Әти

Әти

Кичтән укый башлаган китабын, кызларын озаткач, күз яшьләренә буыла-буыла укып бетерде ул. «Ак бураннар аша» дигән китапның авторы әйтерсең Галиянең дә уй-кичерешләрен язган. Укыган саен тизрәк укыйсы килде, китапның эченә бөтен барлыгы белән кереп киткән Галия, ярсый-ярсый елап шешенеп беткән күзләрен угалап, сәгатькә күз салса, төнге бер, чатнап, башы авыртырга тотынды. Күзләрен югач, баш авыртуы да басыла төште, бисмилласын әйтеп, урынын җәеп, юрганы эченә кереп ятуга ук үз уйларына чумды ул.

Уйлар, уйлар… Инде 50не түгәрәкләүче хатын яшьлеген, әтисен сагына. Әнисе кебек аңа да Ходай өч бала биргән: ике кыз һәм бер малай.

Үзе уртанчы бала. Галиягә 13 тулганда, әтисе бакыйлыкка күчә. Менә 38 ел үтеп киткәч, нигәдер иң элек әтисенә, аннан әнисенә багышлап, белгән догаларын укый, теләкләр тели.

Әнисе сөйләгән истәлекләр буенча, Галияне әтисе малай булыр дип көтә. Димләп өйләнешкән парларның – сазаган кыз белән ике хатын аерган ирнең беренче балалары кыз туа, икенчесен ир бала булып тууын тели хуҗа. Без дигәнчә генә түгел бит ул, җәйнең соңгы аенда җиһанга тагын бер кыз бала аваз сала. Бу хәбәр авылга бик тиз тарала. Әче телле күршеләре ирдән: «Заһидулла, кемегез бар?» – дип кат-кат сорап интектереп бетерәләр. Ә ул: «Кы-ы-ы-з» – дип авыр һәм ялкау итеп кенә суза. Аның тамак төбе белән теләр-теләмәс кенә әйтелгән «кыз» сүзеннән күршеләре ниндидер бер рәхәтлек табып көләләр. Больницада баланың кендек җебе кибеп төшкәч, өйгә кайтаралар, хатын бала белән күтәренеп кайтыр юлга үзе генә чыга.

«Пыяла төягән атчыга яным белән генә утырып кайттым, кайтып кергәч тә күтәрелеп карамады әле әтиең, имеш, кыз алып кайтканга мин гаепле», – дип сөйли иде әнисе.

Үсә төшкәч, әтисе кызын – Галияне бик яратты: «Эх, Ходай бу кызыма бер генә нәрсәсен жәлләгән!» – дип, кызының малай булып тумаганлыгына борчылып, еш кабатлый торган була. Әйе, Галия әтисеннән бер дә калмый, балта-пычкы да тота, ат янында да кайнаша, чыбыркыны да әтисеннән яхшырак шартлата иде ул. Кыз күрше-тирәдәге малайларны елатып керткәндә, әтисе, көрсенеп: «Эх, малай булып туган булса!» – ди торган иде. Галия, әтисенең бу сүзенә каршы, өй түбәсенә менеп: «Әти, калале, мин малай булам», – дип басып, чаптырып бәвелен агызып күрсәткәннән соң гына туктады әтисе теге сүзеннән.

Галия әле дә хәтерли: дуслары, күршеләре белән Мадьяр тавында туңып, чана шуып кайткач, тизрәк җылынасы килү теләге белән өс киемнәрен кайсын-кая салып аткач, әнисе ясаган кайнар, куе, мәтрүшкәле чәйне эчәргә ашыга. Әтисе кызын үчекләп, яратып төрле төрткеле сүзләр белән аның чишенгәнен карап тора. Ул әнисе теккән яшел төстәге пәлтәсен салып кече мич башына ата, колакчынлы куян бүреген киштәгә ыргыта, ә итек белән бияләй ишек төбендә онытылып кала. Галия әтисе урынына утырып, мичкә артын терәп, өрә-өрә, кайнар чәй эчә. Ишек төбен саклап калган итек белән бияләй иртә торуга юкка чыккан була. Аларны әтисе олы мич башына, Галиянең урындык куеп та буе җитми торган җиргә – өскә алып куя. Менә йөри инде аннан соң кызый: «Әти, аппир инде, кабат ташламыйм», – диеп әтисе артыннан. Ә әтисе җор телле шул аның, кызын әллә ниләр эшләттерә: камыт инәсен табып бирсәң, минем ак чәчемне йолкысаң, носкиемны юып куйсаң, бирәм, дип, кызын үз янында йөгертә. Әллә шушы әтисенең тәрбиясе Галияне кием-салымнарын пөхтәләп, җыеп йөрергә өйрәткәндер дә. Әнә бит, салган киемнәрен энесе бер дә алып куймый, эх, энесен тәрбияләргә әтисе булса!

Әтисе эштән кайткач, алар барысы бергә, ат арбасына су мичкәсе куеп, инешкә суга төшәләр. Ике көнгә бер була торган бу шатлык – су буена төшү, кызый өчен бәйрәмгә тиң була. Галиянең урыны әтисе янында – дилбегә тоту. Су буена төшкәч, барысы да чиләк белән су тутыралар, ә ул атны юа. Әтисенең аты да аны ярата бугай, киреләнми дә, тыныч кына су эчендә басып тора, ә кыз аны сабынлап-мунчалалап ышкый-ышкый юа. «Менә ничек чиста буласың, тәмле исләр килеп торыр синнән, чебеннәр, кигәвеннәр дә сине тешләмәсләр», – дип сөйли-сөйли ат янында бөтерелә. Инде эшләр беткәч, атны ул конюх Гасыйм абыйга илтеп бирә. Әтисе аны атка үзе атландырып җибәрсә, юл буе тыныч кына бара, бернинди фаҗигагә дә очрамый. Бүрәнәләр өеменә килеп, үзе атка атланып китсә, йә күрше малайлары атка таш белән аталар, юри атны куркытырга теләп, сыек чыбык белән кизәнәләр. Менә шунда инде ат та ярсый, кызның да берничә тапкыр аттан егылып төшеп, елап әтисе янына кайтканы бар. Әтисе: «Һай, җегетлә-ә-әр, өйгә җылап кайткан кыз минем кыз түгелдер у-у-ул!» – диеп, кызын юатырга ашыкмый. Әнисе юата башласа да: «Тимә, кыдый, җыласын, җырчы булыр» – ди торган иде. Әтисе генә күрмәде шул кызының баянда уйнап җырлаганын.

