КАРАП КЫНА КИТМӘГЕЗ

Газетаның 21нче декабрь санында «Зиратыбыз ташландык хәлдә» дигән мәкаләне укыгач язуым. Казанда яшәүче авылдаш апамы, абыймы сез, белмим. Ләкин менә үзегез ел саен кайтып каберлекләрне чистартасыз микән?

Мин үзем Килдураз авылында туып-үстем. Хәзер Ташкичүдә гомер итәм. Шул зиратка әби, әти, әтинең абыйсы һәм башка туганнар күмелгән.

Әти үлгәндә миңа бары 6 яшь иде. Без әтидән 4 кыз туган калдык. Иң олысы мин. Үсә төшкәч, әтинең каберен эзләп таптым, башка туганнарныкын да. Хатын-кызларга зиратка керергә ярамый дигәч, хәзер бик керергә тырышмыйм. Ирләребез кереп чистартып чыгалар, Аллага шөкер.

Ә бер кайтуыбызда зиратны танымадык, дигәнсез. Ел саен кайтып йөргән кеше нинди үлән үссә дә, эзләгән каберен таба аладыр инде ул. Ел саен кайткач, камыш, билчәннәр шулкадәр үсәргә тиеш түгелдер.

Иске мәктәп дигәннән, мин аның артындагы йортта туып, уйнап үстем. Без үскәндә ул урынны мәктәп бакчасы дип йөртә идек. Анда чиста иде, алмагачлар үсте. Чыннан да, хәзер карарга да куркыныч. Элегрәк җәйләрен кичке уенннар, дискотекалар ясап карадык, тик урам халкына йокларга комачауладык.

Гаеп итмәгез, хатыгызны укыгач туган фикерләр бу.

Резеда СИБГАТУЛЛИНА.

Буа районы, Ташкичү авылы.

Комментарии