Хәтерем яңартып…

Киткәнбез авылдан, язмаган

Язмышны үземә сайларга…

Балачагым – тау шуган йорт-тирәм,

Кайларда инде син, кайларда?

Үзгәргән сулары, кырлары,

Камышлы күлләре – барысы да.

Йортыбыз урыны бөтенләй юк инде,

Яшәгән урамым калса да.

Яңача олы юл авылым башында,

Тагын бер әйләнеп кайтыйм да,

Хәтерем яңартып, уйланыйм әле бер

Сагышлы язмышым хакында…

Сугыш бетеп, исән-сау калган ир-атлар туган җирләргә әйләнеп кайткан чакларда әниемә әтием турында «Хәбәрсез югалган» дип язылган кара пичәтле кәгазь тапшырдылар. Мин әле ул чакта дүрт-биш яшьлек бала гына, тик шулай да әниемнең мине йокымнан уятып, итәгенә алып елаганын бик яхшы хәтерлим. «Әтиең юк инде, кызым», – дип кабатлый-кабатлый әнием елый, ә мин чынлап торып әле берни дә аңлый алмыйм. Вакытлар узып, сугышның ни икәнлеген белә башлагач кына әтиемнең юклыгын, әтиле балаларның миннән күпкә бәхетлерәк икәнлеген тоя башладым.

Әтием сугышка киткәндә, миңа бары тик бер яшьләр чамасы гына булганга, аның төсен дә, кыяфәтен дә белмим, әнием һәм әтиемне яхшы белгән кешеләр сөйләве буенча гына аның зур гәүдәле, киң җилкәле булганлыгы миңа билгеле иде. Минем Нурия исемле апам да булган. Тик авыр сугыш елларында ягарга утын юк чакта, салам ягып кына җылытып булмаган авыл өендә салкын тидереп үлеп китә ул. Әтием сугыштан әниемә язган хатларында, күңеле сизенгән сыман, гел: «Нуриямне сакла», – дип язып торган. Белмим, әллә Нурия апамның исәнлеге бик үк нык булмагандырмы, ул үлгәч кенә, әтием: «Нуриямне саклый алмадың, инде Әлфиямне сакла», – дип яза башлаган. Мин тугач та, өч яшьлек Нурия апам әтиемә: «Бәби әнигә булсын, ә мин синеке булам», – дигән булган. Шуннан соң ул гел әтием янында, ә мин, нәни бала, гел әнием янында булганмын. «Нуриям үзенең әтиегез белән бергә дөньядан китәсен, ә безнең икебезнең каласыбызны син тугач та сизгән икән», – дип елый торган иде әнием. Үзе үлгәнче, әнием дөньядан бик иртә киткән кызын оныта алмады, ә әтиемнең үлеменә ышанмыйча, кайтуына өметләнеп, аны гомере буе көтеп яшәде. Бик еш «юл төшләре» күреп, чып-чын ышаныч, өмет белән көтте ул әтиемне. Уңганлыгы, матурлыгы белән башкалардан аерылып торган әниемне кияүгә сораучылар да аз булмады. Бервакыт Мәскәү кешесе сорап йөргәндә, Мәскәүгә китәргә кызыгып, мин: «Әни, барыйк инде», – дигәч: «Ул синең әтиең булмый шул инде», – дип кырт кисте. «Әтиеңнән башка кешене һич ярата алмадым», –ди әйтә иде әнием.

Сугыш аркасында тол калган әнием авылдан Казанга килеп, сугыштан соңгы иң авыр елларда йорт салып керде. Законсыз салынган йортларны, миченнән төтене чыкмаса, хөкүмәт җимертә торган иде ул чакта. Шуңа әнием бер төндә үзе мич чыгарды. Иртән өебездә ашыбыз пешә, чәебез кайный иде инде. Йортыбыз да исән калды. Белгән-күргәннәр минем әниемне «йорт салган хатын» дип йөртәләр иде. Ул кечкенә генә йортны эче-тышыннан сылап җылытты, аннары зурайта, «үстерә» барды. Әтиле гаиләләр тормышыннан бер дә ким түгел иде безнең тормышыбыз. Шуның өстенә, әнием таңнан торып эшкә киткәнче, бер күлмәк тегеп бетерә, шәл бәйли, юрганнар сыра торган иде. Бәйрәм саен кигән яңа күлмәкләрем дә әнием теккән иң матур һәм һәрвакыт чигүле була иде. Колхоз эшенә бергә йөргән чакларын искә алып, авыл кешеләре дә: «Әниеңнең кесәсендә һәрвакыт йомгагы булыр, юлда барганда да бәйләү бәйләп йөри иде», – дип сөйлиләр миңа. Авылы белән дә араны өзмәде ул. Авылдан алып килгән борчак оныннан чумар пешереп, күршеләрне сыйлый иде. Авыл кешеләренә күлмәк-ыштаннар тегеп, оекбашлар бәйләп кайта иде. Әгәр әниемнең башкарган эшләрен тау итеп өйсәң, мөгаен, иң зур тау шул булыр иде. Шундый уңган, булдыклы әнием булганга, мин бернинди дә тормыш авырлыгын сизмәдем, тик шулай да әтием юклыкны тоеп, кимсенеп яшәдем. Җәйге каникуллар вакытында авылга кунакка кайтсам, аннан китәсем килми, андагы әби-бабайлы, әтиле балалар кебек авылда яшисем килә иде минем.

Әнием әтиемнең кайда җирләнгәнлеген генә булса да беләсе килеп, һәрвакыт хәбәрләр эзләп күп йөрде, тик ул чакта әтиемнең чын фамилиясен генә истә тотып, ниндидер үзгәрешләр булу мөмкинлеген башына да китермәде ул. Буа районына багышланган Хәтер китабындагы исемлектә әтиебез үз фамилиясе белән түгел, ә әтисенең исеменнән ясалган фамилия астында теркәлгән иде. Сугыш вакытында андый үзгәртүләр күп булганлыгын да белдек без соңыннан. Мөгаен, әсирлеккә төшү куркынычы булу белән бәйләнгән булгандыр ул үзгәрешләр. Ничек кенә булмасын, китап кулыбызда булу белән, без әтиемнең хәбәрсез югалмаганлыгын да, фронтта нинди хезмәт башкарганын да, кайчан һәлак булганлыгын да, кайда җирләнгәнлеген дә белдек. Тик кызганыч, бик соң белдек шул!.. Югыйсә, әтием җирләнгән Балтыйк буе республикаларына мин дә, минем спортчы улым да, элегрәк күп тапкырлар барып йөргән кешеләр, ул чакта ук белгән булсак, күмәк каберен генә булса да эзләп тапкан булыр идек. Нишлисең бит, безнең кебек үкенечле язмышлы кешеләр тагын күпләрдер әле…

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии