Эшләп гаепле булдык…

Эшләп гаепле булдык…

Мин Гөлзифа Габидуллинаның «Шахта көе чакыруы» (23 февраль, 2011 ел) дигән язмасын укыгач, үз фикерләремне дә язарга булдым. Әйе, намус белән эшләгән кешеләрне кулак итүләре хәзер берәүгә дә сер түгелдер. Без дә берчак үзебезне репрессия корбаны кебек хис иткән идек. 1956 елның аза­гы, 1957 елның башы. Ирем белән икебез дә фермада эшлибез. Ул савым сыерларга азык кертә, мин таналар ашатам. Яз ул елны иртә килде. Савым сыерларга көтүче табылып, болынга алып чыга башладылар. Ә таналар утарда калды. Ферма мөдире миңа көнгә ике тапкыр башак биреп торырга кушты. Бәхеткә, фермадан ерак түгел салам эскерте бар. Шуның төбендә калган саламны зур итеп бауга бәйлим дә өстерәп алып кайтам. Көянтә-чиләк белән суын ташып, салам белән бергә бирәм. Аннан икенче кабат ашату өчен барын да әзерләп куям. Ирем исә чәчүгә йөри. Көне буе эшләсәк тә, акчаны бик күреп булмый торган чаклар. Шулчак ялланып эшләп алырга җай чыкты. Безгә урман якын гына. Сарман районы авыллары шуннан делянка алып, яллап кистерәләр иде. Без ирем белән, уйлаштык та, җәйнең көне озын, вакыт җитәр дип, барып 3-4 сәгать булса да эшләп алырга булдык. Колхоз хезмәтенә бернинди өзеклек ясамадык. Эштән кайтабыз да урманга барып агач егабыз, аны тураклыйбыз. Көннәрдән бер көнне авыл куштаннары безне колхоз рәисенә, партоешма секретарена әләкли. Өйгә килеп, безне әрләделәр, кисәтү ясадылар. Урмандагы эшебез өчен 20 сум акча алдык. Зур акча иде ул. «Үзегезгә авыр булса да, никадәр акча алдыгыз», – дигән иде әти дә. Ләкин башка барып эшләргә кыймадык. Ә эш кисәтү белән генә бетмәде, җәзасын да алдык. 40 сутыйлы бәрәңге бакчасын 15 сутыйга калдырып, кисеп куйдылар. Безнең өчен бу зур хурлык иде. Уйлаштык та Зәйгә китәргә булдык. Анда исә төзелешнең бик кызган чагы. Авылдан аерыласы килмәсә дә, чыгып китәргә булдык. Шуны гына көткәннәр диярсең, калган бакчаны да колхоз үзенә алып, бәрәңге утыртып куйган. Әти-әнинең сугыш чорында көне-төне эшләп, 60-65 яшьтә пенсиягә чыгуларын да исәпкә алып тормаганнар. Әмма көз җиткәч, бригадир кушса да, андагы хатын-кызлар бу бакча уңышын алырга ризалашмый. Бәрәңгене әти-әнинең үзләренә алырга рөхсәт бирелә. Шулай итеп кенә, алар икенче икмәксез – бәрәңгесез калмый. Без исә авылыбыздан башка тора алмаганга, кире әйләнеп кайттык. Безне гаепләгән рәис читтән килгән кеше иде, ә парторг – авылдашыбыз. Аның белән янәшәдә булып, бергә-бергә гомер иттек. Үткәндә булган бу хәл турында беркайчан да кабат искә төшермәдек. Картлык көннәрендә үзләренә күп тапкыр ярдәм дә итәргә туры килде. Алай эшли алуыбызга сөенәм генә. Хак Тәгалә дә ачу сакламаска, кичерергә кушкан бит.

Роза МЕНЬШЕКОВА.
Зәй районы,
Югары Баграж авылы.

Эшләп гаепле булдык..., 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии