- 16.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең Курса Почмак авылы күпләгән чишмәләре белән башка авыллардан аерылып тора. Анда дистәдән артык су чыганагы бар. Чишмә челтерәве авылга моң таратып, кешеләрен җанландырып, дәртләндереп, эшләргә көч бирә. Шушы көмеш, йөгерек, саф салкын чишмә суларын эчеп үскән авылымның тырыш, игелекле ул-кызлары тирә-якка дан тота.
Хәзер чишмә юлларын таптаучылар көннән-көн азая, чөнки керне машина юа, су краннан агып тора… Ләкин шулай да авыл халкы челтерәвеккәйләрне онытып бетерми, чишмәләр бит су алу урыны гына түгел, гүзәллек чыганагы да, тынычлык бирүче ял урыны да. Әмма шуңа да карамастан, бүгенге көндә кайбер чишмәләр ташландык хәлдә, әйләнә-тирәләрендә чүплек. Шуны аңлый алмыйм: ничек шулай табигатьтән бирелгән кадерле байлыкны, изге урынны пычратырга, үз кулларың белән юкка чыгарырга мөмкин! Кеше бит үзе шул чишмәләрдән файдалана, шул суны эчә!
Ләкин арабызда игелекле кешеләребез дә юк түгел. Хәзер чишмәләрне яңарту, бизәү гадәткә кереп бара. Җәй көне янә бер чишмәбезгә җан өрделәр. Үзәк чишмәбездән күп кешеләр файдаланса да, аны карау җитми иде. Казанда яшәүче авылдашларыбыз Хәбибуллин Марат һәм Мурзин Самат абыйлар үз теләкләре белән саваплы эш башкардылар. Кирәкле материалларны үзләре алып кайтып, якын-тирәдәге кешеләр белән чишмәне яңарттылар. Шулай ук чишмә тирәсен чистарту, корыган агачларны кисү, яшь агачлар утырту кебек эшләр дә башкарылды. Шушы игелекле эшне җитәкләгән, әлеге эштә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт. Кылган игелекләрегез үзегезгә изгелекләр булып кайтсын иде. Сез безгә шатлык бүләк иттегез. Чишмә яны хәзер әллә каян балкып тора. Анда утырып ял итәргә эскәмия дә, су эчәргә чүмеч тә, бит-кулларны чылаткач, сөртенергә сөлге дә бар хәтта.
Чишмәбез хәзер үтеп барган һәр кешене үзенә җәлеп итеп тора. Мондый матур урынга керми түзеп кара! Өйдә су агып торса да, чишмәгә төшәсе килә, аның саф чиста суыннан чәй эчүләре ни тора?! Минем бу чишмәбезне Марат чишмәсе дип атыйсым килә.
Табигать безгә биргән иң зур байлык – чишмәләребезне саклыйк, һәрвакыт тәрбияләп, җыештырып, карап торыйк! Киләчәктә Самат, Марат абыйлар кебек кешеләр күбрәк булып, авылымның башка чишмәләре дә яңартылсын иде.
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.
Арча районы Курса Почмак мәктәбенең 11 класс укучысы.
Игелекле эш ,
Комментарии