Күгебез аяз булсын!

Чирмешән районының Югары Кәминкә урта мәктәбе каршында зифа каеннар арасында кулына автомат тоткан солдат һәйкәле ерактан ук һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Әйтерсең лә ул таш сын түгел, ә бәлки безгә тыныч тормыш, бәхет теләүче баһадир. Бу пәһлеван солдат янына килеп, мәрмәр плитәләргә уелып язылган исем-фамилияләрне укыгач, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл икәнлегенә ышанасың.

Фашист илбасарларына каршы илебездәге барлык халык көрәшкә күтәрелгән бер вакытта безнең Чирмешән районыннан да 19852 кеше яу кырына китә, ә инде мин яшәгән төбәк (Югары Кәминкә, Керкәле авыллары, Кызыл-Яр бистәсе) кешеләре дә бу көрәштән читтә калмадылар. Сугышның беренче көннәреннән үк 334 кеше Ватанны явыз дошманнардан сакларга китәләр. Утны-суны кичеп, илебезнең төрле почмакларындагы яу кырларында, тар окопларда булып, барлык авырлыкларга түзеп, халык бәхете, Ватан өчен көрәшкән һәм төрле яралар алып имгәнеп, туган якларына әйләнеп кайткан 209 сугышчының да исәнлекләре булмый, йә аягы, йә кулы юк. Ә инде типсә тимер өзәрдәй 125 ир-егеткә туган якларына әйләнеп кайтырга һәм Бөек Җиңү көннәрен күрергә насыйп булмады.

Сугыш ветераннары үзләре исән вакытта очрашып күрешеп сөйләшкәндә, үзләренең фронт юллары турында әңгәмә коралар, үткәннәргә әйләнеп кайталар иде. Хаммәтгата Вафин сөйләгәннәрдән: «Мин 1942нче елның августында туган авылымнан чыгып киттем. Безне 1943нче елның 1нче гыйнварында Курск өлкәсенә җибәрделәр. Монда немецларга каршы һөҗүмгә кереп, көнбатышка таба юнәлеш алдык. 43 көн көрәшкәннән соң яраландым. Санбатта өч атна яттым. Чыккач, янә үзебезнең частька кайттым. Отделение командиры, ә бер атнадан взвод командирының беренче ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Харьков шәһәрен фашистлардан азат иттек. Сугышларда күрсәткән батырлыкларым өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләндем. Аннары Украина җирендә фашистлар белән күзгә-күз очрашырга туры килде. 1944нче елда Румыния җирләренә барып җиттек, анда ике ай оборонада тордык. Беренче майда тагын һөҗүмгә күчтек. 14 көн сугышканнан соң янә яраландым. Тагын санбатта өч атна яткач, шул ук частька кайттым. Карпат тауларына барып җиттек. Таудан пушкаларны үзебез тартып менеп, пехота белән бергә фашистларны тау артына урнашкан авылдан куып чыгардык. Шуның өчен «Батырлык медале» белән бүләкләндем. Шуннан Венгрия җирләренә барып кереп, фашистларны янә чигенергә мәҗбүр иттек. Будапештка барып җитәргә 40 километрлар калгач, авыр яраландым – фашист пулясы күкрәк читлеген тишеп кергән. Үлем хәлендә мине санбатка озатканнар. Анда ун көн дәвалангач, самолет белән Румыния якларындагы госпитальгә җибәрделәр. Операциясез терелү мөмкин түгел иде. 1945нче елның февралендә операция ясадылар. Аннан соң поезд белән Европага кайтардылар. 1945нче елның 10нчы июнендә туган авылыма әйләнеп кайттым».

Керкәле авылыннан Галимҗан Җамалиев сугышка 1942нче елның августында китә. Шуннан башлана да инде газаплы көннәр. Хәрби күнекмәләргә өйрәтү максатыннан, Галимҗан абыйны бер төркем иптәшләре белән Мари Республикасындагы Суслонгер станциясенә алып китәләр. Хәрби күнегүләр куе кара урман эчендә үткәрелә. Аларның дүрт ай ярым тормышы михнәттә үтә. Аякларында чабата, өсләрендә иске шинель, салкын казарма, ашарга юк. Шушындый хәлдә казармадан өч километр ераклыкка, хәрби өйрәнүләргә йөриләр, яңадан әйләнеп кайтканда утын күтәреп кайталар, чөнки казарманы аз гына булса да җылытырга кирәк. Тамаклары ач, ачлыктан шешенәләр, үлә башлыйлар. Ачка интеккән солдатлар чүплектән калдык-постык җыя. Бу үз чиратында дизентерия белән авыруга китерә. Айлар буе ач яшәгән солдатларны бет баса. Кызу мунчада киемнәрен кыздырып, беразга беттән арынып торалар. 1943нче елның гыйнварында солдатларны Суслонгердан вагоннарга төяп алып китәләр. Галимҗан абый бу фронтта 24нче укчы бригаданың өченче ротасы составына эләгә. Алар бер елга якын оборонада торалар. Анда да хәлләр шәптән булмый. Агач ботакларыннан ясалган землянка, сәләмә киемнәр, ачлык-ялангачлык. Шушы хәлдә айлар үткәрәләр. 1944нче елда Псков юнәлешенә алып китәләр. Анда Галимҗан абый 1025нче укчы полкында була. Баштарак оборона сугышлары алып баралар, ә апрель аенда контрһөҗүмгә күчәләр. Шушы вакытта Волхов һәм Ленинград фронтлары берләшә. Балтыйк буе фронты оештырыла. Дошман һөҗүме көчле, җир өсте ут-ялкын, гөрселдәп бомбалар ярыла, миналар шартлый. Канлы бәрелеш ике як солдатларын да чүпли генә. Яралылар да бихисап була. Шушы каты бәрелешләрдә мина шартлый һәм аның кыйпылчыгы Галимҗан абыйның уң аягын яралый. Яралы солдатны Новгород өлкәсенең Боровичи госпиталенә җибәрәләр. Аягын кисәләр. Өч ай дәвалана. 1944нче елның ноябрь аенда уң аягын калдырып, туган ягы Керкәлегә кайту бәхетенә ирешә.

Ә яу кырыннан кайта алмаган ир-егетләрнең сөйгәннәре, хатыннары, балалары аларның кайтырларына өметләнеп яшәделәр. Тормыш итү өчен тырышалар, фронтны азык-төлек белән тәэмин итү өчен көнне төнгә ялгап эшлиләр. Бу авыр елларда Әминә Шәйхуллина, Зәйтүнә Кәримова, Минсафа Насыйрова, Хәлимә Фәттахова, Мөхтәррәмә Вәлиуллина, Разыя Сәлахова, Гыйлемзада Нургатина, Гайнегыйлем Зәйнуллина һ.б.лар йөкне төптән җигеп тарталар. Авылда барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла. Халык ачлык-ялангачлыктан интегә. Атлар – төп көч, тик алар да арык, хәлсез. Кайгы өстенә кайгы булып кара мөһерле хатлар килә. Күпме күз яше, йөрәк әрнүе…

Дәһшәтле елларда яшүсмер кызларга, ир балаларга да авырга туры килә, алар олылар белән беррәттән барлык эшләрне дә башкаралар. Әнием Оркыя Хәлиуллина: «Бөек Җиңүгә тылдагы халык та зур өлеш кертте. Кыр-басуларда тәүлегенә 22 сәгать эшләгән хатын-кызлар байтак. Ашарга юк, өс-баш сәләмә, аякта чабата, ашаганыбыз алабута, балтырган, кычыткан. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп алган икмәкне, барысы да Җиңү өчен, дип фронтка озаттык. Өстәвенә оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрә идек. Иген чәчүләр бер газап иде. Хәлсез атлар кырда егылып калалар, шуңа да күп очракта орлыкны кул белән сибә идек. Өлгергән игенне (көненә 50-60 сутый) кул урагы белән ура идек».

Миңнур Газыймова 17 яше дә тулмаган килеш Тарханда урман кисеп йөрүләрен еламыйча сөйли дә алмый. Ачлы-туклы, алама киемнән көне буе урман кисүләре алҗыта яшь кызларны. Әгәр көнлек норманы тутырмасаң, төрле кушылдыклар белән пешерелгән 20 грамм ипидән дә мәхрүм иткәннәр. Бакчаларда калган вак бәрәңге, чөгендер һәм аның яфрагын җыеп, шулардан аш пешереп ашаганнар. Миңнур апа окоп казырга да йөргән. Мина шартлатып, шунда хасил булган чокырларны окоп хәленә китергәннәр, ә олыраклар аңа бура төшергәннәр. 40 градуслы салкыннарда да ир-егетләргә тиң авыр эштә булган кызлар.

Каргышлы авыр еллар бер-бер артлы үтеп, ниһаять, исәннәргә Җиңү көнен дә күрергә насыйп була. Сугыштан соңгы елларда да тормыш итүләре бик авырга туры килә, билгеле. Һаман да йөкнең авыр башы хатын-кызлар җилкәсендә, һаман да ирләренең кайтуларына өмет белән яшәү, авырлык белән ятим балалар үстерү, үз гомерләрендә әти назы күрмичә, әти дип әйтергә интегеп үскән балалар бар. Сугыш китергән бәла-каза, кайгы-хәсрәт санап бетергесез. Ул хәлләр яңадан кабатланмасын, күз яшьләре түгелмәсен иде. Зәңгәр күгебез һәрвакыт аяз булсын!

Фәризә ГАЛЯУТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии