- 16.05.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №18 (11 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1989нчы елда Әфган сугышыннан хәрбиләрне чыгарып бетерделәр. Фәритебез дә кайтты. Мәктәптә укыганда ук төрле чараларда башлап йөрүче иде ул. Бик нык үзгәреп кайтты Фәрит Әфган җиреннән. Уйчан, ачылып китеп сөйләшми. Өйләнде, ике баласы туды. Ләкин Фәрит кенә һаман сәерләнә барды. Мин аның белән туристлык слетларында, походларда еш була идем. Бик якын дусларча сөйләшкән вакытта аннан бу сәерлегенең сәбәбен сорадым.
– Тау-таш аралары. Һәр җирдән снарядлар ява. Иптәшемнең шул чагында башын кыеп алып китте. Япа-ялгызым калдым. Нишләргә? Менә шул хәл әле дә күз алдымда тора, төшләремә керә... Әллә җирдә мин, әллә күктә? Янымда 20 яшьлек башсыз дустым ята... – дип ачынып сөйләде ул.
Баштарак, фатир булыр, ташламалар булыр, дип өметләнеп йөрсә дә, аларның берсе дә булмады. Яралы йөрәге озак тибә алмады Фәритнең, йөргән җиреннән егылып, күзләрен мәңгелеккә йомды ул. Әнисе Заһидә апа улы хәсрәтеннән чиргә сабышты, яман шештән вафат булды.
Менә узган ел мобилизация белән китүчеләрнең аналары, хатыннары, сабыйлары газизләренең кайтуын өзелеп көтә. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.
Тәпи атлап китте оныкчыгым,
Әттә, диеп әйткән сүзенә
Сөенәм лә инде, куанам.
Аллаһ биргән күчтәнәчем, диеп,
Шөкер итәм сиңа, и Аллам!
Оныгымны кысам күкрәгемә...
И Ходаем, сакла үзең, дим.
Запасларны санау, барлау бара,
Җанны кыеп үтә бу хәбәр.
Кемгә кирәк, йә кемнәргә соң
Кирәк ятимнәр?!
Рәсимә ФӘРРАХОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Комментарии