Тугрылык

Дәһшәтле Ленинград блокадасы еллары турында безнең буын өлкәннәрнең сөйләвеннән һәм интернет, телевидение, матбугат чаралары аша гына ишетеп, күреп белә. Ул елларның шомлы кайтавазы кинофильмнарда да ачык чагыла. Кешеләрнең ачлыктан, суыктан тилмергәннәрен күреп, йөрәкләр әрни. Күптән түгел үзем ишеткән шундый бер җан тетрәндергеч гыйбрәтле хәлне сезгә дә бәян итәсем килә.

Әйтеп үткәнемчә, ул елларда ачлык бер генә тереклек иясен дә аямый. Дүрт аяклы хайваннар да, кешеләр белән беррәттән, әлеге михнәтне үз башыннан кичерә. Ләкин шул хайваннарның шактые кешеләрнең исән калуына сәбәпче була.

Әниле-кызлы гына яшәүче бер гаиләнең дә яраткан песикәйләре булмаса, аларның бу афәттән исән калулары икеле булыр иде… Күптән инде гаилә әгъзасына әверелгән тугрылыклы, бичара хайван үзе дә ачлыктан киселүгә карамастан, хуҗаларына күселәр, тычканнар тотып ташый торган була. Ә әни кеше, чарасызлыктан, аларны эшкәртеп аш пешерә, әлбәттә, песигә дә өлеш чыгара. Менә шулай интегә-интегә булса да, алар өчәүләп җан асрыйлар. Төннәрен исә бергәләп өйдәге бердәнбер юрган астында җылыналар. Песикәй аларны шулай катып үлүдән дә коткара.

Көннәрдән бер көнне йортлары кырында гына бомба шартлаячагын да хуҗаларга ул сиздерә. Хәтәр мияулап, тырнаша-тырнаша хуҗаларны йорттан чыгарга мәҗбүр итә. Шул ук мизгелдә ул урында хәрабәләр генә барлыкка килә. Ачлыктан шешенгән кешеләр тотып ашамасын дип, күз карасы кебек саклый әлеге изге җанлы малкайны хуҗабикә. Язга таба кайда нинди ризык валчыгы яисә башаклардан коелган бөртек күрсә, барысын да җыеп бара. Аннан исә табышын кошлар җыелыбрак торган урынга алып барып сибә. Ә акыллы песикәе аңа яшен тизлеге белән кошларны тотып китерә. Шулай итеп, ачлыкны кабат җиңү насыйп була аларга.

Песикәй әле шактый еллар яши бу гаиләдә. Хуҗабикә аны яратып, «Коткаручыбыз» дип атый. Ә инде бичара хайван картаеп үлеп киткәч, зиратта кабер казып, елый-елый җирли, кабере өстенә язып махсус билге дә куя.

Еллар үткәч, әни кеше дә, кызы да вафат булалар. Ана кешенең васыяте буенча аларны яраткан песикәйләре кырына җирлиләр һәм өчесен бер чардуган астына уратып алалар. Ачлык-ялангачлык афәтләрен кайчандыр бер юрган асларында җылынып исән калган өч тугры җан әйтерсең бүген дә бергә. Аларның җаннары һичшиксез тынычлык табып, офыкларда рәшә булып тибрәләдер…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии