Әнием юл чатында калды…

Әнием юл чатында калды…

Әнием 8 баланы тәрбияләп үстергән, олы тормыш юлына аяк бастырган. Авырлыклардан беркайчан да зарланмады. Йоклаган чагын да күрмәдек аның. Без кичен ятканда да, иртән торганда да ул аяк өстендә була иде инде. Кирәк вакытта юатты да, кырыс та, таләпчән дә булды. Без, балалар да, барыбыз да үз юлыбызны таптык. Намуслы хезмәт белән яшәдек. Әнигә, кешеләргә карата мәрхәмәтле булдык. Әни белән бәйле берничә вакыйга йөрәккә уелып калды. Алар искә төшеп, күңелне әрнетә.

… Казанда укып йөргән чагым. Кышкы каникулдан киткәндә, миңа җибәрергә дип әзерләп куелган ипи өйдә онытылып калган. Мин китеп күпмедер вакыт үткәч, әни аны күреп алган һәм артымнан авылдан 7 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәге Чирмешәнгә җәяүләп юл тоткан. Әмма әни килеп тә җитә, без утырган самолет та, җирдән күтәрелеп, очып китә. Ашъяулыкка төргән ипиен тоткан көе әниемнең күккә карап басып торуы әле һаман да күз алдымнан китми…

Бүген дә җанымны өшетеп торучы тагын бер вакыйга булды. Укуны тәмамлап кайтуга, әни һәм туганнарның ризалыгыннан башка, Ульян өлкәсендә яшәүче бер егеткә ияреп, өйдән чыгып киттем. Әнием бик рәнҗеп елап калды. Китеп 2 ай торганнан соң, 70 яшьлек әнием, сагынуына түзә алмыйча, кат-кат күчеп утырулар белән без яшәгән авылга килеп төште. Бер атна торганнан соң, китәргә җыена башлады. Ул китәсе көнне өйдә давыл купты. «Әнине районга хәтле булса да озатыйк», – диюемә каршы ирем: «Син дә озатмыйсың, дәресләреңне калдырмыйсың, мин дә озата алмыйм. Мәктәпне, укытучыларны калдыра алмыйм», – дип кырт кисте (мәктәп директоры, имеш).

Нишләргә? 70 яшьлек әниемне авыл башына хәтле озатып, олы юл кырыенда бастырып калдырдым да мәктәпкә укытырга киттем. Билгеле, эшемнең рәте-чираты булмады: гел әни турында уйладым. Районга барып җитсә дә, аннан тимер юл станциясенә 25 чакрым. Поездга утырып баргач та, үзебезнең як Шенталага төшеп утырасы. Аннан Чирмешәнгә һәм авылга кайтасы.

Дәресләрне тәмамлап, авыл башына барсам, әни анда юк иде. Авылга кайтып җитәргә Аллаһы ярдәм иткәндер инде. Ул вакыйгага шактый вакыт үтсә дә, бүген дә үкенәм. Барысына да төкереп, әнине поездга хәтле озатып, утыртып җибәрәсе булган. Көзге салкын көндә салкыннан бөрешеп, бер белмәгән җирдә әниемнең юл чатында басып торуы җанымны өшетеп, хәзер дә күз алдыма килә.

…Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Шул вакытта әти-әниебезгә булдыра алган хәтле кадер-хөрмәт күрсәтсәк иде. Алар мәңгелек йортка күчкәч, кылган гамәлләр өчен үкенерлек булмасын ул. Әти-әнисен йортына урнаштыручылар да бар бит. Соңыннан алар үз ялгышын аңлар, әмма соң булыр…

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Әнием юл чатында калды..., 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии