Чын ир-ат иде

Чын ир-ат иде

1931нче елның 15нче апрелендә Мари автономияле өлкәсендә Мари-Төрәк кантонына кергән Бәрәңге Татар районы буларак бүленә. 24,7 мең кешесе булган районның үзәге итеп Бәрәңге авылы билгеләнә. Район башкарма комитеты рәисенә Корбан Әхмәт улы Әхмәтов сайлана. Районга, бүләк йөзеннән, бер трактор тапшырыла! Атларга да туймаган заман өчен бик зиннәтле бүләк була ул.

Бәрәңге районы тарихында тирән эз калдырган беренче җитәкче кем ул?

Морки (Мари Иле) районының мари-татары ут күршеләр булып, дус-тату яшәгән Олы Мушеран авылында Әхмәтша агай гаиләсендә туган Корбангалинең үсмер еллары Казан шәһәрендә бай сәүдәгәрдә хезмәттә уза. Корбанны биш кызы үсеп килгән хуҗа үзенең дәвамчысы итеп күрә, укыта. Ләкин купецлыкка кандидат егетнең гомер юлларын замана җилләре башка юнәлешкә бора. Герман сугышына үзе теләп киткән Корбанның язмышы революция белән бәйләнә. Гражданнар сугышында Деникинга каршы көрәшкән, Махно отрядларын тар-мар итүдә катнашкан Корбан Әхмәтов большевик булып өлгереп җитә. Партия сафларына баса. 1920нче елдан төрле җаваплы эшләр башкара. Талантлы, алдынгы карашлы егетне 1924нче елны Казанга коммунистик университетка укырга юллыйлар.

Югары белемле белгечкә Казан шәһәр Советында җаваплы урын тәкъдим итәләр. Ләкин туган ягында яңа тормыш төзергә омтылган Корбан Мари-Төрәк кантонына җир эшләре буенча бүлек мөдире булып кайта. Шунысын да искәртү урынлы: Бәрәңге Татар районын төзү хыялы иң беренче яшь белгечнең башында туа һәм аның инициативасы тормышка аша.

…Замананың урыны-урыны белән рәхимсез, гаделсез кануннары аның гаилә тормышын да чуалта. Мулла кызы белән партия арасында икесенең берсен сайлау алдында калган ир икенчесен сайлый. Ләкин гаиләсен ярдәменнән ташламый, һәрдаим матди яктан да, рухи яктан да булышып яши. Шуның нәтиҗәсендә бу ике гаилә гомер көзләрендә туганлашып яши…

…Гөрләп барган тормышның көен-ямен җибәреп, Гитлер башлаган канкойгыч сугышка да, гражданнар сугышына киткән кебек, үз теләге белән китә, башкаларны да үз үрнәгенә өнди.

Сугыш беткәндә 50 яшен тутырып килгән тәҗрибәле, югары белемле фронтовикка Кырымда җаваплы урын тәкъдим итәләр. Корбан абый үз туган ягына хыянәт итми, кайтуга җиң сызганып эшкә тотына…

Гомер үрләренә менгәндә ялгыз канат белән талпыну, ай-һай, авыр һәм Корбан абый элекке НКВД начальнигы, репрессия елларында нахак бәла аркасында үз-үзенә кул салган партиядәшенең ятим гаиләсен үзенең мәрхәмәтле канаты астына сыендыра, гаиләдәге авырлыклардан коткара.

Хезмәт эшчәнлегенә килгәндә, сугыштан соң Йошкар-Олада, Марпотребсоюз оешмасында төрле вазыйфалар башкарды. 1948нче елдан янә Бәрәңгедә гомер кичерә. Шул ук елны, гомер уртасын узып барганда, үзеннән 11 яшькә кечерәк хатыны Әсма апа белән уртак шатлыклары булып көтеп алынган кадерле кызлары Луиза туа.

Гомер көзләрендә авылдашларының терәгенә әверелгән ил агасы аларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә омтылды, өенә киңәш сорап килгәннәрне кире бормады. 1972-1975нче еллар арасында Корбан агадан алынган киңәшләрнең үземә дә ярап куйган вакытлары күп булды… Беренче оныгы Марсельне дә сөяргә өлгерде. Лаеклы ялда гүзәл бакча булдырып, авылдашларын да үз үрнәгендә урамнарын яшеллеккә күмәргә өндәде һәм шуңа иреште, бу хакта Карл Маркс урамындагы яшеллек күпне сөйли. Табигатькә чиксез гашыйк, район төзелешенең беренче карлыгачы Корбан Әхмәт улы Әхмәтов 1975нче елны 79 яшендә вафат булды.

Гөлзифа ГАБДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Чын ир-ат иде, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии