- 17.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»тән Кадриянең язмасын укып чыгу белән, уйга калдым («Кичерешләрне сатмыйк», 23 март, 2011 ел). Күптән түгел рус әдәбияты дәресендә үтелгән Шолоховның «Ванька Тепляшин» хикәясе дә кулга каләм алырга этәрде. Хикәядә хастаханәдә авырып яткан егет янына килгән әнисен: «Бүген кабул итү көне түгел», – дип, ишектән кире борып чыгаралар. Ванька әнисенең сакчы егеткә ялваруын күреп, аны бик кызгана, аннан мәсьәләне үзе хәл итәргә уйлый. Ахырда хәл сугыш белән тәмамлана һәм ул бөтен хастаханәне аякка бастыра… Ә бер шәфкать туташы егеткә килеп: «Соң, егерме биш тиенеңне кызганмасаң…» – дип пышылдый. Ә Ванька моны кирәк дип тапмый, күңелдәге хисләрне мөһимрәк дип уйлый һәм шул ук көнне хастаханәдән әнисе белән өенә юнәлә.
Мондый хәлләр белән без бик еш очрашабыз. Озын-озын чиратта торганда, синнән соң килгән кайберәүләрне кабинетка чакырып алу – моның ачык мисалы. Димәк, «күчтәнәч» үз хезмәтен яхшы үтәгән. Бары тик «күчтәнәчләр» белән генә бер көнгә сузылган медосмотрны бер сәгатьтә үтеп бетереп була!
Әниемнең өй документы ясатып йөргән вакытлары да бик яхшы хәтердә сакланган. Әнине бары тик алтынчы кабат, «күчтәнәч» белән баргач кына кабул иттеләр. Ә болай берәр сәбәп табып, кире борып җибәрәләр икән…
«Кружева» фильмындагы Глафира Тарханованың музейны төзекләндерү өчен матди ярдәм эзләве – шулай ук моның ачык мисалы… Артык гаделләрне бер мөһер өчен дә аптыратып бетерәләр. Хәер, хәзер турыдан-туры ришвәт сораудан да куркучы юк. Бар син, оештыр шул урында революция! Синең сүзләреңне беркем дә расламаячак. «Чиратта тора-тора акылдан язган бу», – дип, юләрләр йортына озатулары да бик мөмкин!.. Гомумән әйткәндә, барысы да бер тамырга бәйләнгән… Әтиемнең гарьләнеп берчак әйткән сүзләре дә күңелгә килде:
– Кешегә ярдәм итү бетте хәзер, кызым, яхшы түгел дигән нәрсә юк! Һәр кеше дә үзенчә яши…
Менә ул чын хакыйкать!
P.S. Коррупция “чәчәк ата”. Ә үзебез исә аңа «су сибеп, төбен йомшартып» торабыз…
Алсу НУРГАТИНА.
Аксубай районы, Иске Ибрай мәктәбе укучысы.

Комментарии