- 17.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Паровоз кара төтеннәрен бөркеп, бар куәтенә Көнчыгыштагы Пүләккә аланыннан Көнбатышка, Казанга таба юл ала.
Бу товар поезды составында контейнер вагоннары, яшькелт брезентлар капланган хәрби техникалар, күмер төялгәннәре, ягулык цистерна вагоннары да бар. Алар, бер-берсенә тоташтырылып, борылышлардан үткәндә, ян-якларын күреп, үзе бер озын елан сыман сөйрәлүче җәнлекне хәтерләтә. Составның озынлыгы да хәйран, бер очыннан икенче башына кадәр 1,5– 2 чакрым чамасы булыр. Вагон тәгәрмәчләре ике рельс арасын үткәндә, барабан суккандай тавыш чыгара. Казан ягыннан, Көнчыгышка таба баручы составта күбесенчә контейнер вагоннары. Анда азык-төлек, кием-салым, ефәк тукымалар һ.б.
Нократ Аланы белән Каенсар станциясе арасы 30 чакрымнан артык. Алар арасында Зур Кукмара, Сазтамак, Байлангар, Нормабаш авыллары бар. Тимер юл шул авыллар яныннан үтә. Малай вакытлар сугыш чорына туры килде. Зур Кукмара тирәсеннән үткән товар поездларыннан коелып калган пуля, гильзалар җыеп йөргәнне әле дә хәтерлим.
Сазтамак авылы бездән 10 чакрым тирәседер. Шул авылда, 1925нче елда туган Рәҗәп атлы егет яшәгән. Фамилиясен белмим, авылдашлары сөйләве буенча, ул легендар шәхес булган. Ул сугышка бармыйча качып, дезертирлыкта йөри. Менә шул авыл янәшәсеннән генә үтүче тимер юл бар. Рәҗәп товар, йөк төялгән контейнер вагоннарына сикереп менеп, аларны ачып, үзенә кирәкле ашау-эчү, кием-салым алып, юл буена атып барган.
Авылдагы Хәкимҗан атлы абый тимер юл буенда тикшерүче булып эшләгәндә: «Казан ягыннан әйберләр төялгән контейнерлар үтеп китте. Фонарем белән юл буеннан яктыртып барам, ни – күрим, юлның уң ягында буеннан-буена адым саен әйберләр чәчелгән. «Хәкимҗан абый, ярый син икәнсең әле», – дигән тавыш ишетелде. Уртача буйлы, киң җилкәле, таза бәдәнле ирнең караңгыда ялтыраган очкындай күзләрен шәйләп алдым. Тавышы таныш кебек тоелды. Аннан ул миңа, бераз иелә төшеп: «Курыкма-курыкма, бу мин – Сазтамактан Рәҗәп булам», – диде. Эчемә җылы керде. Ул, як-ягына каранды да, сумкаң бармы, дип сорады. Кулымдагы фонарь, аркамда букча икәнен генә күргәч, култык астына кыстырган капчыкны чыгарып, миңа сузды. «Әнә 10-15 банка консерва, ике пар аяк киеме сал да, сыпырт моннан кеше-кара күргәнче», – диде. Мин, ни дияргә дә белмичә, аптырап, куркып калдым. Бераз хәл алгач, ул әйткән әйберләрне капчыкка тутырдым да бер куак төбенә яшердем. Күп тә үтмәде, хәрби әйберләр төялгән поезд үтеп китте. Мин эш коралларымны будкамда бикләп калдырдым да, яшерелгән әйберләремне алып, өйгә кайтып киттем. Таң беленер-беленмәс, өемә капчыгымны көчкә күтәреп, тирләп-пешеп кайтып кердем. Өйдәгеләр йоклаган арада, консерваларны арт яктагы салам эскертенә яшердем», – дип сөйләгән иде.
Сазтамакның тире җыючысы Ибрай абый да Рәҗәпне яхшы хәтерли.
– Рәҗәп кешенең энәсенә дә кагылмады. Үзе, көченнән килгән кадәр, ашау-эчүне, кием-салымны авыл халкына кызганмады. Ул Американың «тушёнкалар», порошоктан ясалган сары күкәй тәбәсе тутырылган тартмаларны күпләп өләште. Аның Зиннур, Мәгәз исемле иптәшләре бар иде. Алар бер-берсенә зур терәк булды, – дип сөйләгән иде.
Рәҗәпнең авылдашы Хаҗый абый аның турында сөйләгәннәрдән: «Бервакыт Казан ягыннан килүче товар поезды вагоннары түбәсеннән кешеләр чабышканын күреп алдым. Берәүне милиционерлар куа булып чыкты. Һавага аткан тавышлар да ишетелде. Күп тә үтмәде, теге кеше каршы яктан килгән йөк поезды түбәсенә сикерде дә, утырып та китте. Милиционерлар исә икенче поезд түбәсендә басып калды».
Рәҗәп турында бик күп хатирәләр булыр иде дә, ул чор кешеләре үлеп бетте шул инде…
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы, Зур Кукмара.
Комментарии