«Яртыга бүленгән чи бәрәңге бирсәләр, бәйрәм була иде…»

«Яртыга бүленгән чи бәрәңге бирсәләр, бәйрәм була иде…»

Кошлар сайрашып табыша, кеше берсе-берсе белән сөйләшеп таныша, диләр, чыннан да дөрес инде. 89нчы маршрут автобусына кергәч, бер буш урынга барып утырдым. Күршем, олырак яшьтәге ир-ат кулына тальян гармунын пакетка салып сак кына тотып бара. Гармун күргәч, гармунчылар булган җирдә тыныч кына утыра алмыйм. Бала чакта гармунчы булу теләгем зур иде. Кеше гармунында, кача-поса гына, «Умырзая көе»н уйнарга да өйрәнгән идем. Үзеңнең гармуның булмагач, ерак китеп булмый икән шул. «Уйныйбызмы?» – дип сүз каттым, шуннан сөйләшеп киттек. Якташым булып чыкты Балык Бистәсе районы, Иске Арыш авылында туып-үскән Мингали Миңлехан улы Билалов. Бала чагы сугыш елларына туры килгән, 1941нче елны әтисе сугышка киткәндә, нибары дүрт айлык булып калган. Әниләре кулында – 12 яшьлек апасы, берсеннән-берсе кечкенә ике абыйсы һәм Мингали үзе. Үзе дә ачлыктан интеккән әниләренең күзенә карап: «Әнием, ашыйсым килә», – дип елап торган балаларын ана үзенең гомере бәрабәренә ач үлемнән сакларга тырыша. Әниләре 1945нче елның апрель аенда ачлыктан үлә. Әтиләре сугыш кырында ятып кала. Әниләре үлгәч, балаларның кечкенәләре урам буйлап хәер сорашып йөрергә мәҗбүр булалар. Ә бит башкаларда да артык ризык юк. Үзләрендә дә өй тулы ач бала. Баерак йорт янына барып, көннәр буе хәер сорашып утырган чаклары булган. Балаларга бәрәңге кабыклары яки бер чи бәрәңгене уртага бүлеп биргәннәр. Шуңа да шатланып кайтып, табышларын апаларына тапшырганнар. Апалары, кычыткан, алабута һәм башка ашарга яраклы үләннәр кушып, аш пешергән. «Безнең өчен бу бәйрәм булып, корсакларыбыз күбенә язганчы, шул шулпаны эчә идек», – ди.

Малайлар бераз үсә төшкәч, апалары комсомол путёвкасы белән читкә китә. Өч малай үз көннәрен үзләре күрә башлый. Җәй көннәрендә олыларга ияреп, әтиләреннән калган эш коралларын тотып, колхоз эшләренә йөриләр. Агачтан кисмәк, күәс һәм башка йорт кирәк-яраклары ясап, ашамлыкка алыштыра торган булганнар. Әтиләренең эш кораллары күп, төрле булган, күршеләре әйтүе буенча, әтиләре үзе уйлап табып, колхозга ашлык суктыру машинасын эшләп биргән. Аны шуның өчен 1939нчы елны Мәскәүгә чакыртып, Ленин ордены белән бүләкләгәннәр. Аларның уңганлыгы, оста куллы булулары әтиләреннән мирас булып калган. Олы абыйсы гомере буе колхозда тракторчы, уртанчы абыйсы Донбасста шахтёр булып эшләгән. Мингали дә абыйсына ияреп күмер ваткан, армия сафларында хезмәт итеп Казанга кайткач, «Органик синтез» заводында һәм башка өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. «Минем йөрәгемдә ике тимер пружина булуына карамастан (икенче группа инвалид йөрәгенә операция ясаткан булган), гармунда уйныйм әле», – дип шаяртып та алды. Ул «Химиклар» мәдәният сараенда үзешчән түгәрәктә, тальян гармунында уйнап, тамашачыларны шатландыра. Әле анда гына түгел, Северный бистәсенең Кутузов урамындагы яңа ачылган клубында да бәйрәмнәрдә чыгышлар ясап, Северный халкының күңелен күтәреп китә. «Кая чакырсалар да каршы килмим, барам да уйнап кайтам. Без – сугыш чоры балалары, безгә сыгылып, бөгелеп төшәргә ярамый. Уйнап, халкыбызның күңелен күреп, яшәргә язсын әле», – ди. Өйләрендә дә булып кайттым, өстәл өстендә биш-алты төрле гармун тезелеп тора. Бихисап төрле дәрәҗәдәге дипломнарын да гармуннары янына тезеп куйган.

Мингали сугыш елларының бер баласы, шул еллар ятиме. Аллага шөкер, сугыш чоры балалары, ятимнәре әле исән. Алар тормышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп, сукасын да сукалаган, урагын да урган, печәнен дә чапкан. Колхозның бөтен эше аларның кулыннан үткән, уфалла арбасын әйтеп тә торасы юк инде. Бик популярлашып киткән «Уфалла арбасы» җыры әлеге буынның онытылмас гимны булып тора. Хөкүмәтебез аларны тыл ветераннарына тиңләрлек дәрәҗәгә күтәрсен иде дигән теләктә калам.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии