Язучылар белән иңгә-иң көрәшкән

Спас районы, Ямбакты урта мәктәбендә күп еллар эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы дәү әнием Сәлимова Клара Җәмил кызы саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабамның орден-медальләрен өстәлгә тезә. Мин – сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның туруны – дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм.

Бабам Хәсәнов Җәмил Кыям улы Әлки районы, Әхмәт авылында 1908нче елда туган. Әтисе авыл мулласы булган. Гади авыл малае иптәшләре белән уйнап, су коенып, урманда кошлар тыңлап, җиләк җыеп үскән. 1917нче елгы вакыйгалар ваемсыз балачакка чик куйган – мулла әтисе, Себергә үк сөрерләр дип куркып, гаиләсен Урта Азия якларына алып китә. Идел буйлап пароходта барганда, 9 яшьлек бабама тиф эләгә. Самара тирәсенә җиткәч, хәле бөтенләй авырайган, тереләсенә өмет калмаган баланы әти-әнисе больницада калдырып китә, әмма бабамны дәвалыйлар һәм балалар йортына бирәләр. Шунда укып белем ала, укытучылар институтын тәмамлый.

Яшь егетне ул чактагы Куйбышев районы, Әҗмәр авылына эшкә билгелиләр. Биредә ул авылның иң матур кызына өйләнеп, гаилә кора, тиздән бер-бер артлы ике уллары, ике кызлары туа.

1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам берничә тапкыр хәрби комиссариатка армиягә җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Әмма Ямбакты мәктәбе директоры булган бабама бронь бирәләр, эшен дәвам итәргә кушалар. Фронтка ул 1942нче елның апрелендә генә китә.

– Әтине фронтта татар телендә чыга торган «Алга, дошман өстенә!» дип аталган газетага корректор итеп эшкә билгелиләр, – дип сөйли дәү әнием.

Бабамның хезмәт урыны – фронт сызыгыннан ерак түгел казылмаган землянка, окоп, бомба-снарядлар җимереп бетергән юлдан баручы йөк машинасы… Төннәр буе фронтовикларның туган телендә (хәтта үзбәк, казах һәм башка телләрдә) газета чыгару…

Бабай Калининград фронтында хезмәт иткән. Куркыныч бәрелешләрдә күп дусларын югалта. Үзе дә берничә тапкыр яраланган, госпитальләрдә дәваланып чыккач, кабат алгы сызыкка ашыккан. Ул Шәйхи Маннур, Афзал Шамов кебек күренекле язучылар белән иңгә-иң торып эшләгән. Алар иҗади хезмәтләрендә үзләренең бөтен рухи көчләрен, җиңүгә омтылышларын чагылдырырга тырышканнар. Бабамның язучылар белән дуслыгы сугыштан соң да дәвам иткән әле. Аның архивында язучылар имзалаган хатлар, китаплар саклана. Ул аларны күз карасыдай кадерләп саклаган, еш кына алып укый торган булган.

1944нче елда Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда бабам каты яралана. Ут астыннан аны дуслары алып чыга һәм лазаретта калдыра. Командиры исәннәр арасыннан сугышчан иптәшен эзләп таба алмагач, туганнарына бабамның геройларча һәлак булуы турында хат язып сала. Җәмил бабам бу юлы да исән кала. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган ягына 1945нче елның августында гына кайта. Бабамның күкрәген фронттагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр бизи. Әбием исә, үз күзләренә ышанмыйча, балаларын ияртеп аның каршына йөгерә. Кулында бабам турындагы похоронка, ә үзе: «Ходаем, догаларым барып ирешкән икән», – дип пышылдый.

Салават ХӘЙРЕТДИНОВ.

Әлки районы, Базарлы Матак авылы.

Комментарии