Сугыш истәлеге

Безнең күршебез Төхфәт Галиев Бөгелмә укытучылар училищесын тәмамлап, 1941нче елның беренче көннәрендә үк сугышка киткән кеше. Аның турында хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә. 1947нче елны күршебез исән-сау әйләнеп кайтып төшә. Без – күршеләр, авылдашлар, сөенеп каршы алдык.

Без, бала-чага: «Сугышта күпме немец үтердең?» – дип, теңкәсенә тия идек. Сорауга ул бервакытта да тулы җавап бирмәде, нәрсәдер яшерә иде шикелле. Аны алтын куллы кеше дип йөрттеләр. Нәрсә генә эшләми, кургаш белән ябыштырып, электр җиһазлары төзәтә. Аның ул вакытта ук радиосы булды, үзе ясаган зур агач әрҗәдә, хәзерге транзистор формасында. Нәрсәдер борса, кеше йә сөйли, йә җырлый башлый иде. Бу бик сәер нәрсә астыннан кайбер малайлар кеше эзләде.

Төхфәт абый һәрвакыт чиста киенеп йөрде, матур итеп сөйләшә иде. Бервакытта да картлар, хатын-кызлар янында тәмәке кабызганын күрмәдем. Әзрәк салып алса, Тукай, Такташ шигырьләрен яттан, Каюм Насыйри китабының эчтәлеген шаккаттырып сөйли иде. «Боларны, Тухбат абый, кайчан, кайда өйрәндең?» – дип сорасаң, «Тормыш һәм обстановка өйрәтте», – дип җавап бирер иде.

Фронттан ул матур соргылт портсигар алып кайткан иде. Әйе, шушы портсигар аның бөтен тормышын бозды да инде. Аны ул горурланып тотты, ачып җибәрсә, матур музыка уйный, кайчакта безгә аңлашылмаган сүзләр сөйли иде. Ул вакытта Төхфәт абый тиз генә тавышны сүндереп куярга тырышты. Бу портсигарны күпме сорасак та, бирмәде. Бервакыт көпә-көндез берничә хәрби килеп, бөтен авылдашларны җыеп, тентү үткәрделәр, кулга алып киттеләр. Аңа 21 ел төрмә бирделәр, халык дошманы – Германия шпионы дигән сылтау белән. Моның сәбәбе шунда ки – кечкенә кызы, Төхфәт абый өйдә булмаганда, портсигараны ачкач, кеше сөйли башлаган, кызы мәктәпкә йөгергән. Директор барысын аңлап, кирәкле җиргә шалтыраткан. Алып киткәндә, Төхфәт абыйның: «Мин гаепле түгел, авылдашлар», – дигән сүзләре һаман да истә. Исән булып кайтсам, барысын да сөйләрмен, дип кул болгады. Ул вакытта без, пионерлар кебек, аны, аның гаиләсен халык дошманы дип атадык. Улы Рәфисне уенга алмадык, төрлечә мәсхәрәләдек, көлдек. Мәктәптә дә аерым партада утырттылар. Озак та үтми, аның әниләрен кулга алдылар. Бөтен тирә күршеләрне чакырып, Алма апаның эчке киемендә өч-дүрт стакан бодай урлап кайтканын хәбәр иттеләр. Алма апа: «Балаларым ач, шуның өчен алдым», – дип тә карады, тик закон усал булган, күрәсең, аны биш елга төрмәгә озаттык. Ул балалар ничек түзгәннәрдер, белмим.

1968нче елда Казаннан отпускыга кайттым. Ул вакытта Төхфәт абый электрик булып эшли иде. Без, элеккеге күршеләр – Риф, Фоат – күчтәнәчләр алып, Төхфәт абыйларга кунакка бардык. Ничә еллар бирәсе килгән сорауны бирдем. «Киткәндә, барысын да сөйләрмен, дигән идегез», – дип әйттем. Бераз уйланып торгач, безгә озак кына сөйләде.

Сугыш башланып, кыска курсларда әзрәк өйрәткәч, поездларга төяп, алдагы фронтка җибәрәләр. Коралларны барып җиткәч бирерләр, дип әйтәләр. Берничә тәүлектән соң алар Украина җирләренә үк барып җитә. Немец самолетлары берничә мәртәбә һөҗүм итә. Берсендә бөтен яктан танклар һөҗүм итеп, халыкны боҗрага алалар. Төхфәт абыйларны да Польша аша Германиянең бер шәһәренә алып киләләр. Мех фабрикасына кертеп тутыралар. Яшьләрнең күбесен тегү эшенә өйрәтәләр. Алар көн-төн тегә башлый.

Беркөнне Төхфәт абыйдан, атлар яратасыңмы, дип сорыйлар. Икенче атнада аны шәһәр читендәге матур, чиста ферма – фазендага алып киләләр. Монда Төхфәт абый зоотехник, агроном, музыка укытучысы, бакча караучысы булган. Бу фазенда хуҗасында татарча, башкортча, төрекчә китаплар, язмалар, җырлар булган. Бөтен гаилә мөселман рухы белән яшәгән.

Бу гаилә 1918нче елгы Октябрь революциясеннән соң Германиягә барып урнаша. Аларның Русиядә туганнары калган, тик кайда, нинди район, ул сөйләмәгән. Туган якларын сагынган татар немецы татар булуы белән горурланган, үзенең якташы белән сөйләшеп утырырга яраткан.

Сугыш бетәр алдыннан хуҗа Төхфәт абыйдан: «Каласыңмы, өеңә кайтасыңмы?» – дип сораган. Өйгә кайтам, дигәч, «Дөрес эшлисең, – дип кочаклап, – рәхмәт, туган ягыңны сайладың», – дигән. Төхвәт абыйга үз исеменнән ялтыравыклы алтын портсигар бүләк иткән, аны заказ белән улы ясаган булган. Бу портсигар бер торышта урысча җырлый, икенчесендә немецча сөйли торган була. Портсигараны теге хуҗа үзенең истәлеге итеп тотарга кушкан. Аннары Төхфәт абыйны әсирләр лагерена кабат илтеп куйганнар.

«Хәзер ул портсигар кайда соң?» – дип сорагач, «Мин аны үткән гомерләр, сугыш истәлеге итеп сакладым», – дип җавап бирде.

Әсхәт ФАРУКШИН,

Азнакай районы, Карамалы авылы

Комментарии