекәше алып чыгып китте. «Сөйләшәсе сүзләрегезне әнә кухняда да сөйләшеп була бит», – дип тә карадым. Күрәчәгең булгач…
Менә энекәше кереп, Илдарның үлеме турында әйтте. Шулвакыт башыма күсәк белән суктылармыни, баскан җиремнән идәнгә сыгылып төштем, күз алларым караңгыланды. Йөрәгем чыгып китәрдәй булып тибенә. «Юк, юк, бу куркыныч төш кенә, хәзер уянам да, бу төш юкка чыгачак…» Ләкин төшем юкка чыкмады – ул чынбарлык иде.
Илдарның ничек, кайда үлүе турында аның әти-әнисе миңа әйтеп торуны кирәк дип санамадылар. Һәрвакыт төрле ялган уйлап чыгаралар иде…
Менә ничәнче яңа елыбызны өчәү генә каршы алабыз, туган көннәребездә дә үзебез генә булабыз.
Илһам балалар бакчасыннан кайта да, андагы кайсы баланың әтисе аны алырга килгән – шуларны санап чыга, һәркөнне әтисен сорый, «Әтием кайда минем?» – дип, төннәр буе елап чыга башлады. Мин башта балаларыма әтиләренең мәңгелеккә бездән китүен аңлата алмадым. Бары бер елдан соң гына аларга сөйләргә көчем җитте. Аннары яз җиткәч, каберенә барып, чәчәкләр утырттык. Догалар кылдык. Шуннан соң гына балалар үзләренә тынычлык таптылар…
Гөлсинәнең шушы сөйләгәннәрен, аның узган тормышын уйлый-уйлый көннең узганын сизми дә калганмын. Менә ишектән Гөлсинә килеп керде. Ике ягында ике улы. Ул Илһам белән Илназны тиз генә чишендерде дә минем хәлләрне сорашырга тотынды. Мин: «Барысы да яхшы, Гөлсинә, мең рәхмәт үзеңә», – дидем…
Гөлсинә белән танышканыма әле берничә генә ел. Ләкин шушы вакыт эчендә ул минем шундый якын кешемә әйләнде. Мин аны кешелекле булганга күрә хөрмәт итәм, ярдәм сорыйм, төпле, тәртипле, акыллы, белемле булганы өчен, аңардан үрнәк алам, аның белән серләшергә, киңәшләшергә була. Киләчәк тормышында мин аның бәхетле булуын телим. Балалары тәрбияле, мәрхәмәтле булып үссеннәр.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии