Әмирне онытмабыз

Милли җанлыларыбыз бакыйлыкка күчә. Шагыйрь, язучы, филология фәннәре кандидаты Әмир Мәхмүтов та фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды.

Ул татар милли хәрәкәтенә 1989нчы елларда килеп керде. 90нчы елдан «Суверенитет» комитетын, «Бердәмлек» сәяси партиясен оештырды, «Азат Ватан» журналын нәшер итте. ТИҮ, «Иттифак» партияләре белән бер сүздә булды, бер вакытта да мин-мин дип йөрмәде, килде-китте сүз сөйләшмәде. Хәтта шовинист рухлылар белән дә уртак тел таба белә иде. Ил башына ФСБ кешесе килгәч, илдә милләтчеләрне эзәрлекләү, куркыту, гомерләренә кул сузу башлангач та Әмир әфәнде кайберәүләр кебек йә Кирмәнгә, йә Кирмәндәге куак төбенә качмады. Милләт язмышын иҗатында чагылдырды. Укытучылык эшенә алынды, тел, милләт азатлыгы өчен көрәште. Югары уку йортларында яшьләрне татар теленә өйрәтергә тырышты. Аны берара милли хәрәкәттән читләштерергә дә тырышып карадылар. Шигырьләре аша үз фикерен җиткерде ул. Ни җитте шәхес түгел иде.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии