Элеккеге чорлар истәлеге

Элеккеге чорлар истәлеге

Картлар элек әйтәләр иде: «Яшьлектә күргәннәр олыгайгач та хәтердә саклана», – дип. Ә хәзер иртән нәрсә ашаганны да онытабыз. Әмма, чынлап та, балачакта, яшь вакытта күргән-кичергәннәр онытылмый икән.

1943нче елны миңа 4 яшь иде. Шул елны бабам вафат булды. Аның җеназасы, алып китүләре әле дә күз алдында тора, гәрчә яшем сиксәнгә якынлашса да.

1945нче елның ахыры, 1946нчы елның башы булырга тиеш, бер иптәше белән Бөек Ватан сугышыннан әти кайтты. Аның кайтуы да күз алдымда. Миңа ул вакытта 6 яшь булган. Әтине кырчылык бригадиры итеп куйдылар. Кышын иртән караңгыда чыгып китә, көндез әбәтне ашап, кич тагын караңгыда гына кайтып керә иде. Шулай итеп җәйне җиткездек. Җәен арбада мин идем инде әтинең ярдәмчесе.

Шул елларда эшләгән абый-апаларның хезмәте дә онытылмый. Апалар кырда үсеп утырган игенне урак белән урып, бер өемгә куя баралар иде. Кирәгенчә җыелгач, көлтә итеп бәйлиләр, берничә көлтәне башаклы ягын өскә каратып бастырып куялар иде. Аның өстенә бер көлтә башаклы ягы белән аска таба каратып каплап куела. Анысын марҗа башы диләр. Ул – яңгыр үтмәсен өчен шулай эшләнә. Урылган көлтәләр дымлы булса, аны әвен базы ясап киптерәләр. Анысы болай эшләнә: диаметры – 4-6 метр, үзе 60-70 см тирәнлектә баз казыйлар. Аның тирәли бастырып, пирамида сыман итеп жирда тезәләр. Көлтәләрне шуңа терәп тезеп чыгалар. Базга ут ягып җибәрәләр. Көлтәләр шулай кибә. Кипкәч, аларны атларга төяп, суктыру машинасы янына ташыйлар. Суктыру машинасы янына 2 метр биеклектә сәндерә ясала. Китерелгән көлтәне агайлар шул сәндерәгә ыргыталар, аны барабанга биреп торасы. Барабанны ХТЗ (Харьковский тракторный завод) тракторы әйләндерә. Сәндерәдәге көлтәне барабанга бер апа биреп тора. Ашлык бер әрҗәгә ага, саламы икенче ягыннан чыга. Ул елларда ашлык алып кайтты дип шикләнсәләр, хәзер өеңә тентү белән керәләр иде. Авыл халкы шуннан сакланыпмы, әллә ашый торырга булсын дипме, бакча башына бераз арыш чәчә иде. Әгәр хуҗалыгына тентү керсә, үз бакчамда үскән арыш ул дип котылып кала торганнар иде.

Ул елларда язлар үтеп, җирләр кипмичә, авылда трактор тавышы ишетелмәде. Көзен барлык тракторлар район буенча булган МТСка озатыла иде. Кышын абый-апалар кешедә фатирларда торып, ул тракторларны ремонтлыйлар. Анда яшәгән өчен утын илткәннәрен беләм. Кышын рәтләп бетергәч, яз көне тракторның тагын частен-частькә аерып, атлар белән колхозга ташыйсы. Авылда аны кабаттан җыялар. Тракторчылардан Фәтхуллина (Гатина) Рәхимә апа, Шәвәлиева (Гатауллина) Фәрдия, Зарипова Хәят апаларны хәтерлим. Ир-егетләрдән Сафин Марат, Сафиуллин Касыйм, Хамәтшин Әхәт абыйлар эшләде. Авылда трактор паркы станы өчен чана табанына урнаштырылган вагон тора. Тракторлар кая күчә, аны да шунда алып барырлар иде. Ашарга кырдагы станда пешерелә. ХТЗ тракторлары тиз ватыла, гел ремонт кирәк була. Тагын әле ЧТЗ (Челябинский тракторный завод) тракторлары булды. Аларына ягу өчен 10 см зурлыгындагы вак-вак каен шакмаклары әзерләргә кирәк. Шундый ук шакмак ягып эшли торган автомашина да бар иде. Соңыннан НАТИ, ДТ һәм башка тракторлар кайта башлады. Барлык техника МТСка карый иде. Аларны кайсы авылга кирәк, шунда җибәрделәр. Тракторы белән бергә тракторчысы да бара.

Хезмәт ничек кенә авыр булса да, ул чор кешеләре сынмаган, сыгылмаган, шат күңелле булган. Хәзерге заман техникасын алар эшләгәне белән чагыштырырлык та түгел, җир белән күк аермасы.

ИЛҺАМ абыегыз,

Усаклык бистәсе

Комментарии