- 16.02.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №6 (17 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Күршебездә бик акыллы гына Газизҗан абый белән Хатимә апа яшәде. Аларның гыйбрәтле язмышы күпләргә үрнәк булыр, дип уйлыйм.
Сугыш башланыр алдыннан Байкал ягына ялланып эшкә китә Газизҗан абый белән Хатимә апа. Заводка эшкә урнашалар. Озак та үтми, Газизҗан абый сугышка китә. Бер авыз сүз русча белмәгән Хатимә апа ят җирдә ничек түзсен?! Берничә кыз белән заводтан качып китәләр. Авылга ай буе кайта ул. Тик анда озак тора алмый. Хатимә апаны 8 елга төрмәгә ябалар.
1943 елны Газизҗан абый сугыштан яраланып кайтып, карт әнисе, сеңлесе белән яши башлый. Ат сараена эшкә урнаша. Бер класс белеме булмаса да, аны бригадир итеп куялар.
Икенче як күршебездә Мәгъфүрә апалар яшәде. Аның ире Шәкүр абыйның “сугышта үлде” дигән хәбәре килә. Бергә эшли торгач, бу ике тол якынаеп китә. Озакламый өйләнешеп тә куялар, тиздән балалары булачак дип көтәләр.
Көтмәгәндә, 8 елга җибәрелгән Хатимә апа 3 елдан авылга кайтып төшә. Бу хәлне күз алдына китерү дә куркыныч хәзер. Ә Хатимә апа каушап калмый: ирен дә, каенанасын да бик хөрмәт итә. Ул көннәрне болайрак дип сөйли иде:
– Кич җитте. Мәгъфүрә миннән урынны кайда түшим, – дип сорады. “Үз урыныма ятам”, – дим.
Газизҗан кайтты, икебез янына да ятмады. Шулай итеп, алар 15 көн яши, парлап су китерәләр, берсе аш пешерә, икенчесе мал карый. Сабыр, ягымлы, җайлы булуы белән Хатимә апа Газизҗан абыйны яулап ала алды. Мәгъфүрә апа китте, малайлары Рафис туды, улын ул үзе үстерде. Күп тә үтмәде, Шакир абый да кайтып төште. Исән булган икән! Ул да икенче кешегә өйләнде.
Газизҗан абый белән Хатимә апа озак гомер кичерде, бик тату яшәделәр, карт әниләрен тәрбияләп, мәңгелек йортка озаттылар.
Хатимә апа һәрвакыт: ир бирмәк – җан бирмәк, дигән гыйбарәне кабатларга ярата иде. Хәзер алар мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын.
Маһруза ГАЗЫЙМОВА.
Мамадыш районы, Шәдче авылы.
Армия сабак бирә
Мин түбәннән югарыга күтәрелгән авыл малае. Тормышымдагы кайбер мизгелләрне, бәлки, файдасы тияр дип, яшьләр белән уртаклашмакчы булам.
1940 елда Свердловск өлкәсендә туганмын. Әти-әнием шахтада эшләгән. Авылда Мәрьям исемле әбием үзе генә торганлыктан, 1941 елда сугыш башлангач, әни белән икәү авылга киттек. Ә әтигә бронь биреп, эшендә калдырганнар иде. Ләкин ул мине сагынуына түзә алмыйча, эшен ташлап, безнең янга авылга кайтты. Әмма янәшәбездә озак була алмады, аны сугышка җибәрделәр.
Әнием 1941 елда Вахитов исемендәге колхозга ат караучы булып эшкә керә. 75 баш ат карый, шуның 25е – эш аты. Без әби белән өйдә. Әбием йорт эшләрен башкара, ә мин бәләкәй малай.
Мәктәпкә укырга кергәч тә, беренче планда өйдәге эшләр булды. Шуңа да белем алуга артык зур игътибар бирмәдек. 1959 елда рус теленнән имтихан бирергә бармыйча, укуымны ташладым. Әнием урынына ат карарга кердем. Шул ук елны аягымны авырттырып, армиягә дә китә алмадым. Авылның ат караучы надан малае булып калдым.
Өч елга соңга калып булса да, 1962-65 елларда Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт иттем. Менә шул вакытта авыл малаена акыл керә башлады инде. Беренчедән, халык белән аралаштым. Күп шәһәрләр күрергә туры килде. Ипи-тозлык булса да рус телен өйрәндем. Яхшы хезмәт иткәнем өчен, ике мәртәбә ялга да кайтып килдем. Фәйрүзәм белән армиягә киткәнче очраша башлаган идек, хатлар алышып тордык. Армия миңа зур сабак бирде. Шуннан соң дөньяга карашым капма-каршыга үзгәрде.
1965 елда армиядән кайтуга Иске Икшермә урта мәктәбенең кичке бүлегенә 9 сыйныфына һәм шул ук елны Минзәлә Совхоз техникумының зоотехния бүлегенә укырга кердем. Үзем Икшермә совхозында кырчылык бригадиры булып эшли башладым. Яхшы хезмәт итүемне күргәч, ферма мөдире итеп куйдылар. 1970 елда зоотехник белгечлеге алдым. Эшли-эшли баш зоотехникка кадәр күтәрелдем. Совхоз район күләмендә алдынгылар рәтендә булды. Үземне берничә мәртәбә премия белән бүләкләделәр. Хезмәт ударнигы исеме бирделәр.
1966 елда Фәйрүзә белән өйләнештек. Хәзер дә матур һәм тату гомер итәбез.
Боларның барысын да яшь буынга гыйбрәт булсын өчен яздым. Яшь чак – юләр чак, диләр бит. Дөрес ул. Киләчәгеңне уйлап, эш итәргә кирәк. Әгәр вакытында барысын да уйламасам, ат караучы малай булып яшәр идем. Әле бит аның хәзер карарга атлары да юк. Димәк, эшсез дә калган булыр идем.
Аллага шөкер, 43 ел стаж белән 2000 елда лаеклы ялга чыктым. Пенсия тормыш алып бару өчен җитәрлек. Мал асрыйбыз. Туганнарның хәлен белешеп торабыз. Дөньялар гына тыныч, имин торсын иде.
Миңнехан САДЫЙКОВ.
Саба районы, Татар Икшермәсе авылы.
Изге кешенең изге эше
Дөньяда сокланырлык кешеләр, аларның изге эшләре бар. Изге эш кылган кеше үзе дә изге санала. Чөнки ул без эшли алып та эшләмәгән эшне башкара, зур ихтыяр көче таба.
Дүрт бертуган кыз арасында өченчесе Рәйханә Мөхәммәтҗанова (кыз фамилиясе Гыйбадуллина) Кукмара районы Югары Оштырма авылыннан. 71 яшьлек авылдашым Рәйханә бүген Киндеридә яши. Җәй көне яшелчәсен үстерә, бакчасын карый дигәндәй. Биш вакыт намазын укый, әрвахлар өчен дога кыла. Әрвахлар да аңа бәхет, озын гомер телидер, чөнки ул ел саен кечкенә генә пенсия акчасына зират диварларын буяп тора. Авыл зираты зур тимер капка белән уратып алынган. Ире, мәрхүм, күрше авыл егете – Тәмле-Чишмәнеке, ул да риза булып ятадыр. Тәмле-Чишмә авылы зираты да Рәйханә карамагында. Барыбыз да шул йортка барасы бит, сөаль тотасы. Бүген үк изгелекләр эшлисе иде.
Рәйханәнең тагын бер изгелеге: ул “Шәвәли” чишмәсен карап, тәртипкә китереп тора. 71 яшьлек әбинең зур эшләр башкарганына ышанып бетеп тә булмый кебек. Ләкин искиткеч йөрәкле кешеләрне әллә каян эзлисе юк, алар шунда гына, безнең арада яши. Күрә белергә генә кирәк.
Җәй көне ул яши торган йорт тирәсендә куралык үсә. Бакча чистартылып, корыган ботаклардан араландырылган, кортлары юк ителгән. Әлеге дә баягы шул Рәйханәнең изге куллары барысына да җитешә инде.
Әби, ничек өлгерәдер, көзен гөмбәсен җыя, каен, җир җиләге кайнатмасы белән бөтен авылны сыйлый. Ике авыл арасында (бер чакрым чамасы) буа бар, шунда бу әби кармак белән балык тота! Ходай кешегә бирсә дә бирер икән йөрәкне! Менә шундый изге кешеләрне күрәсе, күтәрәсе, үрнәк итеп куясы иде. Аңа сәламәтлек, озын гомер, унсигез яшьлек йөрәк, изге күңел телим.
АвылдашыМәкъсут НУРИЕВ.
Аксубай.
Әлмәт – хәерче шәһәр?
Мин II группа инвалид. Бер күзем сукыр. Әлмәт шәһәрендә мәчетләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карадым, һәр җирдә кире боралар. Әлмәт – хәерче шәһәр. Үзләренә дигәндә байлык бар. Һәркайда икешәр-өчәр катлы коттеджлар төзелә. Әмма араларында авыр хәлдәгеләргә булышырга ашкынучылар гына юк.
Ә миңа операция ясатыр өчен, 20 мең сум акча кирәк. Моңа мөмкинлегем дә, туганнарым да, кыскасы, беркемем дә юк. Шуңа читләрдән ярдәм сорарга мәҗбүрмен. Бәлки, газета укучылар арасында кулыннан килгән кадәр булышырга теләүчеләр булыр. Әгәр андыйлар табылса, исәп-хисап номерларын җибәрәм. Алдан ук рәхмәтемне җиткерәм.
Исәп-хисап счеты: 40817810162360736967154
Сберегательный банк 4683057 РТ г.Альметьевск.
Исем-фамилиям редакция өчен генә.
Кешене тамак йөртә
“Әйдә, тизрәк, тизрәк”, – дип, Фәлахи беләгемнән тотты да Минсафа түтиләрнең ишегалдына алып кереп китте. Койма ярыгыннан нидер күргән дустым: “Әнә кара, таныйсыңмы?” – дип, миңа пышылдады. Эшнең нидә икәнен абайламыйча, тирләгән маңгаемны сөртә-сөртә, ул күрсәткән якка төбәлдем. Минзифа түтиләргә таба, алпан-тилпән килеп, зур гына гәүдәле бер ир-ат атлый иде. Фәлахи бу кешене танып: “Бу бит Хәләфи урамындагы аңгыра Мәхмүт”, – диде. Куркудан капканы бикләп куйдык. Ярый әле өлгердек, Мәхмүт кермәкче булып, келәне баскалап карады. Тынсыз гына чүгәләп утырганда: “Нишләп торасыз монда?”- дигән тавышка сискәнеп киттек. Каршыбызда Минзифа түти басып тора иде. Мин ни дияргә белми торганда, Фәлахи: “Турылатып кына Нурисламнарга керәм дигәндә, Мәхмүтне күрдек тә кереп качтык”, – дип тезеп китте. Әбиебез капка келәсен ачты да урам якка чыгып, Минзифа түтинең капкасы алдында басып торучы кешегә карап: “Бу Миңсылу улы Мәхмүт. Көн дә безнең тыкрыкка килеп, Минзифа әбисенә керә. Ул аңа берәр бәрәңге биреп, арыш ипие белән чәй эчертеп җибәрә. Әй, бу сугыш, әй, бу ялангачлык. Нинди таза егет иде Мәхмүт, күрәсезме нинди хәлгә килгән. Ачлыктан шешенеп бетте, күз кабаклары асылынып төште, искән җилдән дә алпан-тилпән килеп бара, исерек диярсең бит үзен”, – дип көрсенеп куйды.
Берничә көннән без аны тагын күрдек. Фәлахи яныма килеп: “Теге Мәхмүт янә күршегезгә килде, әйдә, карыйбыз”, – дип янә мине чакырды. Үзен озак көтәргә туры килмәде. Кулына төенчек тоткан, бите-кулы шешенгән, карт бабайны хәтерләтүче, сәләмә киемле, яланаяклы Мәхмүт килеп чыкты. Аның артыннан йөзләре талчыккан әнисе, Минзифа түти күренде.
Без исә койма буенда читкәрәк басып күзәтеп торабыз. Ул безне күргәч тә, бер сүз дәшмәде. “Юкка курыкканбыз, юаш кеше икән, тамак йөртә икән бичараны”, – дип уйлап куйдым.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Татарда да Раштуа
Лицеебызның күркәм йола-бәйрәмнәре байтак. Әйтик, дистә еллар дәвамында декабрь азагында чит телләрдә спектакльләр куела бездә. Быел да инглиз, алман һәм татар телендә әкиятләр күрсәтелде.
“Алтын каз” алман әкиятен 11 класс сәхнәләштерсә, инглиз телендә “Золушка”ны 5нчеләр күрсәтте. Аларның режиссеры, инглиз теле укытучысы Елена Вениаминовна борчылды. Спектакльне ике атна әзерләгәннәр, әмма балалар чит телдәге сүзләрне начаррак әйтә. Җитмәсә, чыгыш ясар өчен купшы күлмәкләрне 300 сумнан прокатка алганнар. Шулай булса да яшь артистларның иҗат җимешен зал басып алкышлады. Ә алманнарга җомга көнне спектакль күрсәтәсез дип, сүзләрне дүшәмбе генә биргәннәр. Татарлар, Абдулла Алишның “Нечкәбил”ен күрсәтеп, чүт кенә дә сынатмады.
Төрле милләт вәкилләре уртак тел таба алмыйча, бер-берсе арасында еш кына низаг чыга. Ә бездә гади генә спектакль аркылы дуслыкны да ныгытырга, үзең өйрәнгән телең белән башкаларны да таныштырырга була.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии