Берәү – оекбаш бәйли, берәү – акча бирә, икенчеләр – вәгъдә итә...

Берәү – оекбаш бәйли, берәү – акча бирә, икенчеләр – вәгъдә итә...

 Дәүләт Думасы депутатлары илнең хәрби өлкәсе өчен дәүләт казнасыннан бүленгән акчаның кая китүе турында баш ватканда, Татарстан халкы өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә үз акчасына кием-салым сатып ала башлады. Хәзер исә бу ярдәм исемлегендә эчке кием, җылы оекбаш, уңайлы ботинка, резин аяк киеме... хәтта бронежилет һәм бронешлем да бар. Егетләрне дәүләт тәэмин итәчәк, дип ышандырсалар да, Татарстан районнары үз теләкләре белән ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю төркемнәре булдыра. «Күп һәм матур сүз сөйләп вакыт үткәргәнче, берләшеп ярдәм җыю һәм ир-егетләребезгә ярдәм итү – безнең бурыч», – ди ярдәм төркемнәрен оештыручылар.

ДӘҮЛӘТ ВӘГЪДӘ ИТӘ – ХАЛЫК ЭШЛИ

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, илебезнең төрле почмагында яшәүче ир-егетләргә военкоматларга чакыру кәгазьләре килә башлады. Кемгәдер кәгазьне иртән тапшырдылар – кичен үзен үк алып киттеләр, кемнеңдер кулына повестканы төнлә тоттырдылар һәм иртәнге автобуска төяп, җыелу пунктларына җибәрделәр. Нәрсә булганын аңларга да өлгермәгән ир-егетләр үзләре белән кирәк-ярак алырга да өлгерми калды. Хәер, нәрсә аласың: военкомат җитәкчеләре үзең белән эчке кием, җылы носки, паспорт һәм хәрби билет кына алыгыз, дип кайтара. Әмма мобилизацияләнгән ир-атлар тору пунктларына урнашып беткәннән соң, бу исемлек шактый киңәйде. Әйтик, удмурт военкоматлары «хәрби командировкага китәр өчен кирәкле минималь җыелма» исемлеген тарата башлаган. 29 пункттан торган әлеге исемлектә берцалар, йокы капчыгы, фонарь, җылы эчке кием, рюкзак, хәтта бронежилет белән бронешлем да бар. «Казан Экспо»да торучы ир-егетләр дә соңрак шул кирәк-яракларны сорап, якыннарына мөрәҗәгать итә башлады.

Ни кызык: бу хакыйкать берәүне дә аптырашта калдырмый. Халык арасында: «Хәрби операцияне без башламадык, ник мин акча түләп балама, иремә кием сатып алырга тиеш?» – дигән сораулар туса да, шул исемлекне тотып, хәрби кием сатыла торган кибетләргә йөгерәләр. Ә сатучылар бу вакыйгадан акча эшләп калырга ашыга. Мобилизациянең беренче атнасында «Объясняем.рф» Хөкүмәт порталында «хәрбиләр барлык кирәк-ярак белән дә тәэмин ителә, шул исәптән, кием-салым һәм экипировка белән дә», диелгән иде. Ләкин хәзер «әгәр дә хәрбиләр үзләренә уңайлырак кием алырга телиләр икән, гаилә әгъзалары аңа китереп бирә ала», дип өстәлгән. Хәзерге вакытта Казанның махсус хәрби кибетләрендә, шулай ук аучы, балыкчы һәм туристлар өчен кирәк-ярак сату нокталарында ажиотаж бара. Күп кенә кибет киштәләренең бушап калуы да билгеле. Димәк, «уңайлырак экипировка» турында һәрбер мобилизацияләнгән ир-егет тә хыяллана.

