Бәхетле булып тусаң гына…

Язмыш мине төрлечә сынады дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Мин – сугыш ятиме. Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа нибары сигез ай булган. Әнием биш бала белән калган. Әтием китеп бер көн торгач, энем туган. Без урамда калган кебек калганбыз. Безнең торган өй дип аталган җирне хәзерге заман белән чагыштырганда, яхшы кешенең эте дә яхшырак урында тора.

Әтием белән әнием Владивосток шәһәрендә яшәгәннәр. Отпускыга кайткач, китәргә әзерләнгән минутта сугыш чыккан. Әтием инде хәрби хезмәттә булган. Сугыш чыккач, фронтка киткән. Бөтен әйберләре дә Владивостокта калган, өс киемнәрен генә алып кайтканнар. Шуларны кайсын тозга, кайсын шырпыга, кайсын ризыкка алыштырып, безне ачтан үтерми калды. Ул вакытларда пенсия дә юк иде бит. Сугыш тәмамланырга биш ай кала, әтием Ленинград блокадасында хәбәрсез югала.

Әтиләре сугыштан кайтканнар: «Синең әтиең юк, синең әтиең юк», – дип, безне үртиләр иде. Чирәмгә ятып ауный-ауный елаганнарым хәтеремдә.

Сез сугыш ятимнәре дип, хөкүмәттән бер ярдәм дә күрмәдек. Мәктәптә укыганда сыңар ручка биргән кеше дә булмады. 44 ел эшләп, хезмәт ветераны медаленнән мәхрүм булдым. Закон бетте, хәзер бирелми, диделәр. Бәхет бер булмаса булмый икән ул. Сугышта бер ел булып кайтканнар машиналар, фатирлар алды. Без ятимнәргә берни дә юк. Сугыш утында, кайнар нокталарда булганнар бу яшькә кадәр яшәмәделәр.

Әтиләр сугышка киткәч, аларга счёт ачылган булган югыйсә. Башкортстанда бар да алды дип беләм әтиләренең, ирләренең акчаларын. Ни өчен безнең Татарстанда гына андый закон юк соң?

Гөлсинә ГАБДРАХМАНОВА,

Баулы шәһәре

Комментарии