Канатсыз булса да, кошлар очарга талпына…

Канатсыз булса да, кошлар очарга талпына…

Хәзерге заман гәҗитләрендә сугыш чоры балалары хакында бик күп языла. Ул язмаларда һәркем үзенең язмышын тасвирлый. Язмышлар да күп төрле. Ни генә дисәң дә, бер мәртәбә дә «әти» дип әйтә алмаган кешеләрнең язмышы җиңел булмады. Бигрәк тә сугыш башланган елда туган балаларга рәхим-шәфкать тәтемәде, дисәм дә ялгыш булмас кебек.

Без, күршем Нурия белән Габделәхәт шул хисапка керәбез. Нурияләр өчәү – Рузия, Айрат. Бер бәләкәй генә Мәликә апа аларны ашатып, киендереп, өйләрен җылытып үстерде. Хәзерге заман күзлегеннән караганда бу бөтенләй дә мөмкин эш түгел. Без дә әниебез Мәшһүдәгә өчәү. Әби 76 яшьтә, өч яшьлек абыем Мидхәт һәм сугыш башланып өч ай үткәч туган – мин.

Әниләребез хакында кыска гына итеп шуны әйтәсе килә: алар хакында Мөһәммәт Мәһдиев кебек мәшһүр язучы булса, һәрберсенә Кави Нәҗми язган «Язгы җилләр» романы кебек бер роман язып булыр иде. Шуның өчен мин аларга намаз укыган саен дога кылам. Алар үз вакытында «бисмилләһ»ны сирәк әйтсә дә, оҗмахның түрендә булсыннар иде, дип, Алладан сорыйм. Бу җөмлә алар Аллаһы Тәгаләне искә алмадылар дигән сүз түгел, алар инде мәрхүмәләр, үлгәнче намазларын укып, ахыргы көнгә кадәр үзләренең ирләрен – Тимершәех белән Шакирның исән-имин кайтуларын теләп, дога кылып яшәделәр. Әмма бу аларга насыйп булмады.

Сугыш бетте, без дә үсеп, мәктәпкә укырга кердек. Мәктәп еллары үзе бер аерым тема. Бәхеткә, безнең авылыбызда 7 еллык мәктәп булды. Анда бик шәфкатьле укытучылар безгә булдыра алган кадәр гыйлем бирделәр. Гаиләдә мөмкинлекләре булган кешеләр алга таба укуларын дәвам иттеләр. Безгә ул насыйп булмады.

Сугышка киткән 250 кешенең яртысы, ягъни 124 кеше генә әйләнеп кайтты, аларның да күбесе инвалид – эшкә яраксыз иде. Шуның өчен сугыш чоры балаларына 9-10 яшьтән эшкә тотынырга туры килде. Ул заманда колхозлар әкренләп аякка баса башлады. Фермаларда эшләр өчен эшче куллар кирәк булды. Миңа 5нче классны бетергәч үк колхозның бозау көтүен көтәргә бирделәр. Кыш көне әниләргә булыша-булыша, 7нче классны тәмамладым. Ул вакыттагы колхоздагы һәм авылдагы мал көтүләрен санап узмыйча булмас, истәлек булып калсын: һәр урамда каз көтүе, ферманың бозау көтүе, көндезге ике ат көтүе, кичке ике ат көтүе (бездә ул вакытта ике колхоз – Марс һәм Шверник), сыер көтүе, төнге сыер көтүе. Авыл халкының маллары ике көтү иде, тана көтүе, ике дуңгыз көтүе. Ялгышмыйча санасам, каз көтүеннән башка 27 көтүче кирәк иде. Боларның барысын сугыштан кайткан инвалидлар белән сугыш чоры балалары эшләделәр.

Хәзерге көндә бу көтүләрнең икесе генә калды. Хуҗалыкта кечкенә генә сыер көтүе һәм ООО «Саба»ның 50 баш нәселле кәҗә көтүе. Хуҗалык көтүе чираттан көтелә. Кәҗә көтүендә 1 көтүче.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бозау көткәннәрне санамыйча, колхоз белән килешү нигезендә, 7 ел көтү көтәргә насыйп булды. Шунысы үкенечле: безнең бу эшләгәннәр бернинди стажга да кермәде, ни өчен дисәң, ул елларда колхозларда хезмәт кенәгәләре алып барылмаган. Пенсиягә чыкканда, ул кенәгәләр булмагач (колхоз белән ике арада язылган килешүләр юкка чыккан), безнең эшләгәннәрне исбатлап булмады.

Яшьлек яшьлек инде ул, ачмы син, ялангачмы, зәгыйфьме – барыбер үзенекен итә. Безнең заман балалары да уку йортларына кереп, күбесе зур урыннарда эшләделәр. Шушы урында безнең язмышка насыйп булган бер вакыйганы гына тасвирлыйсым килә. Көтү көткән вакытта Саба юлыннан үткән машиналарны санап, ул машина шоферларына кызыгып көннәр үтә иде. Укырга китәсе килә.

Замананың иң данлы вакыйгасы – чирәм җирләрне үзләштерү чоры башланды. Механизаторларны күмәк төстә әзерләргә тотындылар. Күршем Айрат һәм авылдан бик күп егетләр укып, чирәм җирләргә киттеләр. Мине Ишниязов Фәйзелхак абый җибәрми. «Миңа тракторчы кирәк түгел, көтүче кирәк», – ди. Күпме сорап та җибәрми. Мин фермада таналар карыйм. Шул вакытта абыем Мидхәт армиядән кайтты. Гомуми җыелышка гариза язганнан соң, абыйсы фермага аның урынына эшләргә калса, җибәрәм, дигән сүз булды. Бу минем өчен космоска очу белән бер дәрәҗәдә иде. Ләкин әле бу эшнең башы гына. Мидхәт абыйны бер айга якын әби, әни үгетләп, мин елый-елый ялынып, ризалаттык. Ул миңа гомер буе үпкәләде, синең аркада гомер буе фермада калдым, диде.

Күрәселәр алда иде әле. 1963нче елның 1нче гыйнвары 35-40 градус салкын, без яшьтәшем Сафин Әюп белән уку сәфәренә кузгалдык. Сатыш белән Шәмәрдән арасы – 30 чакрым. Юлда тычкан эзе дә юк. Бураннан соң бер җан иясе дә йөрмәгән. Юлга дигән ризык һәм бер пар күлмәк-ыштан салган капчыкны асып, икәү зур өметләр белән атлыйбыз.

Мин көтү көткәндә дә, башка вакытта да бик күп китаплар укый идем. Соңгы вакытта гына укыган Вилис Лацисның «Канатсыз кошлар» дигән романының эчтәлеген сөйләп барам. Сабаны һәм Саба урманнарын узып, яшел наратка җиткәч, Әюп миңа: «Яшьтәш, ике колагың да өшегән бит», – димәсенме! Колакларымны тотып карасам, икесе дә шакыраеп каткан. Инде нишләргә? Шәмәрдән дә әле ерак – 15 чакрым барасы бар. Ярый әле, ялгышып, колакны сындырып алмадым. Бүрек колакчынын төшереп бәйләп, юлны дәвам иттек.

Ул заманда колхозлар җитен чәчә иде. Эзмә дигән авыл янына аны ташып, кибәннәргә өяләр. Эзмәдә җитен сабагы эшкәртү цехы бар иде. Юл буеннан читтәрәк шул кибәннәрне саклаучыга дип кечкенә генә бер өй ясалган иде. Без шунда кердек. Өй ягылган, җылы… Каравылчы абый миһербанлы икән, безне кертте. Бәхеткә, әни белән әби миңа юлга дип пешкән каз ите тыккан булганнар икән. Шул каз итенең тиресен ике колакка да ябып, кулъяулык белән бәйләп куйдым да юлны дәвам иттек. Кышкы көн кыска, кич җиткәндә без Шәмәрдәнгә көч-хәл белән килеп җиттек. Рәхмәт яугыры, бер апа безне кунарга кертте. Иртән торып, поездга утырып, Арчага киттек. Лесхоз (Үрнәккә) 20 чакрымны тагын җәяү атладык. Колак сызлый, ул инде ишәк колагы кебек шешеп чыкты. Аның сызлавыннан бигрәк, мине укырга алмаслар, дип кайгырам. Толангыр дигән авылда кунарга урын табып, иртәгесен уку йортына киттек. Анда килгән бер кешене көн саен комиссия карап, группаларга билгели. Башта Әюп кереп: «Яшьтәш, мине 1нче группага яздылар», – дип, сөенеп чыкты. Чират миңа. Йөрәк соңгы чиккә җитеп тибә. Башта куркыныч уйлар. Әгәр колагы шешкән дип алмасалар? Кердем. Комиссиядә 3 кеше: берсе безнең группа җитәкчесе булачак Саттаров Альберт икән. Миңа карап тордылар да: «Колагыңа нәрсә булды?» – дип сорадылар. Мин булган хәлне сөйләп бирдем. Ярар, бу хәлләргә чыдагач, укырга дип килгән бит, тырыш егет икәне күренеп тора, яз әйдә 1нче группага диделәр. Саттаров әйткәч, миңа оҗмах ишекләре ачылган кебек булды. Алар медпунктка барып килергә куштылар. Шуның белән хыялларның беренче өлеше тормышка ашты, уку башланды.

Бу урында Лесхоз тирәсендәге авылларда яшәгән кешеләргә күңел түрләребездә сакланган зур рәхмәтебезне язасым килә. Инде аларның күбесе дөньядан киткәннәрдер дә. Урыннары оҗмахта булсын. Һәрбер авылда өй саен ким дигәндә бишәр кеше фатирга кертәләр иде. Түләве дә юк кына бәя: 30 сум. Ул вакытта укучыларга аена 100-200 сум стипендия бирәләр иде.

Без Толангыр авылында бер колхозда рәис булып эшләгән Габделбәр абыйларда 11 кеше тордык. Хәзерге заманда 3әр катлы өйләргә дә бер кеше дә кертә алмыйлар. Үзләренең 3 балалары бар иде. Җәмәгате Оркыя апа шундый шәфкатьле, сабыр хатын иде. Кич белән бер көтү кеше җыелып кайтабыз. Хәзер уйлап утырам: нинди яхшы кешеләр булган ул заманнарда.

Уку башланды, укучылар ике төрле: целенный группалар һәм авылларына җибәрелүче группалар. Безнең группа авылга җибәрелүче группа иде. Безгә өйдән үк, авылга кайтасыз, дип җибәрделәр, чөнки Мидхәт абый фермада «заложник».

Ул вакыттагы хөкүмәтебезгә рәхмәт: заманына күрә матур итеп киендерде. Иң ошаганы – бүрегенә һәм фуражкасына махсус кокарда куелган баш киемнәре иде. Ялгышмасам, без укыган чорда училище бер елга тугыз йөзгә якын механизатор әзерләп чыгара иде. Шуңа күрә ул тирәдәге авылларда курсантларны бик кешегә санап та бетермиләр иде. Ул замандагы бер мәзәкне язып китми булмас.

Бер әби тышкы йомышын йомышлап утыра икән. Шул урынга бер курсант та үз эше белән килеп чыккан. Әби, утырган килеш кенә: «Куркып киттем, кеше дип торам, курсант икән», – дигән дә үз эшен дәвам иткән.

Укулар бик каты тәртип белән алып барыла: иртәнге 6дан кичке 6га кадәр. Әз генә тәртип бозсаң, чаралар каты: стипендияң киселә, зуррак гөнаһың булса, кайтарып җибәрәләр. Бу 1963нче ел иде. Укуларның теория өлешен тәмамлагач, безнең группаны Оренбург өлкәсенә практикага җибәрделәр. Хәзер илебез басуларында чәчелмәгән җирләр ташландык хәлдә яталар дигәч, күңелем белән әрнеп утырам. Безнең чор – сугыш чоры балалары, рөхсәт булса, бөтен Җир Шарын сукаларга да әзер иде. Җәйнең матур көнендә, июнь ае ахырларында, безнең группа – 30 кеше Оренбург өлкәсенең төрле районнарына таралдык. Башта берничә кеше Октябрьский районында, аннары Шарлык районында совхозда эшләдек. Совхоз ул заман өчен бик әйбәт иде. Безнең группа үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Безгә эшкә калырга да тәкъдим ясадылар, өр-яңа өйләр дә бирәбез, дип, өйләрне дә күрсәттеләр. Язмышка язылмагандыр, беребез дә калмадык, безне бүләкләп, грамоталар биреп озаттылар.

Училищега кайткач, бездән имтихан алып, документлар бирделәр. Канатсыз кошлар, канатланып, туган йортларга кайттык.

Эпилог: Колхозда бер ел механизатор булып эшләгәч, Саба АТПсы биргән юллама белән Казанда шоферлыкка укып, 7 ел АТПда эшләдем, аннан «наладчик мастеры»на укып, колхозга кайтып, техника өлкәсендә наладчик, мастерской мөдире, завпарк һәм 5 ел баш инженер булып, өр-яңа мастерской салуда җитәкчелек итеп, аннан ферма механигы булып күчтем. Шушы елларда 7 сезон комбайнда эшләдем. 1 сезон Казахстанның Тургай далаларында комбайнда эшләргә туры килде. Читтән торып Минзәлә совхоз техникумын тәмамладым. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы 14 елны ашлык амбары мөдире булып эшләдем. Күп еллар колхозның профсоюз оешмасын җитәкләдем.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зур безгә, канатсыз булсак та, канатлар куйды. Хәзергесе көндә авылыбызда төзелгән мәчетне салуда хезмәт куеп, шул хезмәттә имам булып торам.

Тормыш корып, 3 бала үстердек. Җәмәгатем Нәфисә белән 6 оныгыбызга нәсыйхәтләр биреп яшәвебезне дәвам итәбез.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы, Сатыш авылы

Рәсемдә: 1963нче елны 9нчы механизаторлар мәктәбен тәмамлаган 1 группа курсантлары

Комментарии