СОҢГЫ ОЧРАШУ

СОҢГЫ ОЧРАШУ

Сугышның фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Бу сүз үзенә күпме фаҗига, җан ярасы сыйдырган. Җимерелгән язмышлар, өзелгән гомерләр…

Кулымда чоры фотолары һәм озак ятудан саргайган хатлар.

«Хәтер Китабы»нда Абдуллин Хөсәен турында да саран гына өч юл бар. Ләкин бу юлларда тулы бер кеше гомере, үз Ватаны өчен көрәшеп һәлак булган солдатның фаҗигале язмышы чагыла.

Кеше сугыш өчен тумый да, яшәми дә. Хөсәен дә бала чагыннан ук туган авылы Түбән Ушмының табигатенә гашыйк булып үсә. Тыңлаучан, эш сөючән малай Тегермән буасында балык тотарга ярата. Әтисе Габдулла гармунда уйнаганда, аңа кушылып җырлый. Әтисеннән күп төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсә ул.

1932 елда башлангыч, 1937 елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. 1937-39 елларда Мамадыш педагогия училищесында укый. Аннан соң Кече Кирмән 7 еллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны Казан педагогия институтының тарих бүлегенә читтән торып укырга керә.

«Абый авылыбызның тарихын тырышып өйрәнде. Җиде буынга кадәр шәҗәрәбезне язып алды. Балаларны бик ярата иде», – дип сөйли сеңлесе Нурлыбикә апа. Ләкин аңа укытучы булып озак эшләргә насыйп булмый. 1939 елның октябрь башында Армиягә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый. Хатларын гел язып тора. Бер хатында туган ягын яратуы, сагынуы турында ул:

Туган якларымнан киткәч,

Солдат булып атладым.

Байкал арты сыртларында

Юанычлар тапмадым.

Даланың салкын җилләре

Үзәккә кадәр үтә.

Их, дусларым, туган якка

Бу дөньяда ни җитә», – дип яза.

1940 елның җәендә Хөсәенне Эстониягә күчерәләр. Әтисенең үлүе турындагы хәбәрне Тарту шәһәрендә ала ул.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 348нче укчы дивизиянең 1172нче укчы полкы автоматчылар бүлеге командиры сержант Хөсәен Абдуллин Ватаныбызның күп җирләрен азат итүдә катнаша, 3 тапкыр җиңелчә яралана.

Шигъри җанлы егет әнисен, туганнарын хатлардан өзми. Сеңелләренең авыр шартларда да укуларына сөенә, әнисенә тырышлыгы өчен зур рәхмәтләрен белдерә.

1943 елның, 20 маенда язылган хатта «Авыл Советында, идарәдә утыручыларның сезгә мөнәсәбәте ничек? Сезне салым белән газаплыйлардыр инде. Сугыштан нинди хәбәрләр бар? Бакча эшләре ничек? – дип яза.

Маһирә апа алны-ялны белми эшли дә эшли. Ачлыкка, ялангачлыкка бирешмичә ике кызын да укыта ул. Кызлары Нурлыбикә белән Таһирәбану да яхшы уку өстенә, әниләренә зур булышлык күрсәтәләр (алдан әйтеп куярга кирәк: алар икесе дә югары белем ала, озак еллар төрле мәктәпләрдә укытып, лаеклы ялга чыгалар).

1944 елның башында Хөсәеннән хатлар килү туктый. Ана белән балалар ут йотып йөргәндә, салкын февраль иртәсендә өйгә шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Күчтем авылыннан килгән хатын Хөсәеннең туганнарында җылынып калуын, тиздән өенә кайтып керәчәген әйтә.

«Башта тораташ булып катып калды. Бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аннан абый турында сораша башлады. Мин абый каршына чыгып йөгердем, табын әзерләп калды», – дип искә ала Нурлыбикә апа.

Озакламый Хөсәен, сеңлесен ияртеп, үзе дә кайтып керә. Көтелмәгән шатлыктан ананың башы әйләнеп китә. Улы аңа егылырга ирек бирми.

…Кукмарага икмәккә кайткан эшелонга эләккән икән. Командирыннан бер тәүлеккә өенә кайтып килергә рөхсәт алган. 80 чакрым араны төне буе йөгереп диярлек җәяү кайткан. Туган йортына шулай ашкынган сугышчы егет.

Өйдәгеләр аның икенче көнне үк яңадан фронтка китәсен белгәч күңелсезләнеп кала. Санаулы минутлар бик тиз үтеп китә. 6 ел армия хезмәтендә һәм сугышта булган егет яңадан юлга әзерләнә. Бу вакытта алар соңгы кабат күрешәбез дип башларына да китермиләр.

Тышта 30 градустан артык суык. Чылбырыннан ычкынган февраль җиле арысландай үкерә, озак йөреп хәлсезләнгән юлчыдай тәрәзә шакый, иске өйнең бүрәнә ярыкларына кысылып үкси, елый.

Әнисенең хәер-фатихасын алган фронтовикны туганнан туган абыйсы Нотфулла Кукмарага ат белән озата чыга. Ләкин хәлсез ат ерак китә алмый. Алкин урманыннан соң егеткә җәяү китәргә туры килә. Бераз баргач, Хөсәен Нотфулла янына кире әйләнеп килә. Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, үзенең солдат бияләйләрен әнисенә истәлеккә тапшырырга куша. Азык-төлек салынган солдат капчыгын кысып тотып, егет Кукмара ягына юнәлә. Туганы артыннан йөгереп килеп, үз бияләйләрен аның кулына тоттыра.

Юлдан да, сугыш эченнән дә шактый хатлар язып сала Хөсәен. «Фашистларны куа барабыз, тиздән җиңү белән кайтырбыз. Сез ничек булса да түзегез инде», – ди ул бер хатында. Үзенең өченче медален алуы турында да хәбәр итә солдат. Соңгы хатында Белоруссия фронтына керәчәкләре, алда каты сугышлар булачагы турында яза.

1944 елның мартында Маһирә апа Әхмәтҗановалар өенә кара кәгазь килеп төшә. Хатта Хөсәен Абдуллинның 4 мартта батырларча һәлак булуы һәм Гомель өлкәсе Рогачев районы Старое Село авылы зиратында күмелүе хәбәр ителә. Аңа бу вакытта бары 23 яшь була.

«Әни абыйның үлемен бик авыр кичерде. Ул абый язган хатларны, фотоларны, истәлеккә калдырган солдат бияләен үзе үлгәнче кадерләп саклады. Төннәрен торып, аларны киеп, укып, күпме күз яшьләрен агызды. Әни 1946 елда үлде», – дип сөйләде Нурлыбикә апа.

Сугышта һәлак булганнарның исем-фамилияләре һәйкәлләргә уелган, «Хәтер Китабы»на кертелгән. Шул рәвешле аларга ихтирамыбызны белдерәбез.

Мәңгелек дан аларга! Җиңүне тизләтүгә үзеннән өлеш керткән Хөсәен Абдуллинның да исеме онытылмасын, якты истәлеге саклансын!

Рәим ГОБӘЙ, Мамадыш районы.

СОҢГЫ ОЧРАШУ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии