- 17.03.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №10 (13 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әтием 1962нче елда сугыш яраларыннан вафат булды. Без – өч малай, бер кыз әнкәй белән калдык. Вакыт әкрен генә үтә торды, дөньялар әйбәтләнеп, иркенләп яши башладык. Без – ике олы малай, үзебез өй җиткереп, башка чыктык. Ул вакытта колхозда акчаны бик аз түлиләр иде. Икебез һәрвакыт терлекчелектә эшләдек. Шулай итеп, энекәшем өйләнеп, Мөслимдә яши башлады. Сеңелкәшебез дә кияүгә чыкты. Ә әнкәем төпчек энекәшебез белән төп йортта калды. Бу энекәшебез агач, таш, пыяла эшләренә бик оста куллы иде. Аның авылда салган йортлары, терлек тораклары күп булды. 70нче еллар уртасында колхозга мастерской сала башладылар. Безнең «Урожай» колхозы бөтен дөньяга танылып, төзелешләрне бик күп алып барды. Берникадәр вакыттан соң, энекәшебез кинәт юкка чыкты – эштә дә юк, әнкәй янына да кайтмый. Мин әнкәйгә хуҗа янына барып кайтырга киңәш бирдем, бәлки, энекәшебезне берәр җиргә эшкә җибәргәннәрдер. Колхоз рәисе әнкәйне бик каты ачуланган: «Син малаеңны үзең чыгарып җибәргәнсең. Әнә, бер авылда өй салып ята!» – дигән. Әлбәттә бу сүзләр дөрес булып чыкмады. Әнкәй елап, кимсенеп кайтты колхоз рәисе яныннан.
Язгы чәчүләр беткәч, бәрәңге бакчаларын сөрер вакыт килеп җитте. Ике як күршеләребезнең дә бакчаларын сөреп киттеләр, берсе бәрәңге дә утырта башлады инде. Ә без нишләргә дә белмибез. Бригадир: «Хуҗа кушмый, мин берни эшли алмыйм», – ди. Югыйсә әтием сугышта йөреп, сугыш җәрәхәтләреннән 50 яшендә вафат булган, ә әнием үгез җигеп, тырма белән җир сукалаган. Шулай итеп, кешеләр бәрәңге утыртып бетерделәр, ә безнең бакча сөрелмәгән дә. Исән-имин генә кайтып кергән энекәшебезгә дә колхозда эш табылмады.
Уйлый торгач, күрше Актаныш районы, Колып авылына бардым. Андагы бригадир минем таныш иде. Ул да безнең хуҗадан шүрли иде, шулай да хәлемне сөйләгәч, уртак тел табып, бер тракторист янына бардык. «Төнге 12дә барып сөреп кайтырмын. Капкаларыгыз ачык булсын, үзегез күренмәгез», – диде ул миңа. Шулай итеп бакча сөрдерүнең әмәлен таптык. Безнең бакча ачык урында урнашкан, шуңа күрә сөрелгәнлеген тиз белделәр. Шул арада Үзәктән килеп, бөтен трактористларны чакыртып тикшерделәр, бригадирны да «утлы таба»га бастырдылар. Ә безне чакыртып та тормадылар, чакырсалар да берни әйтмәс идек. Без бит сугыш чоры балалары!
Бүгенге көндә әнкәй дә, энекәшем дә вафат. Бу язмам аларга дога булып ирешсен иде.
76 яшьлек хезмәт ветераны – М. М. МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Ат оны ашадым
Ул вакытлардан инде 70 еллап вакыт үтсә дә, табынга утырып, икмәккә үрелүгә, күңелдә «дерт» итеп шул вакыйгалар яңара… Ул хәлләрне минем балалар-оныкларга да күп тапкырлар сөйләгәнем булды, тик бу хатирәне күңелемдә тыныч кына яңарта алмыйм…
Сугыш елларында, аннан соң да, әниебез колхозда атлар тәрбияләде. Ул елларда ат – карап торган «тарту көче». Бар эш атлар ярдәмендә башкарыла. Чыдасыннар гына! Сыер-үгезләрне җигү дә аларга җиңеллек китермәде.
Атлар «конный двор»да (атлар тотыла торган каралты шулай атала иде) аерым бригадаларга бүленгән. Колхозда алты бригада бар. Һәр бригадада 12-15 ат җигелә. Һәр бригаданың дирбияләр, башка кирәк-яраклар өчен махсус бүлмәләре бар. Биредә малкайлар өчен азык-төлек тә саклана.
Миңа да «атлар җене» кагылган. Гел әни тирәсендә кайнашам, «уфалла» арбасына җигелергә әле иртәрәк. Атлар өчен болынга печәнгә төшкәндә, яки шулар өчен фураж-он күчергәндә, башка хуҗалык эшләрендә мин гел йөк өстендә. Вакыт-вакыт әнидән дилбегә дә эләгә. Рәхәт! Ат кадәр ат сиңа буйсынсын әле! Кыскасы, мин инде колхоз малае булып киләм…
Тик атлар арасында юануның, үзем генә белә торган бер сере бар. «Конный двор»ның дирбияләр бүлмәсендә, стена кырыенда посып утыручы ларлар мине әсир итте. Анда яшь колыннар өчен көрпә, фураж оны бушап тормый.
