Без кайсы чор балалары?

Үземне сугыш чоры баласы дип исәпли идем, ләкин түгелмен икән. Безне бервакытта да искә алучы булмады. Чөнки әтиебез 1943 елның 7 июлендә Курск дугасы сугышында һәлак булып, Курск өлкәсе Тамаровский районы Ольховка авылында җирләнгән.

1940 елда Ленин районының 89нчы мәктәбенә укырга кердем.

Сугыш вакытында башлангыч класста укысак та, киптерергә куелган торф өемнәрен әйләндерергә һәркөнне бара идек. Анда өч сәгать эшләдек. Бу хезмәткә укытучылар алып йөрде. Торф сугыш вакытында хәзерге Җиңү паркы урыннарында чыгарыла иде. Әни торф чыгаручы булып эшләде. Тәүлегенә 12 сәгать тир түгә иде.

Әйе, өйгә кайткач, аларга нәрсә бар соң? Солы кибәгеннән ясалган кесәл. Ул вакытта 400әр г икмәк бирәләр, ләкин кайвакытта атналар буе анысын да ала алмый идек. Җәй көне үләннәр җыеп ашадык.

Әнием мәрхүмә торф чыгарудан кайткач, кич белән нинди булса да эш табып, безне саклап калу өчен тырышты. Ачтан шешенеп үлүчеләр дә булды шул. Ниләр генә күрмәдек. Ягарга утын юк, өй салкын, кичләрен караңгыда үткәрдек.

Әтием хатларын безне куандырырга тырышып яза иде. “Каты сугышлар алып барабыз, тиздән немецларны җиңеп кайтырбыз”, – дия иде ул.

Яшәдек, тырмаштык. Җиңү көнен дә күрергә насыйп булды. Ул көн кемнәргәдер шатлык китерде, ә күпләргә – . Әтиебезне көтеп гомер уздырабыз. Бернинди хәбәр юк. Әни тырышлыгы аркасында өч кызы да югары белемгә ия булды. Барыбызны да тормыш юлына бастырып, үз сәламәтлеген югалтып, 66 яшендә бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Үлгәнче: “Әтиегез кайтыр”, – дип өметләнеп яшәде. Хәзер сугыштан кайтканнарга хөрмәт зур. Шулай зурлауны дәвам итсеннәр. Ләкин аларга һәм аларның балаларына гына димәгән. Ни өчен бер генә мәртәбә булса да: “Сезнең ирегез, әтиегез сугышта һәлак булган, кайгыгызны уртаклашабыз”, – диюче булсын.

Хәтеремдә: Җиңү көненең 35 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Бу хәл Апас районының Имәнлебаш авылында булды. Укучылар белән авыл халкына концерт куярга клубка килдек.

Бу бәйрәмдә сугыштан исән-сау кайтучыларга бүләкләр бирделәр, ә тол калган хатыннар ризасызлык белдереп: “Безгә ни өчен бүләк юк? Ирләребез үз-үзләрен аямыйча сугышып һәлак булган”, – дип елый-елый клубтан чыгып китте. Бик күңелсез булды бу бәйрәм.

Менә шушындый хәлләр һаман дәвам итә.

Җитәкчеләребезгә бу авыр көннәр турында сөйләүче юкмы? Белеп тә хөрмәтли белмиләрме? Җиңүнең 55 еллыгын үткәргәндә дә хәтерем калып язарга уйлаган идем, язмадым.

78 яшемә җитеп, хөкүмәт җитәкчеләренең шундый ваемсыз булуына исем китә.

Безгә хәзер бернәрсә дә кирәкми. Ягымлы сүз, хөрмәт хаты җитә.

“Хәтер” китабын чыгаручыларга рәхмәт әйтәсем килә.

Әнием мәрхүм әтинең кайда үлүен һәм күмелүен белмичә, исәндер дигән ышаныч белән үлеп китте, өлгермәде. Таптык без аны: әтиемнең каберен һәм кайчан үлгәнен беләбез инде. 1998 елның август аенда апамның улы Рифгать Абзалов белән әтиебез күмелгән урынга барып, үзебезнең авыл туфрагын салдык. Каберен күреп тә әтинең үзен күргән кебек булдык. Догалар кылып кайттык.

Фирдәүс ХАЛИЛУЛЛИНА.

Яшел Үзән районы, Октябрь бистәсе.

Пыскый әле сугыш утлары

Сугыштан соң туган балалар без.

Җәрәхәтләр иде бик яңа.

Тирә-якта һаман сугыш исе:

Җимерелгән авыл, йортлар яна.

Күпләр, күпләр анда, бик еракта,

Чит җирләрдә ятып калдылар.

Кан-күз яше түкте аналар,

Сөйгән ярлар көтеп ардылар.

Алтмыш биш ел гомер узып киткән,

Дәһшәтле көннәр артта.

Тик басылмый йөрәк яралары,

Хатирәләр аны яңарта.

Окоп казыды, урман кистеләр

Бала-чага, газиз әниләр.

Хәлсез куллар, җәрәхәтле җаннар

Җиңү көтеп, икмәк иктеләр.

Сугыш уты башка беркайчан да

Көйдермәсен иген кырларын.

Көйдермәсен, яндырмасын иде

Изге аналарның җаннарын.

Кояш чыксын, аяз булсын күкләр,

Дус яшәсен ил белән ил.

Мул тормышның кадерләрен белик,

Боекмасын, берүк, күңел.

Килде Җиңү көне илебезгә,

Дошман явын тар-мар иттеләр.

Яраланган әти һәм улларны

Тылда әле озак көттеләр…

… Һаман әле көтәләр.

Тугызынчы майда килде Җиңү!

Аны бездән беркем алмасын.

Мәңге калсын матур бәйрәм булып,

Канлы сугыш бүтән булмасын!

Янамасын безгә башка илләр,

Канлы уклар очып йөрмәсен.

Һәркөн чәчәк атсын гүзәл җирем

Татарстаным мәңге яшәсен!

Ветераннар сөенеп яшәсен!

Югары категорияле ветеран укытучы Әлфия ЗӘКИЕВА

Әтидән күлмәк көттем

Әтием миңа бер яшь чагында армиягә китә. 2 айдан илебезгә дошман бәреп керә. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр танкист була. Сугыш бетәргә 10 көн кала әтиемнең соңгы хаты килә. Ул аяклары яралануы, госпитальдә булуы турында яза. Менә көткән Җиңү турында хәбәр итәләр, әмма күп тә үтми, әтиемнең хәбәрсез югалуы турында хат та алганбыз. Сугыш тәмамлангач кына кая киткәндер, бүгенгә кадәр шул сорауга җавап таба алмадым. Һәм гомерем буе әтине көтеп яшәдем.

Сугыш тәмамланганда, миңа 5 яшь иде. Киткәннәр кайта башлады. “Их, әти тизрәк кайтса иде дә чемоданыннан ике күлмәк чыгарса иде. Берсен уйнаганда, икенчесен кешелеккә генә кияр идем”, – дип хыялланып ятканым хәзер дә хәтердә.

Әтинең нинди кадерле кеше икәнлеген үзем кияүгә чыккач кына белдем. Чөнки әтиләре үлгәч кайгыручыларга: “Нигә елыйлар икән?” – дип гаҗәпләнеп тә карый идем.

Шулай да әтиле балаларга кызыгып үтте гомер. Шуны әйтәсем килә: бүген исәннәр генә яуламады безнең азатлыкны. Безнең, сугыш ятимнәренең, әтиләре Җиңү өчен гомерләрен корбан итте. Дәүләт моны онытмасын иде.

Дания ИДРИСОВА.

Тукай районы, Түбән Суыксу авылы.

Маһирә әби – авылыбыз Акъәбисе

Авыр сугыш еллары – өлкән кеше күңеленә уелып калган мизгелләр ул. Бу көннәрне Маһирә әби Әхмәтова да күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Бүген аңа 94 яшь.

Маһирә әби авылыбызның Рамазан исемле егете белән 1935 елда кора. Бу яшь пар яңа өй салып, башка чыга. Хатирә исемле кызлары, аннан Рәшит атлы уллары туа. Матур гына гомер иткәндә зур кайгы килә: сугыш башлана.

Рамазан абыйны озак та тормый фронтка алалар. Сугыштан аның бер генә хаты килә. “Үзем хәбәр салмыйча, хат язма”, – дигән юллар була анда. Күп тә үтми, “хәбәрсез югалды” дигән кара язу килә… Аның кайда үлгәне, кайда җирләнгәне, сугышта кем булганлыгы турында бүген дә бернинди мәгълүмат юк.

Маһирә әбигә бу хәсрәтне күтәрергә туры килә. Аның бит балаларын кеше итәсе, аякка бастырасы бар.

Сугышның беренче көннәреннән үк авылдагы пәһлевандай ирләр, фронтка яраклы дип табылган яшь егетләр илен сакларга китә. Улларын озатырга чыккан әниләр, яшь киленнәр, хатын-кызлар: “Җиңеп кайтыгыз”, – дип, аларны басу капкасыннан озата.

Очы-кырые булмаган эш исә үзләренә кала. Бу елларда тылдагы кешеләргә дә бик-бик авырга туры килә шул.

Маһирә әби уңган хатын була. Колхоз рәисе, бригадирлары кушкан бар эшкә дә өлгерә. Аны Урманчи урманына агач кисәргә дә җибәрәләр. “Кеше башына 7 м куб агач кисүегез турында язу алып кайтыгыз”, – ди рәис китүчеләргә.

Кышның салкын көннәре була бу. Ни эшләсеннәр? Берәүнең дә “Бара алмыйм”, – дияргә хакы юк. Балаларын ялгыз калдырып, кулга балта, пычкы тотып чыгып китәргә туры килә. Бер хатынына йортка кертәләр үзләрен. Алып килгән өшегән бәрәңгеләрен салырга дип, ул зур кисмәк бирә. Иртә белән кызу итеп яккан мичкә шул бәрәңгене тәгәрәтә. Ашап, урман кисәргә менеп китәләр, кайткач та шул ук бәрәңге. Анда алар 17 көн торып, агач кисәләр.

Кайтып өч кенә көн тора: күрше Иске Арыш авылына кабат агач кисәргә юллыйлар. Беренче вакытта кунып эшлиләр. Әмма өйдә балалар ялгызы, маллар да бар. Һәм ул иртә барып, кич эштән соң кайтырга карар кыла. Болай эшләү җиңелләрдән булмый шул… Әмма түзә, чөнки башкача мөмкин түгел.

Яз көне исә орлык ташу – үзе китап язарлык. Чана тартып, сыер яки ат җигеп, Байтирәк авылына юнәлә алар. Андагы бөртекне район үзәгендә алыштырып, авылга алып кайтырга кирәк була. Кайтып җиткәч кенә инеш аркылы чыгарга кирәк. Ташуның көчле чагы югыйсә. Хәтта кешеләр суга агып киткән очраклар да була.

Әйе, чыннан да, ниләр генә күрми ул буын кешеләре. Ачлык, ялангачлыкка карамастан, бертуктамый хезмәт итә алар. Барысы да Җиңү өчен, илебез азатлыгы өчен.

Бүген Маһирә әби кызы Хатирә апа тәрбиясендә тора. Аңа да, сугыш чоры баласы буларак, нужасын да шактый күрергә туры килә. Ул Мәскәү яны районнарында торф чыгарырга китә. Бу бик авыр хезмәттә катнашу дәрәҗә дә санала. Чөнки эшләгән өчен ситсы биргәннәр. Ә аны сатып, заем да түләргә була, матур күлмәк тә тектереп кияргә мөмкин…

Башкалар кебек үк Маһирә әби белән Хатирә апаның да теләкләре бер: башка сугыш була күрмәсен, андый тормыш кабатланмасын…

Раилә САДРЕТДИНОВА,

Балык Бистәсе районы, Кече Укмас авылы.

Онытмагыз!

Әле дә истә: 1975 ел. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы. Безнең авылда да шул хөрмәткә һәйкәл ачтылар. Ул вакытта ветераннар күп иде. Халык та шактый җыелды. Анда тыл ветераннары да, сугышта ире үлеп калган тол хатыннар да, без, сугыш чоры балалары да бар идек. Җыелышны үзәкне өзәрлек итеп үткәрделәр. Сугыш кичә генә булган кебек, йөрәкләребез сыкрап куйды. Һәр ветеран үзенең сугышта кичергәннәрен сөйләде. Аларны күкләргә чөеп мактадылар. Безнең дә шулчак күңелебез тулды, күзләргә яшь килде. Яу кырында һәлак булган батырларны искә алучы булмады. Укытучы Зәкия Мифтахова шунда:

– Исәннәрне бик мактадыгыз, хөрмәтләдегез, барысы өчен дә рәхмәт. Әмма монда ирләре сугыш кырында ятып калган тол хатыннар да, әтисез үскән ятимнәр дә бар. Барысының да күзләре яшьле. “Сезнең кайгыгызны да уртаклашабыз дип әйтсәгез, күп булмас”, – диде.

Шуннан соң бер минут тынлык белән аларны искә алдылар.

…Безнең әти дә 1941 елның көзендә сугышка китә. Аңа ул вакытта – 41, әнигә 36 яшь була. 78 яшьлек каенанасы һәм берсеннән-берсе кечкенә биш кыз белән кала ул. Төпчек – игезәк кызлар бары яшь ярымлык була. Менә шул авыр сугыш чорында җиде җанны ничек тәрбияләргә кирәк, әйтергә дә куркыныч. Без бик кечкенә, сугышны да, әтине дә белмибез. Әни, ике апа көнне төнгә ялгап эшли.

Әтинең беренче хаты килгәндә, без кечкенә идек. Үзебезне белә башлагач, әнине аптыратып, гел шуны укытканны хәтерлим. Анда мондый юллар бар: “Безгә тиз кайту булмас, бик каты сугыш бара. Зинһар, балаларны кара, тырыш. Сиңа кыен икәнен беләм. Әни ничек? Ике кызым бераз булыша торгандыр, кечкенәләре – игезәкләр нихәл? Бик сагынам үзегезне”.

1945 елның 9 мае. Сугыш беткән дигән хәбәр безгә дә килеп иреште. Әтинең “хәбәрсез югалган” дигән язуын да тоттырдылар. Шулай да аның үлгәненә ышанмадык, гел кайтыр дип көттек. Ләкин юкка. Әтиебез кайтмады.

Әйе, без әти йөзен, әти рәхәтен күрмәдек. Сугыштан соң да аякка басу бик авыр булды. Җиңү көне җиткәндә, йөрәк кысылып куя. Күргән авырлыклар бүгенгедәй яңара. Әниебезне дә: “Ничекләр түзде икән?!” – дип, гел искә алабыз. Аның бакыйлыкка күчкәненә инде 20 ел. Язмам ахырында шуны әйтәсем килә: Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, Ватанны саклап, сугыш кырында башын салган ирләрне, аларның тол хатыннарын да искә алсагыз, онытмасагыз иде.

Фатыйма ХӘСӘНОВА.

Кама Тамагы районы, Иске Барыш авылы.

Әтиләр гомере бәясез

Әтинең үлгән хәбәре 1944 елда килде. Фин сугышында да катнашкан ул. Сугыш чорында бар урман качкын белән тулган иде. Җиләк-чикләвеккә олыларга ияреп йөрдек. Казаннан капчык асып кирәк-ярак алып кайтучы никадәр хатын-кызны таладылар. Бер апаны мылтык приклады белән башын ярып кайтардылар. Сугыш беткәч, урман тынып калды. Кем белгән, бәлки, хәзерге ветераннар арасында шул качкыннар да бардыр. Үзен аямый көрәшкән чын батырларга сүз тидерүем түгел бу.

Мин белгән ветераннар фатирны балалары санынча алды инде. Шушы көнгә кадәр фатирсыз булуларына гаҗәпләнәм. Безнең сугыш кырында үлеп калган әтиләребезнең түккән каны, вакытсыз өзелгән гомере бер тиенгә дә тормавы кызганыч. Балачактан хәтерлим: төшемле урыннарда сугышканнар кайтканда да төянеп кайтты.

Бу сугыш ветераннар бәхете өчен генә булган кебек. Без, сугыш ятимнәре, ветераннар алган машина, фатир, зур пенсияләренә “сөенеп” яшибез. Яшәсен ветераннар!
Адресым редакция өчен генә.

Комментарии