Мин дә әбием төсле…

Мин дә әбием төсле…

Шәҗәрәмнең бер очы әбием Фәрхиямалның әнисе Миңнеямалга барып тоташа. Аны мин апаларым, әбием, әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул кулы белү сәбәпле, кадер-хөрмәттә яшәгән. Бик кадерле кеше булган. Ул вакытта медицина хезмәтен имче карчыклар да башкарган. Әби менә шундый карчык булган да. Аңа янәшә-тирә яклардан, ерак җирләрдән килә торган булганнар. Төрле шешләрне, тимерәүне, вак-төяк чирләрне бетерә торган дару ясаган, кешеләрнең пычрак каннарын агыза белгән ул. Бик күп яшь балаларга кендек әби булган. Алар саны 100ләп булып, бар да сау-сәламәт туган. Шулай итеп, авылда кендек әби булып та хәтергә кереп калган. Бәбиләп исән-сау калгач, өч көн рәттән мунча ягылган, өч көн рәттән эчләрен сылап урынына утырта торган булган ул (бәлки, хәзерге хатын-кызларга шул җитмидер, эчләре зур булып калган хатын-кызлар күп). 50 хуҗалыклы авылга 4 мунча булып, чиратлашып якканнар. Кем артыннан кем буласы алдан билгеләнгән. Көчле янгын чыгып, 3 урамнан бер генә калган.

Әби мунча керергә бик яраткан. «Минем үземә дә шул мунча җене кагылган. Менә кайдан килә икән!» – дип уйлап куйдым бу хакта белгәч. Әби турында хәзерге көнгәчә кызыклы мәзәкләр калган.

Әбине мунчага дәшәргә килгән­нәр. Әби үзе мунчада икән.

– Әбекәй, мунча керергә бар!

– Улыкаем, кем баласы соң әле син?

– Менә шуныкы, – дип аңлата икән теге.

– Улыкаем, коенам да хәзер йөгерәм, – ди икән әби.

Әби берчак бер хатын-кызны бәбиләтеп кайтып килә икән.

– Әбекәй, исәнме, кая бардың, – дигәч берәү, ул:

– Бәбкәемнең бәбкәе бар, шунда бардым, бәбкәем, – ди икән.

Әби шаян сүзле, җор телле булган шул.

Ул тимерәүне дәвалау өчен, кычыткан, әрем, әрекмән тамырын киптереп төеп, шуларның барысын катнаштыргач, май, әче катык өстәп, дару әзерләгән. Бик зәһәр нәрсә килеп чыккандыр инде, чөнки бу хакта да көлеп сөйләгән сүз калган.

Матрос Нәсих атлы кешенең башына тимрәү чыккан.

– Әби, бетерә алсаң, мин сиңа бер ат йөге агач бирәм, – ди бу.

Әби катнашма даруны әзерләгәч, килергә куша. Ул көн килеп җитә, Нәсих абыйга әбинең даруны сөртүе була, теге түзә алмыйча кычкырырга тотына. «Тоттырырмын мин сиңа утынны!» – дип чыгып чаба. Соңыннан нәзерен үтәгәнме-юкмы – анысы билгесез.

Кешеләргә әби бик күпләп «мөгез куйган». Көнгә 8-9 тапкыр пычрак кан алган чаклары булган. Шуны кайсы урыннан агызасын белгән. Чүпрәккә уралган пычакның үткен очы белән бер чиртеп кенә алган. Аннан шул урынга мөгез куйган (яшь мал мөгезе). Пычрак кан агып беткәч, песи колагы белән тиз генә сыпырып куя торган булган.

Төрле шешләрне иртәнге беренче төкереге белән дә дәвалаган. Баш түбәсенә шеш чыккан бер сабыйны алып килгәннәре билгеле. Әби шулай дәвалый торгач, шеше эренләп тишелә, бала исән кала.

Әбинең мондый сәләте беребезгә дә күчмәгән. Шулай да, кешеләрне үтәли күргәндәй, кемлекләрен аңлау, тоемлау, тәмле сөйләп кешене карату кебек сыйфатлар, мәгънәле төшләр кереп, аларны юрагач, юш килү кебек нәрсәләр миндә бар. Моны мин каннан күрәм, буыннан-буынга килеп, әбиемнән күчкән сәләт ул.

Дилбәр ӘХӘТОВА,

Актаныш районы, Тәкмәк-Югары Яхшый авылы.

  Мин дә әбием төсле..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии