- 17.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Якты җиһанга килгән бу адәм баласына Аллаһы ак юллары белән бергә карасын да әзерләп, сынауларын бирә. Адәм баласы исә хак юлга юнәлә. Әмма сынауларның ниндие генә юк бит…
Моннан биш ел элек Арча халкын гына түгел, күрше-тирә район халкына үзенең мөлаем тавышы белән «Хәерле көн! Арча сөйли”, – дип аваз салган Рәзилә ханым Зиннәтова «Арча» радиосы дулкыннары аша меңнәрчә халыкка күңел җылысы өләште. Сәхнәләрдә, кичә-бәйрәмнәрдә дә Рәзиләнең ак юллары дәвам иткәндә, аны кара юл да сагалаган икән. Ире, электрик булып эшләгән Алик, багана башыннан егылып, зур имгәнү алды. Әмма Рәзилә өчен бу сынауларның башы гына булган. Җанын-тәнен биреп, радио-телевидениедә журналистлык эшчәнлегенә, районның мәдәният дөньясына үз өлешен керткән Рәзилә өчен чын сынау узган елның көзендә килде. Әти-әнисе эштә чакта, 9 яшьлек сеңлесе Юляны да тәрбияләргә өлгергән, өйдәге бөтен көндезге тормышны үз җилкәсенә салып, ирләрчә тормыш йөртергә өйрәнгән 16 яшьлек Марсельгә коточкыч диагноз куелды. Бүген Марсель республика үзәк хастаханәсендә. Аңа ярдәм кирәк. Хөрмәтле коллегалар! Журналистлар, каләм осталары, кадерле укучыларыбыз! Без, бербөтен булып яшәгәндә генә, халкыбызның, телебезнең чәчәк атуына булышлык итә алабыз. Рәзилә дә безнең өзелмәс чылбырның бер буыны дип саныйм. Ярдәмләшик, бергә булыйк! Алдан ук рәхмәт белдерәм!
Ихтирам белән «Арча» телерадиокомпаниясе мөхәррире Фәнис ТИМАШЕВ.
Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:
Арское отделение Сбербанка № 42307810262165000264/48
Курортта булдым
Миңа, икенче группа сугыш инвалиды булгач, “Набережные Челны” дип аталган санаторийга бушлай гына 21 көнлек путевка бирделәр. Ул санаторий турында берни дә ишеткәнем юк иде. Чаллы кадәр Чаллы исемен күтәреп йөргәч, начар булыр дип кемнең башына килсен?
Барып бер-ике көн торгач та, мактарлык санаторий түгел икәнен аңладым. Минем белән бер өстәлдә ашаучы ханым да монда килүенә үкенгән.
Мин үз гомеремдә бик күп санаторийларда булдым. Чөнки чирем шулай таләп итте. Табиблар диагноз куйганда ук ел саен санаторий-курорт дәвалануы алырга тиешсең, дигәннәр иде. Әмма мондый начар санаторийны мин бер елны Азнакайда гына күрдем. Бусы икенчесе булды.
Санаторийның тышкы һәм эчке кыяфәте күз нурын алырлык матур дияргә була. Бар җире дә чиста. Тик бу пөхтәлек реклама өчен генә түгел микән?! Әгәр палата, ашханәләрдә дә шулай булса, идеаль санаторий дип атарлык булыр иде. Юк шул!
Ике урынлык палата. Утырып хат фәлән язарга яки алдыңа куеп китап-газета укырга бер өстәл кисәге дә юк. Ял иткәндә ятып булса да укыр идең, караңгы. Ут кабызсаң, күршеңнең йокысы килә, ә ул аңа йокларга комачаулый. Палатага килеп кергәч тә, телевизор кабызыйм дисәң, дистанцион пульты эшләми. Аның артыннан бер атна чамасы йөрдем. Батарейкаларның зарядкасы беткән булган.
Ә ашханәдәге тәртипне яза башласаң… Иртәнге һәм кичке ашларында бернинди шулпа булмавына карамастан, зур аш кашыгыннан башка прибор куелмый. Бервакыт кичке табынга кыздырылган балык кисәге китергәннәр һәм зур аш кашыгы. Көч-хәл белән официанттан чәнечке барып алдым. Беркөнне ниндидер ботка пешергәннәр. Кызыксынып, өстәлләрне карап чыктым. Ярты халык боткаларын ашамый калдырып чыгып киткән. Официантлар приборларның ни өчен кирәклеген аңламый, ахры. Әллә эш рәтен белмиләр шунда, әллә белеп ялкауланалар.
Иртәнге ашка кечкенә генә май кисәге куялар. Шуны ничек итеп ашарга да белмисең. Әлбәттә, аны ипи кисәгенә сылап ашар идең, зур кашыктан башка прибор, пычак юк бит.
Бу хәлләрне баш табибка сөйләргә булдым. “Планерка” вакытына туры килдем. Сәркатиб ишек катында ыжгырып тора, кертмәде. Барлык хезмәткәр каршында шушы хәлләрне сөйләгән булыр идем әле. Бушагач, ул мине кабул итте, тыңлады. Кашыклар турында сүз чыккач: “Вак кашыкларыбызны урлап бетерделәр инде”, – диде. Аш сыйфатыннан зарлангач: “Нәрсә, бабай, сезнең 13 меңлек путевкагызга тагын нинди ашлар ашатыйк соң?!” – дип минем авызны томалады. “Көненә бит сезнең путевка бәясе 600 сум гына чыга, кунакханәдә бер төн кунарга да меңгә якын түләтәләр бит, бабай”, – дип тә өстәде.
20 көн эчендә баш табиб бер генә мәртәбә дә ашханәгә кереп карамады. Тукландыру сыйфаты, ничек “хөрмәтлиләр”, официантларның үз-үзен тотышы белән дә кызыксынмады. Бер мәртәбә дә ял итүчеләрне җыеп, әңгәмә үткәрүче табиб табылмады.
21 көнлек путевканың соңгы көне якшәмбегә туры килде. Ял көнне процедуралар юк, шуңа ашау-эчү өчен генә кемнең бер эшсез анда ятасы килсен инде. 1 декабрьдә килгән бөтен кеше дә 20сендә кайтып китте. Нәтиҗәдә, соңгы көн өчен түләнгән акча санаторий бюджетына кереп калды. Ул калган акчаны ничек файдаланалар, анысы безгә мәгълүм түгел.
Менә шундый тойгылар белән исәнлекне “ныгытып” кайттым мин ул “Набережные Челны” санаториеннан.
P.S. 30 мең түләп, үзем белән хатынны да алып барган идем. Аңа күрсәткән “хөрмәтләре” безнең суммадан бер-ике меңгә генә артыграк булды. Кайбер көнне итле ботка, я бер алма арттырып бирәләр иде. Ә минем карчыкка итле ботка бөтенләй бармый, ул аны бер тапкыр да ашамады.
Әмин ГАЛИ, икенче группа инвалид.
Бөгелмә шәһәре.
Язмам сәбәпче булды
Cезгә бер хәл турында язмакчы булам. “БГ”да минем “Атып бәрелгән балачак” (30 гыйнвар, 2008 ел) дигән язмам басылып чыкты. Әтиемнең вафатына 40 ел инде. Бервакытта да төшемә кергәне юк иде. Шул язмам сәбәп булгандыр инде, төштә әтиемне аермачык күрдем. Гел чын дип торам. Ул эче тулы халык булган каралтыга карап басып тора иде. “Исәнме, әти!” дип эндәштем. Ә ул миңа эндәшми, җавап бирми.
Рәхмәт “БГ”га. Язмамны бастырып, әтиемне төшемдә күрдергән өчен. Язмаларым аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Гөлсинә ӘХМӘТШИНА.
Бөгелмә шәһәре.
Эфтаназия
Җәннәт әниләрнең аяк астында, дип тикмәгә әйтмәгәннәрдер, мөгаен. Минем әнием гомере буе кешеләргә яхшылык эшләп, үзе турында соңыннан гына уйлаучы, бик гадел кеше иде. Биш баланы үстерүе аңа бер дә җиңел булмагандыр. Бала баласы балдан татлы дигән вакытын җиткергәч, әнием авырый башлады. Авыруының башында ул “тагын җиде ел яшәргә иде”, дисә дә, яман шеш авыруы җиде ел түгел, ә алты айда кешенең башына җиткәнен туганнарын югалтканнар бик яхшы беләдер. Әнием көнен-төнен сызлана. Тәрәзәгә карап ятканда өй кыегына оялаган бер кошны күзәтеп, көне буе балаларына җим ташый дип, елап җибәрде. Яраткан иң якын кешеңә ярдәм итә алмаудан, гаҗизлектән йөрәк елый. Сызлануы да көчле, якыннарына мәшәкать ясыйсы килмәгәндер инде. Тиктомалдан әбиләребез дә Алладан “Аз хаста, тиз үлем бир” дип сорамыйлардыр. Бервакыт әнием һәрберебезне чакырып кертеп: “Зинһар, берәр дару бирегез, яшисем килми”, – дип ялвара башлады. Ничекләр итеп үз әниеңә агу бирәсең?! Без башыбызны иеп, әни яныннан елап чыгып киттек. Иң сөекле, иң газиз әниебез күз алдыбызда саргайды. Ул илле яшен тутырды да безнең арадан китеп барды. Кояш сүнгән, дөнья беткән кебек тоелды. Вакыт үткән саен яралар төзәлде, хәзер башымда әнием турында җиңел, матур уйлар гына яши. Шуннан соң бер ел эчендә безнең кечкенә дә, зур да түгел урамыбызда берсе алмагачка, берсе чормада, берсе сарайда өрлектәй өч ир яман шеш авыруына түзә алмыйча асылынып үлде.
Киленебез алдында баш иясем килә. Алар энем белән әнине сабый бала караган кебек карады. Мине утыз ел буе бер сорау эзәрлекләде. Үзем өчен кансыз да, куркак та булдым. Әмма әниемне үтерүче булмадым. Дөрес эшләдем микән мин?! Дин буенча үзенә кул салган кешеләр акланмый. Аны да беләм. Шушы утыз елда күпме авыруның авызына китергән даруын кулларыннан бәреп төшергән кешеләрне бик күп белдем. Кайсылары теге дөньяга ансат кына китте, ә кайберләре үзенең алты аен азагына хәтле сызланып, сыкранып көчкә көтеп җиткерде. Нәрсә әйтәсем килә: өч көн буе телевизордан ир кешенең үз теләге белән теге дөньяга киткәнен күрсәттеләр. Йокы даруы эчте дә дөнья белән саубуллашты. Төрле кеше төрлечә уйлыйдыр, алай уйлау аларның эшедер. Эфтаназия дигән тапшыруны карагач, өч көн буе үземә урын таба алмый йөрдем. Миңа калса, дөрестер ул. Һәрбер кешенең үз тормышы, үз язмышы. Аның турында ул үзе уйларга тиештер. Әнием изаланып үлде. Андыйлар турында турыдан-туры җәннәткә керә дип тикмәгә сөйләмиләрдер. Урының җәннәттә булсын, әнием!
Исемем редакция өчен генә.
Самара шәһәре.
Яхшы сүз – җан азыгы
Истә. Кечкенә чагымда уйнап алҗыганнан соң, кичен өйгә кайткач, аягымдагы чабаталарымны еламый гына үзем салып (чөнки алар аякка ябышып туңа иде), мич башына кибәргә куйсам, өйдәге олылар миңа “молодис” дия торган иде. Нинди гади сүзләр! Ләкин аларда зур мәгънә, тәрбияви көч ята. Шушы сүзләрне ишетү өчен, мин ничә тапкыр үзем чишенеп, бүрегемне һәм бишмәтемне чөйләргә элдем, абзар чистарттым, утын кистем… Чуты-саны юк аларның. Әгәр дә инде эшне миңа җикереп-кычкырып кушсалар, теләр-теләмәс кенә эшли идем. Ул эшне ташлап, урамга уйнарга чыгып чапкан чакларым да булгалый иде. Шулай да миңа “молодис”лар күп эләкте. 13-14 яшьләрдә чакта җәйге каникулда, ә көзләрен укудан кайткач, колхозда эшләп йөреп, байтак хезмәт көне әзерләгәнем өчен, бүләккә кием-салым, бүрек алганым да бар. Җиңү медальләрен дә шул ук сабый чак күлмәкләренә кададык без.
Дөньяда яши торгач, яхшылык һәм яманлыкны кабул итүдә бала йөрәге белән олы кеше йөрәге арасында аерма юклыгы да аңлашылды кебек. Булган очракта да ул бик кечкенә һәм аз.
Мәсәлән, байтак еллар элек, районыбызның мин эшләгән бер хуҗалыгында булды бу хәл. Әтисе – җитәкче кеше кушуы буенча, берничә кеше трактор чанасына утырып, печәнгә китә. Исән-сау барып, төяп кайталар. “Старший” итеп билгеләнгән кеше күтәренке күңел белән йөгерә-атлый кайту хәбәрен әйтергә “Әти” кеше янына керә: “Ямь-яшел суган кебек печән төяп кайттык”, – ди ул. “Кайткансыз икән, бушатыгыз, йөрмәгез монда юк-бар белән баш катырып. Марш, эшегездә булыгыз”, – дип җавап бирә җитәкче. Үзе исә бер-ике кеше белән эш вакытында өстәл артында шахмат уйнап утыра. Я, ничек уйлыйсыз, дусларым, бу 35 яшьләрдәге “бала” “әти”се яныннан нинди уйлар белән юнәлгән?! Бу көнне ул печәнне бушата алмый. Эш икенче көннең яртысына да җитә. Берничә еллар үтүгә карамастан, “бала”ның “әти”сенең бу чыгышын гафу итә алганы юк. Ул “әти” кешенең бик начар, мәгънәсез кеше булуын әле дә искә алып сөйли.
Тагын бер мисал. Бик тә тырышып эшләп йөрүче бер “бала” белән “әти”се арасында кечкенә генә аңлашылмаучанлык килеп чыга. “Бала” “әти”сенең кыланышы белән килешми һәм әгәр бу хәл дәвам итсә, эштән китәчәген әйтә. “Әти” исә: “Китмәгәең… Кадалып кит. На твоем месте двести”, – дип җаваплый.
Бу “бала” күптән башка урында эшли инде. Аның яхшы эшләвенә биредә “молодис”ны жәлләмиләр. Ә теге “әти” күптән инде үзе “балалар” хезмәтен башкара.
Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.
Баулы.
Комментарии