Нормабашта Монумент ачылды

Нормабашта Монумент ачылды

Кукмара районының Нормабаш авылында 25нче августта зур вакыйга булды – Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң, ниһаять, безнең авылда да әлеге канкойгыч сугышта Җиңү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен биргән, көнне төнгә ялгап кырларда, фермаларда фидакарьләрчә эшләгән, бер гаепсезгә лагерьларда, зинданнарда газап чиккән авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштергән монумент ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев, район хәрби комиссариаты, район ветераннар һәм инвалидлар оешмалары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, авылдашлар, чит якларда яшәүче якташлар катнашты. Тантананы авылыбыз имамы Рафис хәзрәт Гыйльмуллин ачып җибәрде.

Нормабаш авылы халкы да илебезнең барлык халыклары белән беррәттән Бөек Җиңүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. Ул вакытта 120гә якын хуҗалыгы булган авылдан сугышка 133 кеше киткән, шуларның 63е генә Җиңү көнен каршылый алган.

Фронт сызыгы сугыш кырларыннан гына түгел, авыллардан да үткән. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчкән. Игенен игәргә, терлеген үстерергә, балаларны ач-ялангач итмәскә, сугышчыларга җылы киемнәр әзерләргә, салымнарын түләргә кирәк иде. Арба, чана тартып Кукмарадан, Мамадыштан чәчүлек орлык ташыдылар. Билдән кар ерып урман кистеләр, окоп казырга йөрделәр. Әле аның өстенә авылдашларыбыз сугышка әзерлек үтәсе солдатларны, сугыш булган җирләрдән эвакуацияләнеп килгән хатын-кызларны, балаларны да үз өйләренә сыендырдылар, алар белән ризыкларын, киемнәрен бүлештеләр.

Монумент янына постаментка куелган, сугыш елларында авылда төп эш коралы булган ат сукасы да шул еллардагы эшнең авырлыгын искә төшереп тора.

Әлеге Монументта 1нче Бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышларында катнашкан кешеләрнең дә исемнәре теркәлгән. Алар арасында патша армиясе составында Франциягә кадәр барып җиткән, Чапаев армиясендә сугышкан авылдашларыбыз да бар. Репрессия чорлары үзе бер фаҗига. Бер йорттан бер көнне 12-16шар кешелек гаиләләрне сөргәннәр. Алар Чиләбедә, Магнитогорск һәм башка җирләрдә хезмәт лагерьларында агач баракларда яшәп, шахталарда эшләгәннәр, урман кискәннәр. Аларның барысының да исемнәре Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләренең Хәтер китапларында теркәлгән.

Билгеле, Монумент авыл уртасындагы матур иркен мәйданда үзеннән үзе түгел, ә бөтен авыл халкының ярдәме белән калкып чыкты. Авылны үз канаты астына алган Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы иң беренче булып саллы ярдәмен күрсәтте. Әти-әниләре шушы авылдан чыккан Айнур Ганиев, Фәрит Шаһабиев, Әнзия һәм Рафил Фәхретдиновлар, авыл мәчете изге эшкә бик булышты. Монумент төзүне шушы авыл кешеләре Вәкил Шәймөхәммәтов, Айрат Гыйльфиев, Алексей Гыйләҗев, Ринат Ганиев, Хәлимулла Фәйзриев, Рөстәм һәм Әрхәметдин Шәрәфиевлар, Илдар Динмөхәммәтов, Илнур Галиев, Фәнис Гыйльфиев, Васыйл Абдуллин, Ильяс Нәҗмиев, Айнур Галимҗановлар төп эшләреннән буш вакытта башкарып чыктылар. Тантанада иганәчеләргә Байлангар авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Изображение удалено.Изображение удалено.Нормабашның әдәби иҗат белән шөгыльләнүче Вәгыйз Хәсәнов, Рәшит Минлегалиев, Васыйл, Суфия, Алмаз Абдуллиннар кебек шәхесләре бар. Монумент янәшәсендә аларның туган авылларына багышланган шигырьләре дә урын алды.

Бу көн вакыйгаларга бай булды, инде күркәм традициягә әверелгән Авыл бәйрәме дә үткәрелде. «Нормабаш: үткәннәрдән киләчәккә» дигән газетаның беренче саны чыгу да истәлекле вакыйга булды. Аны алга таба авыл мәчете ярдәме белән ике айга бер тапкыр чыгару планлаштырыла.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Автор фотолары

Комментарии