Күрше бригада атларын тәрбияләүче Әнвәр апа белән әнием болынга печәнгә җыеналар. Бу юлы минем исәп – болынга төшмичә биредә калу. Әни минем теләккә каршы килә, ләкин Әнвәр апа яклавы белән риза була.
Әниләр ат җигеп болынга китүгә, мин теге лар капкачын ачам. Лар төбендә калган фураж оны борынны кытыклый, авызга сулар килә. Әрем ипиен генә ашаган малай өчен чын икмәк исе бөтенләй икенче икән… Бар тырышлыгымны җигеп лар эченә үреләм һәм комсызланып фураж онын авызыма тутырам. Он тамакка тыгыла, ә янәшәдә генә су белән мөлдерәмә тулы чиләк тора. Әни ул суны авыру колынга җылына торсын өчен әзерләп куйган иде. Чиләк янына тезләнеп, суны чөмерәм. Тагын он ашыйм, тагын су эчәм. Шулай байтак туклангач, фураж онының чын тәмен татыгач, кичтән калып җылынган болын печәненә ятып, мәлҗерәп йокыга китәм. Менә ул дөньяның рәхәте! Сирәк-мирәк кенә атлар пышкырдавы гына төш аралаш мине әллә кайларга дәшә сыман.
…Әниләрнең үзара сөйләшеп, бүлмә биген шалтыр-шалтыр ачу тавышына уянып киттем. Әни, керә-керешкә: «Әнвәр дим, Әнвәр, күрче бу баланы, нишләгән бу», – дип бер мәлгә аптырап калды. Әнвәр апа исә: «Әйтәм аны, монда гына калам, дип өзгәләнде, әмәлен тапкан бит бу бала», – дип аркамнан сөйде. Әни дә, Әнвәр апа да күптәннән бакыйлыкка күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын. Исән вакытларында, очрашкан саен, бу вакыйганы – минем фураж онына буялган кыяфәтемне һәм куанып, «ат оны ашадым, ак он ашадым» диюемне яшь катыш көлеп искә алалар иде. Ә миңа ул вакытта 5 кенә яшь иде әле.
Азат ҺАДИЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Тормышта югалып калма
Бик тә четерекле һәм катлаулы чорда яшибез. Әгәр уйлап карасаң, һәр адым саен сине үлем пәрдәсе көтеп тора, ләкин без моңа бармак аша гына карыйбыз.
Моңарчы үткәрелгән «Чак кына үлми калдым» конкурсында, күп кенә язмаларда үлемгә китерергә мөмкин булган байтак вакыйгалар хакында язылды. Билгеле, аларда үлемнән сакланып калу, яисә кешене бу афәттән коткару чаралары бик аз тасвирлана.
Яңа игълан ителгән «Әмәлен таптым» конкурсы үткәненең дәвамы булыр, дип әйтсәк тә урынлы булыр. Кеше үлем алдында торганда, аны тормыш тәҗрибәсенә таянып, алып калырга була икән. Моңа иманым камил, чөнки түбәндәге мисалларым шуны раслый.
Кешегә беренче ярдәм! Без, нигездә, кеше чирләп яисә авыр хәлгә калган очракта «Ашыгыч ярдәм» чакыртуга ияләнгән. Ә ул килеп җиткәнче яисә бөтенләй килмәсә, нишләргә соң? Өч мисал китерәм, бәлки киләчәктә мондый очракка юлыккан кешеләргә ярдәм итәр.
Миңа 7 яшь. Бабам урманда колхоз умарталарын карый. Бал аерткан саен умарталыкка бабам янына барам. Ул миңа арыш ипие телеме биреп, яңа бал белән сыйлый иде, ә минем өчен моннан да бәхетле көн юк. Шулай берзаман умарталыкка киттем. Җәйге урманның кошлар сайравы, аландагы хуш исле чәчәкләре арасыннан яңа бал ашарга ашыгам. Умарталыкка килеп җитсәм, ни күрим: бабам ярдәмчесе булган Заһир абзыйның балтырыннан авызы белән нидер суыра. Мин гаҗәпләнеп: «Нишли соң бу картлач, әллә акылдан язганмы?» – диеп уйлап басып торам. Суырып ала да бабам, төкерә, шулай итеп берничә мәртәбә кабатлый.
Заһир абзыйны кара елан чаккан булып чыкты, бабай шул елан тешләгән урыннан агуын суырган икән. Бабам вафат булып, аны күмгәндә, Заһир абзыйның: «Нәҗип абый үлемнән алып калган иде», – дип сөйләгәне истә калган. Авылда елан чагуыннан үлеп китүчеләр элек тә булган, моның еш очрый торган хәл икәнен һәркем белә иде. Ул вакытта «Ашыгыч ярдәм» машинасы да юк иде, ә бабай әмәлен тапкан. Бу әмәл миңа киләчәктә дә ярдәм итте.
Миңа 10 яшь. Әни һәм күрше Сәлимә апа белән җиләккә киттек. Хуш исле болын, җир җиләгенең «котырып» уңган елы. 2-3 сәгатьтә чиләкләребезне тутырып, басу белән болын арасындагы юлдан кайтырга чыктык. Әни туктый-туктый юл читендәге чәчәкләрне өзә, алардан такыя ясамакчы була. Кинәт әнинең аягын, үлән арасыннан килеп чыгып, кара елан тешләп алды. Күрәсең, әни аның өстенә китереп баскан булгандыр. «Ах, харап булдым!» – дип, әни безгә чаккан урынын күрсәтә. Шул чакта бабамның теге әмәле искә төште дә, әни янына йөгереп килеп, аягындагы җәрәхәттән агуын суырып алып, төкерә башладым. Әни белән Сәлимә апа миңа шаккатып карап тордылар. Ә мин аларга бу хәйләне бабамнан өйрәнгәнемне сөйләп бирдем.
Миңа 12 яшь. Узган гасырның 50нче еллар башында бик популяр булган «Тарзан» киносын күрсәтәләр. Клуб шыгрым тулы, урын юк. Без клуб идәненә сузылып ятып кино карыйбыз. Монда да әмәлен таптык: киномеханикка йомырка биреп, билетсыз клубка үттек. Кинофильмдагы герой һәм андагы күренешләр без – малай-шалайга күчте, ягъни «тарзанлы» уйный башладык. Беребез – «Тарзан», икенчебез аның маймылы «Чита» булды. Калган малайлар аларны куып тотарга тырыша. Уйный-уйный агач башына менеп киттек. Берзаман, «Чита»быз (Әбүзәр) сикергән агач ботагы сынып та китте, маймылыбыз җиргә килеп тә төште. Әбүзәр көчкә тын ала, авызыннан әллә нинди авазлар чыга – сулыш юлы кысылган. Нишләргә? Ул вакытларда китапларны күп укый идек, шуңа күрә кешенең тын юлы кысылганда ясалма сулыш алдырырга кирәк икәнен исебезгә төшердек тә Әбүзәргә чиратлап «тын кертә» башладык. Ярты сәгать азаплангач Әбүзәр, ниһаять, аякка басты. Бу әмәлне тапмасак, «Чита»бызның якты дөнья белән хушлашырга тиеш булуын, соңрак фельдшер Рәсимә апа гына әйтте.
Шул елны (1955 ел) кинәт әни авырып китте. Әти сырхауханәгә илтергә мәҗбүр булды үзен, ләкин атна-ун көн яткач, табибтан сорап өйгә кайтты ул. Мине үз янына чакырып алды да, башымнан сыйпап: «Улым, сиңа бик зур рәхмәт инде, теге вакытта елан агуыннан саклап калдың, үлмәдем. Хәзер хәлем бик авыр, бар әле чишмәдән су алып кайт, шуны эчеп карыйм», – диде. Шул чишмә суыннан соң терелгәндәй булды әнием, ләкин бер атнадан соң тагын өзлекте. Ике көннән соң вафат булды. Сырхауханәгә китәр алдыннан: «Улым, менә бу сандыкта кирәк-яраклар, онытма», – дигән иде. Чыннан да кирәк-яраклар булып чыкты анда: соңгы юлга озату өчен бар нәрсәне дә әзерләп куйган шунда әнием. Бер тапкыр үлемнән алып калган булсам да, бик яшьли үлеп китте ул.
Миңа 25 яшь. Мәктәп директоры булып эшләгән чор. Колхоз рәисе хуҗалык умарталарын күчерергә ир-ат укытучыларны сорады. Ял көне, умарталарны машинага төяп, урманга күчерәбез. Умарталар төялгән машина әрҗәсенә хезмәт укытучысы Фәйзелхак утырган. Юлда бер умартаның капкачы ачылып китте дә, аның бал кортлары Фәйзелхакка ташланды. Ул исә машинадан сикереп төште дә, куаклар арасына кереп качты. Күлмәген салып аткан, бөтен тәне кып-кызыл, чыдый алмый кашына. Аңа корт агуы ярамаганлыгы күренеп тора, элек тә алардан сакланып кына йөргән икән. Корт чагудан үлүчеләр хакында да ишеткән бар. Нишләргә? Аптырашып басып торабыз.
– Абзый, тиз арада аракы табарга кирәк. Бер стакан аракы гына Фәйзелхакны алып калачак, – дим умартачы Габделхайга.
Ул шунда машина кабинасыннан бер шешә аракы чыгарды, безне эштән соң сыйларга алган булган, күрәсең. Шундук Фәйзелхакка бер стакан аракы салып бирдек, ә ул эчмәскә маташа: «Үлсәм, эчеп үлде, диярләр», – дип мыгырдана, ә үзе көчкә сулыш ала, кашына. Көчләп булса да эчердек аракыны. 2-3 сәгатьтән соң терелде укытучыбыз, «теле ачылып» китеп, җырлап та җибәрде әле.
Шулай итеп, корт чакканда ярдәм итүнең тагын бер әмәлен таптык.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии