Без ни өчен «папа», «мама» булабыз?

Быел җәй туган авылыма кайткан идем. Күршеләрдә дә кунаклар бар икән: әби-бабайны күрергә, авыл һавасын суларга дип шәһәрдән оныклары килгән. Тик ни хикмәт: ике буын бер-берсен аңлый алмый, ымлап яки кул болгап кына сөйләшәләр. Менә шунда ирексездән тәрҗемәче булырга туры килде. Ә бит уйлап карасаң: бу – зур фаҗига. Бала үзенең иң якын, иң кадерле кешеләренә чит телдә эндәшсен әле! Сез баласы татар телендә «әти», «әни» дип эндәшкән урысны яки марҗаны күз алдына китерә аласызмы? Юк, әлбәттә. Әгәр шулай була калсамы… Ни эшләргә белерләр иде алар… Ә безнең халык күндәм инде, барысына да түзә, бичара.

Дөрес, күпләребез балаларыбыз бәләкәй чакта үз телен белсен, үз телендә сөйләшсен, дип тырышып караган була. Тик бу уңай нәтиҗә бирми. Син аңа: «Әни», «әти» дип әйт әле», – дигән буласың, ул кайта да өйгә, тагын шул «папа»сын, «мама»сын кабатлый башлый.

Ни өчен? Чөнки урыс булмаган халыкларны урыслаштыруга көйләнгән совет системасы тәгәрмәче элек куйган юнәлешендә тәгәрәвен һаман дәвам итә. Сабыйның теле яшь ярым-ике яшь тирәсендә ачыла башлый. Без ул вакытта аны яслегә бирәбез, ә анда бар нәрсә урысча гына сөйләшүгә, тәрбия чараларын тик шул телдә алып баруга корылган. Сабый көн буена үзенә тик чит телдә генә эндәшүгә күнегеп китә, үзе дә шул телдә генә җавап кайтара башлый. Ә без, ата-аналар, өйдә, гаиләдә аның белән аз булабыз, аз аралашабыз. Бала урамга уйнарга чыктымы (ә аның уен вакыты – дөньяны танып-белүдә бик мөһим), анда да гел урысча сөйләшәләр. Өйгә кердеме, телевизор карарга йөгерә – анда тагын тапшырулар туган телендә түгел, радионы бордыкмы – тагын ят телдә сөйлиләр.

Мин сүзне яследән башлаган идем. Инде балабыз бераз үсте. Балалар бакчасына күчте, ди. Анда тагын үз туган телен ишетми, һаман «папа», «мама».

Безнең Бәләбәй шәһәрендә ике дистәләп ясле-бакча исәпләнә, әмма аларның берсендә дә татарча яки башкортча сүзне ишетмәссең, соңгы елларда бер-икесендә милли төркемнәр оештырырга омтылыш булган иде, тик сизелерлек үзгәреш тоелмый.

Милли нигезгә кире кайту турында инде ничә ел буена күпме сөйләсәк тә, әле һаман Русиядә милли мәгариф концепциясе эшләнмәгән, ул ниндидер власть коридорларында тоткарлана. Бу битарафлык, сүлпәнлек нәтиҗәсеме, әллә мәкерле рәвештә эшләнәме – монысын түрәләр генә, күрәсең, беләдер. Шагыйрь әйткәнчә, «татардан да, башкорттан да урыс туа – менә кайда бәла» дигән хакыйкатьне онытып җибәрәбез шул.

Бәләбәй шәһәрендә урыс булмаган халыклар, 1989нчы елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча 50 процент чамасы тәшкил итә. Алар – татар, башкорт, чуаш, мари һ.б. милләт вәкилләре. Тик аларның өлкән буыннары гына үз телендә сөйләшә. 15-20 елдан, болай барса, туган телен белүчеләр бик аз калыр, мөгаен. Менә шуны онытмаска иде.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии