Татарның арысланнарын искә алдык

Татарның арысланнарын искә алдык

Бүген бөтен дөньяның игътибар үзәгендә – Франция. Анда бензин бәясе күтәрелү сәбәпле халык дистәләгән меңнәр булып шәһәр урамнарына агылды, полиция хезмәткәрләре белән канлы бәрелешләр дә булды. Бу илне Татарстанда да искә алдылар, тарих институтында, әмма сәбәбе бераз башка иде.

Узган җомга көнне «Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» исемле халыкара фәнни конференция узды. Бу җыенга Татарстан галимнәреннән тыш, Төркия һәм Әзәрбәйҗан вәкилләре дә килде. Сәбәбе – милләтебезнең ике бөек шәхесенең олы юбилейлары: 2018нче елда Әхмәтһади Максудига 150, аның энесе Садрига 140 ел тулды.

ТАТАРГА ДА, ТӨРЕККӘ ДӘ

Кремль астында урнашкан тарих институты конференц-залында татар милләтенең атаклы зыялылары җыелды. Иң беренчеләрдән, җәмәгатьчелекне институтның җитәкчесе Рафаэль Хәкимов сәламләде. Үз сүзендә ул Садри Максудиның татарга да, Төркиягә дә эшләгәнен искәртте. «Аны татарның дәүләтчелеген торгызучы шәхес буларак искә алабыз, нәкъ ул иң беренче булып Идел-Урал проектын тормышка ашырырга тырышты. Юрист буларак Төркиянең конституциясен эшләде, төркиләрнең тарихы һәм кануннары буенча хезмәт язды. Кайсы яктан карасаң да, Садри Максудиның өлеше бик зур», – дип сөйләде ул.

Катнашучыларга таратылган программада, пленар утырышта Татарстанның вице-премьеры, Бөтен дөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхрәзиевның чыгышы билгеләнгән иде. Әмма нигәдер ул конференциядә күренмәде. Аның каравы, конференциянең дәрәҗәсен аңлап, татар милләтенә һәм шәхесләренә хөрмәт күрсәтеп, Төркия Җөмһүриятенең Казандагы Генерал консулы Әхмәт Садык Доган җыенга килде. Сәламләү сүзендә, ул Садри һәм Әхмәтһади Максудиларның Төркия һәм Татарстанның уртак шәхесләре икәнлеген ассызлыклады. Аның фикеренчә, бертуган Максудилар безне тел, тарих, хокук, сәясәт өлкәләрендә берләштерә.

«Садри Максуди милләтебезнең атасы һәм бабасы!» – дип, башлады сүзен тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Айдар Хабетдинов. Галим конференциядә утыручыларга татарның кайбер тарих битләрен искә төшерә. «1552нче елда Казан алынганнан соң халкыбыз бик авыр яшәгән: читкә сибелгән, авылларда гына яши алган, мескен, зәгыйфь хәлдә тормыш күргән. ХVIIIнче гасырдан башлап татарлар яңадан шәһәрләргә кайта башладылар. Садри Максуди бөтен милләтебезне бергә җыйган, нәкъ ул бердәм милли-мәдәни мөхтәрият оештырган. Ул, татар халкының Петербургтан алып Владивостокка хәтле сибелеп яшәгәнен аңлап, 34 милли вилаять булдырган. Шулай ук татар милләтенә мәдрәсәләр генә түгел, университет кирәклеген белдергән», – дип сөйләде ул. Айдар Хабетдинов фикеренчә, Садри Максуди һәрвакыт татарның мөстәкыйль милләт булып яшәргә хокуклы булуын һәм тулы рәвештә мәгариф системасын булдырырга тиешлеген күтәргән. Үз докладының ахырында, галим Садриның татарларны бердәм һәм бүленмәс милләт буларак оештырганлыгын ассызлыклады.

Конференция эшендә Садри Максудиның Төркиядән килгән оныгы Гөнүл Пултар да катнашты. Ул чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтләрен әйтте, бабасын искә алучылар булуына бик сөенде. Гөнүл ханым бүген Истанбулда яши, татар телен яхшы дәрәҗәдә белмәсә дә, чыгышын бабасының телендә сөйләде. «Садри Максудиның татар тарихында бик мөһим урыны бар, чөнки ул ХХ гасыр башында татар милләтенең дәүләт корылышын тәэмин иткән. 1917нче елның 20нче июлендә Уфада Садри Максуди язган Конституция тексты раслана һәм милли-мәдәни, эчке Русия мөселман татарлары мөхтәрияте игълан ителә. Соңрак ул Милли мәҗлес һәм Милли идарәнең рәисе булып сайлана», – диде ул. Гөнүл ханым Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйның башкарылган эшләрен озак вакытларга оныттырылуына һәм бүгенге яшьләр арасында аларның максат-хыяллары турында бик аз белүләренә борчылуын белдерде.

Бертуган Максудиларга карата конференция эше иртән башланып кичкә кадәр узды. Өч секция утырышларында 50гә якын галим, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар чыгыш ясады. Күпчелек докладлар фәнни төсмердә иде, шуңа дамы, конференция ахырында «Азатлык» татар яшьләре берлеге лидеры, «Төрки караш» гәҗите баш мөхәррире Наил Нәбиуллинның чыгышы катнашучыларның игътибарын аерым җәлеп итте. Ник дигәндә, ул күпләрнең телендә булган, әмма ачыктан-ачык яңгыратмаган проблемалар турында сөйләде. «Без XXI гасырда яшәүче татарлар, бертуган Максудиларның эшчәнлеген, әсәрләрен халкыбызның киң массаларына таныту өстендә эш башкарырга тиешбез. Дөресен әйтик, хәзерге вакытта халкыбызның бу ике шәхесне белү дәрәҗәсе шактый түбән һәм бөтенләй кем икәнлеген белмиләр, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Дин өйрәнүчеләр арасында Әхмәтһади Максудины берникадәр дәрәҗәдә белсәләр-өйрәнсәләр дә, милләттәшләребезнең күпчелек өлешенә бу ике шәхес таныш түгел», – дип башлады ул сүзен. Нәбиуллин фикеренчә, татар җәмәгатьчелеге бертуган Максудиларны мәктәп программасына кертү өчен эшләргә тиеш. Бу ике шәхескә багышлап Республика дәрәҗәсендә зур җыеннар, концертлар, очрашулар үткәрүгә дә ихтыяҗ зур. Садри һәм Әхмәтһади Максудины өйрәнү, мирасларын киң җәмәгатьчелеккә таныту эше галимнәр һәм энтузиастлар кулына калды, дип уйлый ул. Милли активист, 2018нче елны «Азатлык» оешмасы тарафыннан «Милләт аталары» елы итеп игълан ителүен искә төшерде. Бу уңайдан оешма тарафыннан бертуган Максудиларны популярлаштыру юнәлешендә эшләрен сөйләде. «2017нче елдан ук Садри Максуди һәйкәле янында даими рәвештә татар җәмәгатьчелеге җыеннары һәм очрашулар үткәрелә башлады, аның истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлләр дә уза. 2018нче ел дәвамында Садри Максуди һәм Әхмәтһади Максуди кесә календарьлары, футболка һәм касәләр ясатып тараттык», – дип сөйләде ул. Милли активист Казанда Әхмәтһади Максуди истәлегенә бер урамга да исем бирелмәгәнлегенә җыелган галимнәрнең игътибарын юнәлтте, шулай ук аның энесе Садри Максудиның урамы башкаланың читендә, Тынычлык бистәсендә ике йортлы урам булуын күрсәтте. Моны ул Садри Максуди шәхесеннән көлү, дип атады. Бу уңайдан, әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен Казан хакимиятенә татар җәмәгатьчелеге һәм галимнәрнең хат язуы кирәклеген белдерде. Шулай ук, Казанда бертуган Максудиларның музеен да булдыру бик мөһим, – дип фикерләрен җиткерде ул.

Конференция, бертуган Максудиларга дога кылу белән тәмамланды.

Изображение удалено.Изображение удалено.Яшьләр Максудиларны беләме?

Бертуган Максудиларга багышланган конференция икенче көнне, Биектау районының Суыксу авылында дәвам итте. Җыен авыл мәктәбендә узды. Биектауның гына түгел, Татарстанның дистәләгән районнарыннан укучылар катнашты. Чараны әлеге мәктәпнең элекке укучысы, милли җанлы егет – Илназ Маннапов оештырды.

Укучыларның күпчелек докладларында гомуми билгеле фактлар китерелгән булса да, алар ихласлык һәм самимилек белән аерылып торды, бертуган Максудиларны югары дәрәҗәдә хөрмәт итүләре күренеп торды. Әйтик, 10нчы сыйныф укучысы Илүзә Вахитова Садри Максудины «Милләтебезнең арысланы», дип атаса, 9нчы сыйныфта укучы Кәримә Ниязова исә, «Безнең буын Садри Максудины беләме?» соравыннан башлап, аны төрки дөньяның маягы, дип белдерде. Кәримә белән килешкәндәй, Зөһрә Гайнуллина исә, моңа кадәр нигә Садри Максуди шәхесе белән таныш булмавына үкенгәнен сөйләде. 11нче сыйныфта укучы Диана Фазылҗанова, укучыларга һәм кунакларга Садри Максудиның татар дәүләтчелеген торгызырга теләвен, мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булганнан соң да кире кайтуына ышанып яшәгәнен искә төшерде. Шулай ук, Садриның Төркиядә тел реформасын башкаруын, зыялылар өчен нигез булган Төрек учаклары оешмасын һәм демократик партияне башлап җибәрүен, дөньяга татарны танытуын сөйли. Сүзенең ахырында укучы Садри Максудины онытмаска һәм өйрәнергә чакырды. Укучыларның чыгышлары арасында 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Зиннәтуллинаныкы башкалардан аерылып торды. Ул Садри Максудиның тормыш юлы һәм эшчәнлеген Г.Г. Баттал-Таймасның «Ике бертуган Максуди» китабы аша шактый яхшы анализлый, иң кызыклы өлешләрен җиткерә. Әйтик, Садри Максудиның беркайчан да кешеләргә үпкә тотмаганын, 70-75 яшьтә актив сәяси эшчәнлек алып баруын әйтә. Әдилә Садри Максудиның халкыбызга әсәрләре аша һичшиксез кайтуына ышана.

Әйтеп китәргә кирәк, күбрәк галимнәрне туплаган һәм фәнни докладларга бай булган конференциянең беренче көненә караганда, Суыксу авылындагы җыен җылы һәм рәхәт рухта, бик җиңел узып китте. Чараны оештыручы Илназ Маннапов, милләтемнең тарихы һәм аның шәхесләре белән күптән кызыксынам, ди. «Әлеге конференциянең максатлары – тарихи каһарманнарыбызның эшчәнлеге белән таныштыру, яңа буында шәхесләребезне өйрәнүгә теләк уяту», – дип сөйләде ул.

Укучылар конференциясеннән соң кунаклар һәм журналистларны Ташсу авылына алып бардылар. Яшь галим Артур Галимҗанов сөйләвенчә, нәкъ бу авылда Садри Максуди Идел-Урал конституциясен язган булган. Авыл буйлап үткән вакытта, бертуган Максудиларның нигез йортлары булган җирне күрсәттеләр. Ни кызганыч, йортлары да, нигез ташлары да бүген сакланмаган, бу җир кешеләрнең шәхси милеге һәм югары койма белән уратып алынган.

Ирек АЗАТОВ

Комментарии