Космонавтлар урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан «Военторг» кибетенә без дә сугылдык. Интернет киңлекләрендә якыннары һәр хәрбигә 100 мең сум күләмендә акча сарыф итә, дигән имеш-мимешләр йөри иде. Баксаң, бу коры сүзләр генә түгел икән. Кибеттәге бәяләр чыннан да кесәгә суга торган. Әйтик, минус 25 градус салкынга түзә торган йокы капчыгы – 4800 сум, гади берцалар – 4000, ә җылы эчлесен 8500 сумга сатып аласы. Җылы чыгармый торган эчке кием – 1900, рюкзак – 3000, җылы эчле куртка – 6800 сумнан башлана. Яхшырак куртка эләктерим дисәң, 12 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен хәрби форманың җитмәвен хакимият үзе дә кире какмый. Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Андрей Гурулев: «Мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итүгә акча бүленә. Ә кирәк-ярак юк. Акчасы кайда?» – диде «Интерфакс»ка биргән шәрехләмәсендә. Ул шулай ук корал һәм хәрби киемнәрнең җитмәвен дә ассызыклап үтте. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов һәм куркынычсызлык Комитеты рәисе Василий Пискарев генераль прокурорга тылны финанслауга бүлеп бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать тә юллаган. Бу җәһәттән 17нче октябрьдә Дәүләт Думасының Оборона комитеты ябык тыңлаулар да үткәрәчәк. «Ни өчен ил мобилизацияләнгән ир-егетләребезне кирәкле аяк киеме һәм форма белән тәэмин итә алмый – без аңлый алмыйбыз. Форма, корал – болар – хәрби көчләрнең нигезе», – дип нәтиҗә ясады депутат.

«КЕМНЕҢ КЕМ ИКӘНЕ АВЫР ЧАКТА КҮРЕНӘ»

Хакимият югалган акча эзләү белән маташкан арада, Татарстан районнары гуманитар ярдәмнәрен Украинада барган махсус хәрби операция зонасына тапшырып өлгерде дә инде. Әйтик, Түбән Кама шәһәре сентябрь азагында ук хәрбиләргә дип 3 тонна азык-төлек һәм кирәк-яраклар белән гуманитар ярдәм җыеп озатты. Акцияне «Боевое братство» хәрәкәте вәкилләре һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар оештырган. Хәрбиләр өчен җылы кием, дару һәм азык-төлек тутырылган тартмалар тиешле кешеләр кулына килеп эләккәндер дип ышаныйк.

«Казан Экспо»дагы егетләргә районнардан беренче ярдәм килде

Мобилизацияләнгән егетләр әлегә Казанның өч ноктасында яши: «Казан Экспо», Казан танк училищесы каршындагы палаткалы лагерь һәм танк полигоны. 25нче октябрьгә кадәр хәрби әзерләнү үтәләр. Алга таба аларның кая җибәреләчәге билгесез. Әлегә Татарстан чиген үтмәсәләр дә, газиз бала һәм ирләренә бары тик сәламәтлек теләп калган якыннары алар турында инде кайгырта да башлады. Туган өй җылысын еракта да тойсыннар дип, Татарстан районнары мобилизацияләнгән егетләребезгә башмак-оекбашлар бәйли. Әйтик, Биектау, Азнакай, Мамадыш, Зәй, Арча районында яшәүче әби-апалар оекбаш һәм бияләйләр бәйләп, «Казан Экспо»га җибәрергә өлгергән.

Кемдер җылы оекбаш бәйләсә, кемдер матди ярдәм күрсәтә. Әйтик, Питрәчтә район үзәк хастаханәсе ярдәме белән, 150 коткару юрганы, йод, бинт ише медицина кирәк-яраклары сатып алынган. Әлмәттә исә шәһәр хакимияте җылы эчке кием, пирчәткә, йокы капчыклары, шәхси кирәк-яраклар өчен букчалар җыйган. Моннан тыш, егетләр өчен хәрби әзерлек һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен курслар ачылган.

Балтач, Арча һәм Әтнә районнарында мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында инициатив төркемнәр төзелгән.

Мобилизацияләнгән егетләргә кирәк-яраклар исемлеге

– Ирем өлешчә мобилизациягә эләкте, әлегә «Казан Экспо»да. Хәрби әзерлек үтәләр. Анда нәрсәләр кирәк, нәрсәләр алып барырга, нәрсәләр әзерләргә – шундый эчтәлектәге сораулар килә башлады. Сораулар күп, җавап ишетергә теләүчеләр икеләтә күп, шуңа күрә «ватсап»та төркем оештырырга булдык. Бу төркемебез мобилизация башланган көнне үк оешты, – дип башлады сүзен Арча районында яшәүче Алинә Латыйпова. – Мобилизация игълан ителү кисәк булды. Беркем әзер түгел иде. Кичтән повестка китерәләр дә, иртән алып китәләр. Кирәк-яракларны шул арада гына ничек җыеп өлгерәсең? Шуңа күрә төркем ясадык. Хәзерге вакытта дүрт «ватсап» төркеме эшли. Булышырга теләүчеләр артканнан-арта. Кемдер акчалата, кемдер әйберләтә ярдәм итә. Һәркемгә рәхмәтлебез. Бу – уртак эшебез. Һәм ул үзебезнең районнан киткән ир-егетләребез өчен эшләнә. Аеруча нәрсә кирәклеге турында ватсап төркемнәрендәге мәгълүматтан алырга мөмкин. Булышырга теләгән бер генә кешене дә кире какмыйбыз. Кемнең кем икәне авыр чакта күренә.

Балтачлылар да социаль челтәрдә төркем булдырып, акча һәм кирәк-ярак җыю белән шөгыльләнә. Инде бер төркем волонтерлар җыелган ярдәмне мобилизацияләнгән ир-егетләргә тапшырырга өлгергән. Анда термокием, су үткәрми торган перчатка, пластырь, резин аяк киемнәре, спиртлы салфеткалар да бар. Буш вакытларында бераз онытылып күңел ачсыннар өчен кәрт, лото кебек өстәл уеннары да тапшырганнар. Казанның хәрби киемнәр сату нокталарында кибет киштәләре бушау сәбәпле, кирәк-яраклар тиешле күләмдә булмаган. Әмма бу гына да аптыратмаган Балтач халкын. Әйтик, йокы капчыкларын оста хатын-кызлар үзләре үк тегә башлаган. «Тукымасын гына сатып алган очракта, бу арзангарак та чыга», – ди тегүчеләр.

Балык Бистәсе дә әлеге районнардан калышмый. Фонарь, шырпы, кырына торган станоклардан тыш, киптерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, татлы ризыклар белән дә сөендергән алар райондашларын.

Әлеге төркемнәргә ышанмаучылар да юк түгел. «ТАСС» мәгълүматлары буенча, соңгы айда халык арасында ышаныч 40 процентка кимегән. Шуңа күрә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең әнисе, хатыннары бар кирәк-яракны үзләре сатып алып китереп бирүне кулайрак күрә. Мондый эчтәлектәге шикләнүләр «Объясняем.рф» Хөкүмәт порталында да бихисап. «Русия Оборона министрлыгы һәркемне дә тиешле хәрби форма һәм аяк киемнәре белән тәэмин итә. Кемнедер үз акчасына кием яки аяк киеме алырга мәҗбүр итү законга каршы килә», – дип яза белгечләр. Әмма вәгъдә ителгән кәгазьдә яки сүздә генә калганга күптән ияләнде инде безнең халык. Берәүнең дә якынына экипировка алу өчен дип саклап торган меңәрләгән сум акчасы юк, әмма берәүнең дә үз кадерлесен башкалардан ким итеп киендерәсе килми. Бу бит әле иминек тә дигән сүз. Һәркем якынына исәнлек тели, аның белән күрешү минутларын сагынып көтә. Шуңа күрә халык бернәрсәсен дә жәлләми. Оекбашын да, җылы сүзен дә, вакытын да... соңгы тиен акчасын да.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии