Туган җир туфрагы

Конкурс: “Туган илдән кем туйган?!”

Җәйге матур аяз көн. Күктә бер болыт әсәре дә күренми. Кояш кызуы кичкә таба сүрелә төште.

Аркасына юл капчыгы аскан егет тыкрыктан төшүгә сулга борылып, ике йорт аркылы үтеп, алабута һәм кычыткан баскан йорт нигезенә килде дә туктап калды. Бераз басып, нидер караштырып торганнан соң, зур бер таш табып, шуның өстенә утырды да үксеп елап җибәрде. Якын-тирәдә уйнап йөрүче бала-чага әлеге юлаучыны сәерсенеп күзәтә башлады. Аның әлеге урыннан һич тә китәргә исәбе юклыгын күргәч, бу сәер хәлне әйтергә дип өйләренә йөгерделәр.

Янәшә-тирә йортлардан чыккан хатын-кызлар кулларын каш өстенә куеп, чыннан да, кем булыр бу буш нигездә, нишләп утыра ул, дип аптырашты. Шул уй белән аңа якынрак килгәч, арадан берсе: “Менә сиңа мә, Гайнислам түгелме соң?” – дип, күрешергә кулын сузды. – Әниең Сәгыйдәбану чалымнары бар үзеңдә, көчкә таныдым”, – дип, аның иңбашыннан сөеп алды. Калганнары да бер-бер артлы егет белән күрешеп чыкты.

“Менә бит, исән кеше бер кайта, ничекләр болай уйладың соң?” – дип, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сораулар яудыра башладылар. Егет аларга барысын да аңлатып бирерлек хәлдә түгел әле. Ул әле үз нигезендә басып торуына һаман да ышанмый, туган йорты туфрагын учына алып, сулкылдап елый иде.

Күршеләр ничек тиз җыелса, егетнең ялгызын калдырырга кирәклеген аңлап, шулай тиз таралды да. Киткәндә һәрберсе: “Кунарга безгә кер, ипи-тоз, якты йөз”, – дип әйтеп китте.

Егет җирдәге ташларны сыпырып карады. Бу ике зур яссы ташны алар әтисе белән баскыч төбенә салган иделәр. Гайнислам авылдан киткәндә бала булса да, барысы да ап-ачык күз алдына килде.

Менә абзар урыны, ә монда бакча капкасы иде дип, хәтереннән яңартты ул аларны. “Нигә болай кадерле икән соң миңа бу урын?” – дип уйлады. Кендек каны тамган, кайгысыз балачагы үткән җир шул бу.

Янына күршеләре Хәбирә карчык чыгып баскан икән. “Әйдә, балам, безгә кер, тамагың да ачкандыр”, – дип үзләренә чакырды.

– Әни белән авылны, нигезебезне сагынып гомер иттек. Менә, Аллага шөкер, кайттым. Әнигә генә насыйп булмады бу бәхет. Тормыш азрак рәтләнгәч кайтырбыз, дип гел хыялландык. Аннан әни авырып китте. Үлгәндә: “Балам, нигезебезгә кайтып, каберемә туфрак алып сал”, – диде. Ходайга шөкер, болай булгач, әнинең әманәтен үтим, – дип сүзен тәмамлады Гайнислам.

– Әтиегезнең үлгән хәбәре килгәч тә, әниегез көтте аны. Бердәнбер сыеры да үлгәч, тормышыгыз бөтенләй авырайды. Аптырагач, өч баласын белән читкә чыгып китүчеләргә иярде. Саубуллашырга кергәч: “Булмый инде, Хәбирәттәй, өем дә тузган, сыер да булмагач, ул өч баланы ничекләр итеп аякка бастырыйм?! Бәхетемне читтә эзләп карыйм. Китәргә булдым”, – дип елады. Энеләрең кечерәк иде шул, алар хәтерләми дә торгандыр.

Гайнислам су буена төште, тауга менде. Чишмәгә бара торган юлда мунча бар иде, аның янында кечкенә генә күл, анда камышлар, ут чәчәге үсә иде дип, әлеге урынны күздән кичерде. Әлеге таныш урыннардан йөрү аның өчен шулкадәр рәхәт иде. Гүя ул атлап түгел, очып бара.

Озакламый ул кайтыр юлга чыкты. Шактый атлагач, артына әйләнеп озак кына карап торды. Күңеле, уйлары белән анда иде әле ул…

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.

районы, Максабаш авылы.

“Мин гаепле түгел, улым”

Илшат белән Гөлгенә яратышып өйләнешә. Гөлгенә шәһәр кызы булганга, аңа авыл тормышы бик таныш булмый. Туйлар үткәч, алар читкә китү турында сүз кузгата. Илшатның авылны ташлыйсы килмәсә дә, хатыны хакына ризалашырга мәҗбүр була. Әти-әнисе көнкүреш өчен кирәкле әйберләрне, ә инде иң кадерлесе – хәер-фатыйха биреп, яшьләрне шәһәргә озата. Икесе дә заводка эшкә урнаша, озак та үтми, тулай торактан бер бүлмә дә бирелә. Чит-ят җирләргә барып яши башлавы, билгеле, җиңел булмый. Яңа гына корган яшьләр өчен бигрәк тә. Әмма бер-береңне аңлап яшәгәндә, барлык авырлыкларны да җиңәргә мөмкин булуына инанып яши Илшат.

Кышның ап-ак матур көнендә ямь өстенә ямь булып Илшат белән Гөлгенәнең уллары туа. Әти кеше шатлыгының чиге булмый. Дөнья шундый матур, иркен, хәтта кечкенә генә бүлмәләре дә шатлыктан болын кадәр булып тоела. Әти кеше эштән гел канатланып, матур уйлар белән кайта. Аны сөйгән хатыны, көннән-көн матурая баручы улы каршылый. Әмма тормышның әлеге бәхетле мизгелләре тиз уза.

Көннәрдән беркөнне Илшат буш бүлмәгә кайтып керә. Нәрсә булган, кая киткәннәр, дигән сорау җанын өзеп алгандай итә. Өстәлдәге хат кисәген укыгач, тораташ катып кала. Әйе, аның хатынына хәзер Илшат кирәк түгел. Ул аңа кияүгә бала табу өчен генә чыккан булган. Ягъни бергә гаилә корып гомер юлы кичәргә түгел, ә вакытлыча гына тукталып алу өчен. Сөйгәненең мондый адымын башына сыйдыра алмый ир кеше.

Икенче-өченче көннәрне дә Гөлгенәнең әти-әнисе йортына барып, хатынына ялгышуын, гаиләне таркатырга ярамавын, баланың ятим үсәргә тиеш түгеллеген аңлатырга тырыша. Үзсүзле шәһәр кызы авыл малаеның ихлас күңелдән әйтелгән сүзләрен ишетми.

Илшат бу хәлгә бик аптырый. Ул яраткан Гөлгенәне әйтерсең лә алыштырып куйганнар. Мондый таш бәгырьле, тәкәббер хатынны яратырга мөмкин дә түгел. Тәмам башы буталып бетә. Уйларының очына чыга алмагач, заводтан эштән китеп, туган авылына кайта. Әти-әнисе дә бу вакыйганы авыр кичерә.

Илшатны, иртә торса да, кич ятса да, улының киләчәк язмышы борчый. Үз гаиләсенә төкереп караган хатын бала тәрбияли алыр микән? Суд аша алыргамы әллә дип тә уйлый ул. Үз алдына: “Ятим үсүеңә мин гаепле түгел бит, улым”, – дип кабатлый. Аннары яңадан үз уйларына бирелә. Гөлгенәнең күңелен кайтара торган гамәле булдымы соң әллә дип, гаепне үзеннән эзләргә тырышып карый. Аракы эчми, тәмәке тартмый, акчасызлыктан да интекмәделәр. Бәлки, Гөлгенәнең шәһәрдә йөргән егете калган булгандыр? Алай дисәң, чит иргә аның балалы хатыны нәрсәгә? Ничек кенә уйласа да, Гөлгенәнең аерылышу сәбәбен аңлый алмый ул.

…Беренче никахыннан ачы сабак алган ир өч ел өйләнми, улына ай саен акча салып тора. Еллар узды… Илшат күркәм холыклы укытучы кыз Гөлнур белән гаилә корып, хәзер өч малай үстерәләр. Гөлгенәнең эчкечелеккә сабышып, ана булу хокукыннан мәхрүм ителүен ишеткәч, улы Ирекне балалар йортыннан барып алып кайтырга туры килә аңа. “Үз тормышын үзе җимергән мондый хатын-кызларны башка төрле киләчәк көтә дә алмый иде”, – ди Илшат.

Г.БИКТИМЕРОВА.

Саба районы, Тимершык авылы.

Алдан йөрүче булмады…

Хәзерге ата-аналар баласын югары уку йортына урнаштыру өчен ничек кенә тырышмый! Шуны күзәткәннән соң, үземнең ничек институтка укырга керүемне искә төшереп язарга булдым.

Аңа 60 ел вакыт узып китте инде. 1949 елны Олы Тархан авылында урта мәктәп тәмамлап, укытучылар институтының физика-математика факультетына керергә уйладым. Укуы да ике ел гына. Әти сугышта үлде. Әни 3 бала белән, әби бар.

Ул вакытта автобуслар юк. Йөк машинасында капчыкка төялгән ашлык өстенә утырып киттек. Тәтештән Казанга пароход йөри. Барып җиткәч, Тәтешнең пристаньгә төшә торган баскычларын күреп, хәйран калдым. Хәтта саны да истә калган: барлыгы 700 баскыч дигәннәр иде. Ә Идел түбәндә җәйрәп ята. Безне Казанга алып баручы пароход – “Джамбул” көтеп тора. Үземнең авылдан ерак киткәнем юк, шуңа да күргәннәремә сокланып озак тордым. “Джамбул” – хәлле кешеләр йөри торган пароход түгел. Һәр пристань саен туктый, безнең ише акчасызны җыя. Кичен китә, иртән Казанга килеп җитә.

Институтны эзләп таптым, документларны тапшырдым. Казанда кунарга туры килде, бер туганыбыз да юк. Әни киткәндә: “Өлгермәсәң, әтиеңнең егет чагындагы дустына барырсың”, – дип, адресын биргән иде. Шул ярап куйды. Эзләп таптым үзен. Кечкенә генә бер бүлмәдә торалар. Ике караватлары (берсе баланыкы), өстәлләре бар. Миңа идәндә урын бирделәр. Икенче көнне яңадан авылга “Джамбул” белән кайттым.

Сынауларны тапшырдым… Озакламый уку йортына кабул ителүем һәм торак та булачагы турында хәбәр килде. Шатланып, Казанга укырга киттем. Тулай торак – Олы Кызыл урамындагы монастырь икән. Астагы катта укучыларны 40 кешелек бүлмәгә урнаштырып бетергәннәр. Мин икенче каттагы 30 урынлысына эләктем. Бүлмә баганалар белән бүленгән, почмакта мич, уртада озын өстәл, урындыклар. Дежур утын алып менеп мичкә яга, соңыннан җыештыра.

Менә шул бүлмәдә ике ел яшәдем, укыдым. Укытучы булдым.

Яшәү шартлары шундыйрак булса да, искә алып сөйләрлек күңелле вакытлар иде ул.

Алда бәян иткәнемчә, хәзергеләр кебек безне җитәкләп йөрүче булмады шул… Барысын да баштагы белем генә хәл итте…

Зөбәйдә ЗӨБӘЕРОВА.

, Сөендек авылы.

Киңәш

(Мәсәл)

Махмай килде үгезгә:

– Ярдәм ит инде безгә.

Кризис басты галәмне,

Туйдыра алмыйм гаиләмне.

Эш тә эзләп карадым,

Бары тик тапмадым.

Ит, сөякләр күп-күбен,

Түләп ала алмыйм бүген.

Үгез киңәшен бирә:

– Ашагыз үлән, – дия,

– Витамины да булыр,

Бүксәгез дә нык тулыр.

Ни әйтәсең бу сүзгә,

Акылы җитмәгән үгезгә?

Эт бит үлән ашамый,

Үгез шуны аңламый.

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Бөгелмә.

Узган гомер – аккан су

Алда ап-ак болытлар бөркәнгән биек таулар. Ишелеп төшәр сыман күренгән текә таш кыялар. Ә алар өстендә безгә монда кояш якынрак дигәндәй үсеп утыручы кыргый караҗимешләр. Урыны белән яшел юрганга тиңләрлек нарат урманнары. Кояшның алтын нурлары астында ялтырап аккан чишмәләр, кура елгасы. Ә югарыда күк патшасы – бөркет оча. Ара-тирә кыргый җәнлекләр күренеп кала. Бу җәннәт иле Кавказ иде. 1956 елның җылы көзе. Табигатьнең шушы гүзәллеген товар поезды тәрәзәсеннән 1937 елгыларның күбесе күзәткәннәрдер. Безне Тбилиси шәһәрендә урнашкан 9547нче хәрби частька китерделәр. Шәһәр чиста, матур. Тау ягы халкының киң күңеллегенә сокланырлык. Дуслык, туганлык хисе көчле. Өч ел хезмәт итү дәверендә төрле милләттән булуга карамастан бер-беребезгә хөрмәт белән карадык, тату булдык. Кичләрен егетләре белән бергә җырлашып утырабыз. Мин гармунчы идем.

Табигате дә, кешеләре дә күңелемдә бүгенгедәй саклана. Бер күрешү – бер гомер, диләр. Инде 50 елга якын вакыт узган. Бергә хезмәт иткән иптәшләрнең күбесе, бәлки, бу дөньяда юктыр. Татар егетләреннән Шамил Сафин, Дамир Хәйретдинов, Рәшит Сафин, Ахияр Фәррахов, Ахияр Хәсәншин, Нух Фәттахов, Ягъфәр Ахунов, Әмирҗан Ахунов, әгәр мине танысагыз 8(8552) 79-57-62 номерына сәгать кичке 8дән соң шалтыратуыгызны көтеп калам.

Мөҗип ШӘЙДУЛЛИН.

Тукай районы, Күктәк-Мирсәет авылы.

Комментарии