Юкка гына: «Эх! Малай булып тумаган!» – дип әйтмәгәндер инде аңа, ул аны гел малайларча тәрбияләде: пычак кайрарга да, ат җигәргә дә, ат арбасының тәгәрмәчен майларга да үзе өйрәтте. Аның ише вак-төяк эшләрне Галиясе дә яратып эшли иде шул. Галия кул пычкысы белән әтисе каршына басып утын кисәргә дә ярата. Ул белә: пычкыны дөрес итеп тотсаң гына кисә утынны, кыек итеп басып, хәлсезләнеп, кисәсең килмичә генә киссәң, пычкы үзе үк кулдан ычкына. Кулдан ычкынмасын өчен, пычкы сине яратсын, дип эшләргә өйрәтә аны әтисе. Әтисе өйрәткәнчә, энесен дә өйрәткәләп карады Галия, энесенең ялкаулык көчле булды бугай шул, эшләргә яратмады.

Печән чабарга да аны әтисе өйрәтте. Ничек итепме? «Әйдә, кызым! – диде ул аңа, – аякларыңны менә болай иттереп аерып бас та, киерелеп, уң якка борыл, аннан әз генә иелеберәк, көч белән селтәнәсең. Чалгы төбең җиргә тияр-тимәс йөрсен, ә чалгы очын күз карасыдай сакла, җиргә кадап, балчыкны актарма, катырак төртелсә, чалгы очын сындыруың да бар. Чапкан печәнеңне әниең арттан җыеп барсын дисәң, пакус итеп чап, җыярга җайлы булсын, печәнең чәчелеп калмасын. Ишетәсеңме? «Кзый, кзый», – дип эндәшә сиңа печән!» – диеп, печәнне чабып күрсәтә иде әтисе. «Өйрән, кызым, аннан үзең үк сөенеп, ярый әле, өйрәнгәнмен, диярсең, дөнья булгач, кирәк була ул», – диде бит. Галия үсеп җитеп, болында ирләр белән беррәттән болын печәне чапканны әтисе генә күрми калды.

Әтисе Галиягә кабат беркайчан да бергә булмабыз, кызым, дип тә әйтмичә киткәненә үпкәли. Ул әтисен бер дә үлгән диеп әйтәсе килми, менә кайтыр да: «Кыдый!» – дип, әнисенә эндәшер кебек тоела, югыйсә, әтисен күмгәннәрен үз күзләре белән күреп торды. Зиратта әтисен күмгән бабайлар киткәч, Галия кабер янында үзе генә калды. Кешене күмеп кырык адым киткәч, аннан сорау ала башларлар дигәнне ишеткәне бар аның. Менә Галия кабер янында ялгызы гына калып, аңа хәергә өләшкән вак акчаларны, елый-елый, кечкенә бармагы белән әтисе кабере өстенә батырды. «Әти, синнән сорау алмасыннар, яме!» – диде. Күрше Саҗидә апасы килеп кабер яныннан алып китмәсә, гел әтисе янында калыр иде ул. Өйгә кайткач та, әнисенең елаганын күреп, сарайга чыгып үкси-үкси елап керә иде.

Бервакыт өйлә вакытында әнисе Гамилә әбиләргә хәер бирергә дип кереп киткәч, ул әтисе янына зиратка йөгерде. Авылның икенче очындагы әтисе яткан зиратка гел төшеп, әтисе белән елый-елый сөйләшеп кайта торган булып китте. Зират каравылчысы аны туктатып, нидер әйткәч кенә, ялгызы анда барудан туктады, курка башлады.

Инде менә ул үзе әни, әби булды, оныгы бар. Ә күңеле һаман да әтисен уйлый. Әтисенең үлгәненә 38 ел гомер үткән, Әгәр дә әтисе теләгәнчә, ул ир бала булып туган булса, Галиягә Гали исеме куйган булырлар иде. Аны мәктәптә «Гали кәҗәне печән белән сыйлый», – диеп котыртырлар иде. Ул атта гына чабып, кулына пычкы белән чалгы гына тотмаган булыр иде.

Күр инде! Бу күңел һаман да бала икән әле, ерактагы – балалыктагы уйлары һаман искә төшеп уйландыра аны.

Адәм баласы үзенең эшләгән эшләрен уйлап үкенәдер дә, Илаһысыннан кичерүне сорап ялварадыр да. Әнә бит Галия ханым да бу уйлары белән гөнаһка батып утыра: Ходай аңа кыз бала булып туарга насыйп иткән, шуны кабул итеп, хатын-кыз булып, дөньяны матурларга, гүзәллекне булдырырга язган да бит, ә ул аңа риза булмыйча, үз уйларына чумылып, күз яше түгә. Ул, бәлки, әтисен сагынуы белән яшьлегенә кайтадыр да. Кем белә? Хәер, Ходай кушмаса, яфрак та селкенмәс ди бит.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш шәһәре.

Комментарии