- 17.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №06 (13 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быелның 16нчы гыйнварында басылган санда («БГ» №2, 2019 ел) якташыбыз Фоат Галимуллинның «Матурлыкка гашыйк шәхес иде» дип аталган язмасын укып чыккач, үземнең балалык елларым күз алдыма килеп басты. Чөнки пионерлагерьда ял иткәндә Марс Кашаповны якыннан танырга, бергәләп рәсемнәр ясау конкурсында катнашырга туры килде.
1950нче елның июль урталары. Әнием киез-итек фабрикасында алдынгы эшче, «Стахановчы» буларак, һәр елның шушы аенда пионерлагерьга бушлай путевка бирәләр иде. Ул чакта кашык, савытлар, мендәр-одеялны үзең белән алып киләсе.
Су буенда иптәшләрем Ринат, Рәүф, Йосыф, Наилләр белән балык сөзеп йөргәндә, әнием эшеннән кайткач, бакча башыбыздагы инеш буена килде дә:
– Улым, хәзер үк өйгә кайт, иртәгә Ош-Юмьяга пионерлагерьга дип путевка алып кайттым, әзерлән, – дип китеп тә барды. Нишләмәк кирәк, аерыласы килмәсә дә, карышмадым, кайттым. Кичтән үк фанер чемоданыма алмашка бер кат өс-баш, аяк киемнәре, тәлинкә, кружка, кашык салып, чемоданымны бикләп, аның өстенә одеял, мендәр бәйләп, иртәнге юлга әзерләндем. Тамак ялгарга дип, Зөһрә әбиемнең ике телем коймагын, 2 йомырка, көрән кәҗәбезнең сөтен дә сумкама салып куйдым.
Таң беленүгә әнием белән юлга чыктык. Әбием догалар кылып, хәерле юл теләп озатты. Барасы юлыбыз киез-итек фабрикасы конторасына кадәр 2 чакрым ара. Бу араны тәпиләп, күтәренеп, билгеләнгән сәгатьтән иртәрәк килеп җиттек. Без килгәндә бер-ике кеше бар иде инде. Кемдер әти-әнисе белән, кемдер бабасы белән килгән.
Ялтырап кояш чыгуга, контора тирәсендә байтак кына безнең ише малай-кызлар җыелды. Сәгать 7 тулгач, агач бортлы йөк машинасы килеп, барыбыз да менеп утырдык та, озатучылар белән саубуллашып, юлга кузгалдык.
Хөрмәтле укучым, язмам Кашапов Марс турында иде ләбаса. Аны озатырга дип, шушы фабриканың төп конторасында хисапчы булып эшләүче әтисе Нәҗип ага, әнисе Муратова Рабига апа килеп, чемоданыннан тыш, аккордеонын да кузовка урнаштырдылар. Нәҗип ага киң җилкәле, уртача гәүдәле, кызгылт сипкелле түгәрәк йөзле, озынча киң борынлы, кызгылт көдрә чәчле, як-яктан пеләш башлы, чын артистларча яхшы сөйләм теленә ия калын көр тавышлы, кыяфәте белән композиторыбыз Нәҗип Җиһановка тартым иде.
Әнисе Рабига аңа үги әни туры килә, үз әнисе иртә вафат, үз әнисеннән туганы Кашапов Илгиз, ул да бу фабрикада эшләде, апасы Чулпан да хисап эшендә, конторда иде. Алар фабриканың беренче номерлы тулай торагында яшәделәр. Ә Рабига ападан Муратов Равил туган. Ул да оста рәссам иде, сеңлесе Равия дә безнең белән килде.
Безне Ошь-Юмьяның мәктәп бинасына урнаштырдылар. Ашауны бездән ерак түгел генә бинада әзерләделәр, клуб та янәшәдә генә иде. Безне – алсу галстуклар таккан пионерларны, отрядларга бүлделәр. Алдан ук сорашып, рәсем ясарга хирысларны: Марс Кашапов, мин, Равил Муратов, Мөнир Хәйруллинны Олег Кошевой исемендәге отрядка бирделәр. Ашханәгә строй белән, патриотик җырлар җырлап, «айт-два»га барасы. Корсак буш булса да, аларга ияреп җырлыйсы. «Запевало»быз – Казанцев Генка, вожатыебыз –Габдрахманова Юлия, начальнигыбыз – Кормильцев Николай Иванович. Җырыбыз исә: «Бой за Родину, Бой зо Сталина. Товарищ Ворошилов, мы готовы к бою. Сталин наш отец!»
Аш-су ягы: сөтле макарон ашы, икешәр телем кара икмәк тә, йә манный, йә тары, яисә солы боткасы, компот яки чәй. Үзебезне үлчәделәр, шулай да артым бар, өйдәгечә түгел инде.
Менә стенгазетада ирекле рәсем ясау конкурсы үткәрелә дигән яңалык чыкты. Үзем белән төсле буяу карандашлары, 22 битле альбом да алган идем. Мин натюрморт ясадым: кызыл балчыктан эшләнгән кувшин, янәшәдә яшел кружка, җирлеккә чиккән тастымал, башлы суган, телемле ипи, йомырка. Ә Муратов Равил, Мөнир Хәйруллиннар агитплакатлар ясады. Анда кызыл байрак җирлегендә Ленин, Сталин рәсемнәре. Һич онытасым юк, Марс Кашапов исә арт як бакчада тырмашып йөрүче әле генә йомыркадан чыккан саргылт-яшькелт чебине тотып алып кереп, натурадан ясады, бик тә матур чыкты. Ул беренче урынны алды. Лагерь ачылуда да, ябылу тантанасында да әти-әниләр килгәч, Марс Кашаповның ак аккордеонында гимнны, Салих Сәйдәшевның «Совет Армиясе марш»ын күңелләргә үтеп керерлек итеп уйнавын һич онытасым юк.
Әмма үсеп җитеп, ул Казанга киткәч юллар аерылды. Бер-беребезне күрергә насыйп булмады, ни кызганыч.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы
Комментарии