Атлар, этләр, кешеләр…

Атлар, этләр, кешеләр…

Институтны тәмамлагач, мине Югары Ослан районына эшкә җибәрделәр. Җибәрделәр, дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки мин бу районны үзем сайладым. Егерменче гасырның җитмешенче елларында, ягъни хәзер инде тетмәсе тетелеп беткән Совет вакытында, яшь белгечләрне эшкә бүлү мәсьәләсендә «блат» дигән әйбер, минем белүемчә, юк иде. Иң яхшы укучылар алданрак кереп үзләренә ошаган урыннарны сайлыйлар, башкаларга, укуына карап, калганнардан калганы.

Институт бик абруйлы булганга, аны тәмамлаган белгечләргә ихтыяҗ бөтен Союз буенча иде. Минем белән укыган кайбер егетләр Чукоткага болан асраучы хуҗалыкларга барып акча эшләп кайтырга булдылар. Мин дә, яшь чакта дөнья күреп калырга кирәк дигән фикер белән, авылга әтиләргә кайтып киңәшергә булдым. Ләкин Бөек Ватан сугышында катнашкан, үз фикерен кистереп әйтә торган әни (бу холык миңа аннан йоккан, күрәсең): «Татарлар Татарстанда яши!» – дип, бу сорауга нокта куйды.

Татарстанда кая барырга? Үзебезнең Арча районында мал табибларына бөтенләй кытлык юк. Каян килсен ул?! Казанның Арча башына урнашкан институтта арчалылар үзләре генә күпме! Күрше Хәсәншәех авылыннан гына 15-20 кеше укый. Хәтта минем белән бергә укыган, Арча райисполкомының рәисе, атаклы Борһанов малае Хафиз да эшкә Орел өлкәсенә китте.

Алайга киткәч, Казан тирәсендәге берәр районга урнашырга. Сәбәбе бер. Казанда икенче курстан бирле йөргән кыз яши. Кем әйтмешли, дүрт ел буе бер кыз белән йөрү шутка түгел. Исәпләр зурдан. Бабай булырга тиеш кеше шактый кырыс булса да, кызның әнисе, минем зур кеше буласыма инанып (югары уку йортында укыйм бит!), миңа «кияү» дип кенә тора. Башта кызаргаласам да, аннары күнегелде.

Биектауда урын юк. Лаешның үзеннән укыган егетләр бар, кеше өлешенә керү килешми. Эзли торгач, Югары Ослан районының «Свияга» совхозына баш ветеринар табибы кирәклеге ачыкланды. Район үзе Казаннан күренеп торса да, совхоз үзәге булган Татар Борнашы авылына Осланнан басу юллары буйлап шактый барасы икән. Автобус йөрми. Казанга көн саен түгел, атнага бер кайту мөмкинлеге дә чамалы. Хәзер генә ул Татар Борнашы Мәскәү – Казан юлы өстендә кала. Ә ул елларны, Идел аша яңа күпер төзеячәкләр икән, дигән имеш-мимешләр йөри генә башлаган иде әле. Күңел төшеп торганда, шунысы билгеле булды: Казаннан «Свияга» совхозының бер бүлекчәсе булган Гаврилковога көнгә ике тапкыр «омик» (теплоход) йөри икән. Бусы куандырды.

Хәзер ул тирәләрдә шактый кызу төзелеш бара. Таудан шуу комплексы үзе генә дә ни тора. Гаврилковода күп коттеджлар төзелгән. Ә җитмешенче еллар уртасында бу җирләр дөньяның тын гына бер җәннәт почмагы иде. Миңа, шактый коры Арча районыннан килгән малайга, бу шулай тоелды. Бигрәк тә үземнең туган авылым Мирҗәмнең тирә-юнендә чалгы тотып печән чабарлык урыннар юк иде. Үсмер елларның һәр җәе малларга печән әзерләр өчен уфалла арбасы тартып, бәрәңге, кукуруз басуларыннан берәмтекләп чүп үләне җыеп, киптереп үтте.

Ә монда! Өч якта өч елга: Идел, Зөя, Сулица. Монда безнең кебек ташбаш тотмыйлар, аның бар икәнен дә белмиләр. Мондагы балыкларны мин белмим, чөнки күргәнем юк, чуртан белән җәенне генә чамалыйм. Биредәге балык шулпасының тәмен, билгеле инде, безнең институт ашханәсендәге балык ашы белән һич тә чагыштырып булмый иде. Әле хәзергә кадәр хәтердә, кунак киләсе булса, егетләр, сезонга игътибар итеп тормыйча, мылтык алып Идел буена төшеп менәргә дә чирканмыйлар иде.

Монда арба тартып, чүп үләне җыеп йөрүне белмиләр. Болында үләннәр билдән биек. Чалгыны бер селтәсәң, ярты капчык печән була. Аны да капчыклап, җилкәгә күтәреп ташымыйлар. Машина, трактор белән, атлысы – арба белән. Иң гаҗәпләндергәне шул булды – биредә иске печәнне кыш көне олавы белән Идел бозы өстенә төшереп ташлыйлар. Минем – берәмтекләп үлән җыйган малайның угаланганын күрсәгез. Шундый байлыкны чыгарып ташла әле.

Җиләк-җимеш дигәндә, Ослан ул – Татарстанның Кавказы. Совхоз җирлегендә мин белгәне генә өч бакча бар иде. Берсе күптән түгел утыртылган. Тик бөтенесе дә хуҗасыз. Кайвакытта юл уңаенда кереп туйганчы җиләк-җимеш ашап була иде.

Бу якларның табигатенең матурлыгын һәм байлыгын тасвирлау өчен тагын бик озак сөйләргә кирәк булыр иде, ләкин хикәямнең бурычы үзгә булганга, бу турыда сүземне кыскарак тотарга туры килә.

Менә шул совхозның баш белгече буларак, миңа торыр өчен урын да, йөрер өчен «служебный» транспорт та бирделәр. Әле берне генә түгел, берничәне. Башта, яшьләрчә әрсезләнеп, әрҗәсез «Иж» мотоциклы белән йөреп алдым. Ул тиз туйдырды, чөнки һава торышы коры торганда, басу юлларын тузан баскан була. Берәр авылга барып кайтсаң, өстең-башың, йөзең, чәчең тузанга бата. Яңгырдан соң мотоцикл белән йөрсәң, бөтенләй карарлыгың калмый. Моны авылда үскән малайлар бик яхшы күз алдына китерә ала. Ә минем мунча түгел, душ та юк. Шулай итеп матайдан гайрәт чикте.

Бераз вакыттан минем карамакта әле тагын әрҗәле мотороллер да булырга тиешлеге билгеле булды. Аны миңа кадәр совхозның баш мал табибы булып эшләгән Җевсиев дигән абзый кысып калган икән. Кысып калган икән, дип әйтү дә бик дөрес булмас. Җевсиев абзыйны, бик еш салып эшкә чыга алмау сәбәпле, урыныннан алган булганнар. Мин килгәндә дә әле ул шул халәтендә булып, минем белән очраша алмады. Миңа «изгелек теләүчеләр» мотороллерның Җевсиев ишегалдында торуын бик тиз җиткерделәр. Мин, матди яктан җаваплы кеше буларак, Җевсиевны чакырып, мотороллерны китереп куярга куштым. Ул, илле яшьләргә инде хәйран гына тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше, мотороллер ватык, кабынмый, кирәк булса, үзегез килеп алыгыз, диебрәк җавап бирде. Мин, яшьлек белән, аның сүзенә ышанып, мотороллер төзәтергә кеше эзли башладым. Ул арада «изгелек теләүчеләр» Җевсиевның мотороллер белән җилдереп печән ташыганын китереп җиткерделәр. Билгеле инде, Җевсиевның мине кәкре каенга терәтүе миңа бер дә ошамады, янәдән аны чакыртып, бик кырыс төс белән, мотороллерны «немедленно» китереп куярга куштым. Җевсиев та ут белән уйнаганын аңлады кебек, чөнки мин үзем совхоз директорына, кешене эшсез калдырмыйк, Татар Борнашы фермасына мал табибы итеп урнаштырыйк, дигән тәкъдим белән кергән идем. Имеш, тагын бер мал табибы артык булмас. Җевсиев мыштым гына, ярар, дип чыгып китте.

Икенче көнне эшкә килсәм, халык гөжли. Зур фаҗига. Җевсиев белән Савино фермасы ветсанитары Шурик мотороллер белән капланып больницага эләккәннәр. Шурик дигәннәре шулай ук илле яшьләрдәге мәхлук кына бер адәм. Карусыз, тырыш, ябык, өч-дүрт көн кырынмаган (кем уйлаган ул вакытта, өч-дүрт көн кырынмау модага кереп, хәтта дәүләт җитәкчеләре дә шулай йөрер, дип), һавадан йолдыз тотмаса да, эшен җиренә җиткереп эшли. Хатын белән нәчәлствога каршы сүз әйтү аның өчен күз алдына китерә торган әйбер түгел. Беренче күргәндә мин аңа әтисенең исемен дә кушып дәшкәч, Александр аптырады, каушады, кызарды, аннары кулларын болгый-болгый, үзенең Шурик икәнен аңлата башлады. Шулай да мин аны, Саша, дип йөрдем. Саша эшләгәндә, мин Савино фермасы өчен тыныч идем.

Сөйләүләренә караганда, Җевсиев миннән чыккач, әллә йөрәк ярсуына түзә алмыйча, әллә инде бер саубуллашып әйләним, дип, үзе өчен бик якын һәм кирәкле булган мотороллерга утырып, Савинога китә. Элеккеге баш табиб буларак, йөрәк ярсуын баса торган даруның Шурикта булырга тиешлеген бик яхшы белә. Шурикны эш урынында тотып, моң-зарларын җиткерә, теге яшь әтәчнең мотороллерны тартып алырга маташуын күз яшьләре белән сөйли. Бу инде аның юл уңаенда берәрсенә кереп чыгуын тәгаенли. Шурик хәлгә керә. Бергәләп дөньядан зарланышып, булган запасны төгәллиләр. Җитми. Мотороллерга утырып китәләр болар җитмәгән дозаны эзләп. Әллә Савинода берәү дә хәлгә керми, әллә күңел киңлегеннән, Борнашка барырга булалар. Турыдан гына. Исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Ә боларга шактый текә тау да, күрәсең, сөзәк булып күренгән. Тау төшкәндә көпчәк астына таш эләгә (бәлки күренгәндер генә), мотороллер әйләнеп каплана. Җевсиевның сикерерлек рәте булмый, ә Мәкәрҗәдән кайтучы купец кебек әрҗәдә кырын ятып хозурланып барган Шурик (бәлки әле ул үзен ханзадә кочагындагы Степен Разин урынында тойгандыр, доза әйбәт бит) аңга килергә дә өлгерми, мотороллер астында кала. Нәтиҗәдә Җевсиевның башы тишелә, Шурикның кулы сына.

Сәрхушне кеше итәм, тагын бер белгечле булам, дигән яшь баш табиб, киресенчә, янә бер белгеченнән дә коры кала. Мотороллер да эштән чыга.

Савино фермасына тиз генә белгеч табып булмаганлыктан, минем үземә анда ешрак баргаларга туры килде. Бу вакытта инде мин транспорт мәсьәләсендә «служебный» атка тукталдым. Миңа бик матур озын торыклы алмачуар бия бирделәр. Шуңа өстәп, сыгылмалы тарантас. Ассызыклап әйтергә кирәк, сыгылмалы. Хәзер тарантас ясый белмиләр. Мин күргәннәренең колгалары кыска һәм каты. Шуңа күрә хәзерге тарантаслар арба кебек дыңгырдый, ә чын, сыгылмалы тарантас келтерәп бара. Менә шул тарантаста тибрәлеп, уйларга чумасың, бүген-иртәгә ниләр эшлисеңне планлаштырасың. Мотоциклда йөргәндә юлны үзеңә карап барырга кирәк. Аз гына хыялланып китеп, игътибарыңны югалтсаң, юл читенә барып мәтәлүең бар. Ә ат – акыллы хайван, дөресрәге, малкай (хайван сүзе кайбер кешеләргә турырак килә), юлны үзе карап бара. Әле каядыр барганда дилбегәне уңга-сулга тарткаларга туры килсә дә, кайту ягына аны өйрәтәсе юк. Шул акыллы малкайлар аркасында күпме салмыш ир-ат күз ачкысыз бураннарда да өенә кайтып җитә алган. Юкка гына, эт – кешенең дусты, ат – кешенең иптәше дип әйтмәгәннәр инде. Ат корыда тузан күтәрми, пычракта батмый.

Сүз арасында гына әйтеп китим, шул ат белән төшкән сурәт әле дә саклана. Ә кызлар белән төшкәннәрне хатын үзебезнең кечкенә кызга уйнарга бирә икән. Бала аларны, ләззәт табып, вак кисәкләргә кадәр ерта.

Бу атның бер-ике айлык тае да бар. Менә шушы тай белән бәйле хәл хәзер еш кына искә төшә. Әйткәнемчә, Савинога көнаралаш барып йөрергә туры килде. Шунда бер өй яныннан узганда капка астыннан аклы-каралы йонлач әнчек тәгәрәп чыгып, чәң-чәң килеп, тай өстенә ташлана торган булды, минем, бик ачуланып: «Пшол!» – дип кычкыруыма да игътибар итми. Тай, мескен, моннан куркып, кисәк кенә чабып китә. Эт бераз куып баргач, кирәкле эшен эшләгәндәй бик эре кыяфәт белән, яңадан капка астына кереп югала. Бу хәл Савинога барган саен кабатлана торган булды. Инде мин дә: «Эт өрә, кәрван бара!» – дип, моңа игътибар итми башладым. Тай да күнекте кебек.

Көннәрдән бер көнне теге эт янәдән тәгәрәп чыкты. Моңа исем китмичә, үз уйларыма батып баруымны дәвам итәм. Мине уйларымнан әнчекнең җан ачысы белән чинаган тавышының җирдән өскә таба күтәрелүе уятып җибәрде. Сискәнеп башымны күтәргәндә, эт җирдән бер метр чамасы югарылыкта траектория буенча очып бара иде. Ул арада бичара лап итеп барып төште дә тынсыз калды. Атны туктатып, аның янына йөгердем. Исәп – хәлен белеп, ярдәм күрсәтергә. Мин килеп җитәм дигәндә генә, эт сикереп торып, капка астыннан кереп шылды.

Эшнең нәрсәдә икәнен Борнашка кайткач кына аңладым. Тайның бераз аксавына игътибар итеп, тотып, аягын тикшереп карасам, канаган урыны барлыгы беленде. Теге эт, тайның һаман чабып китүен, җавап бирмәвен куркуга санап, торган саен оятсызланып, якынрак килә барып, соңгы чиктә тешләп карарга булган, күрәсең. Тай әллә куркудан, әллә авыртудан, үз мөмкинлекләреннән чыгып, кушаяклап җавап биргән.

Шушы очрактан соң теге әнчек без узганда тынын да чыгармыйча, күзләрен елтыратып, капка астыннан гына карап кала торган булды.

Гомер юлында очраган кайбер кешеләрне күргәч, шушы эт искә төшә иде.

Бу хәлләрдән соң озак та үтмичә, мине армия хезмәтенә алдылар.

Рифат ҖАМАЛ-КОРБАНОВ

Комментарии