«Йөгертүче» Мәликә

(92 яшьлек әни авызыннан)

Сугыш вакытында өйдән-өйгә ике күрәзәче хатын кереп йөргән. Берсе Әгъбәс дигән авылдан Мәликә исемле була. Кешене ышандыруы көчле булган. Фал ачканнар, уч төбенә бәләкәй көзге куеп күрәзәлек иткәннәр, авылдан авылга хәбәрләр йөрткәннәр, фронттан килгән хат-хәбәрләр, төрле хәлләр турында сөйләгәннәр. Яхшы хәбәрләре булса, үзләренә хәер-күчтәнәч эләккән, тамаклары тук булган. Үзләренә яшәү җаен тапканнар. Җеннәр белән мунча кердем, ләүкә астыннан чыпыр-чыпыр су эчтеләр, дип сөйләп, сабыйларның, яшүсмерләрнең котын алганнар.

Бер яшүсмер кыз берүзе мунчага бара. Ташка пар салып, юына башлый. Нәрсәдер чыжылдый-пышылдый, ләүкә астында нәрсәдер чыпыр-чыпыр су эчә. Бераздан ишекне нәрсәдер сыйпый, селкеткәли, нәрсәдер шалтырап килеп төшә. Кыз куркуыннан тәрәзәдән чыкмакчы була. Сыймагач, бар көченә ишеккә ташлана. Нәрсәдер җимерелә, ава. Кулында – мунча себеркесе.

Хикмәт шунда була, әбиләре караңгыда ишекне таба алмыйча сыйпап йөргән, кулындагы комганы төшеп киткән икән. Ишек ачылып китеп, әбинең кулы авырта. Балага өйдәгеләрдән соңрак тагы эләгә. Шулай итеп Мәликә кызны шәп итеп мунча кертә.

Дилбәр ӘХӘТОВА,

Актаныш районы, Тәкмәк-Югары Яхшый авылы

Комментарии