- 15.10.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быел Хәтер көнен, шимбәгә туры китереп, 12нче октябрьдә уздырдылар. Соңгы елларда Татар иҗтимагый үзәгенең «үз урыны»на әйләнгән Тинчурин бакчасында. Казан шәһәре хакимияте белән килештерелгән матәм чарасы булса да, килүчеләр бик аз иде – барлы-юклы 200 кеше булгандыр.
Кешеләре шул ук булса да, статистика бераз үзгәрде. Элекке елларда «Хәтер көнендә бер депутат та юк иде» дип яза идек, быел бер депутат катнашты. Ул да булса, яңа гына «мичтән чыккан» депутат – Ркаил Зәйдулла. Ул үз чыгышында татар милли мәгарифен торгызу кирәклеге турында сөйләде. Димәк, аннан шул юнәлештә ниндидер адымнар көтәбез.
«Милләт» дип лаф орган, ләкин Хәтер көне ише әһәмиятле көннәрдә милләте арасында булмаганнардан «нишләп килмәдегез?» дип сорасаң: « Мин өйдә искә алам. Мәйданга чыгудан бары бернәрсә дә үзгәрми. Биш-алты бабай анда чыгып, кеше көлдереп кенә йөриләр», – дигән җавап аласың. Бу юлы митингка килгән кешеләргә: «Ни өчен Хәтер көненә чыгасыз? Кирәкме монда чыгу? Өйдә генә искә алып булмыймы?» дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек. «Өйдә генә искә алучылар»га да кызыклы булыр, бәлки.
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
– Өйдә генә искә алып булмый. Йөрәк түзми. Чыгасы килә. Дин ягыннан бик үк дөрес булмаса да, ул шәһит киткән бабаларыбызның рухлары «бу кешеләр чыктымы, безне искә алдылармы икән?» дип, карап торалардыр төсле. Бу көнне җаным елый минем. Үзем күрмәсәм дә, 1552нче елда булган канлы бәрелешләрне күз алдыма китереп йөрим. Ул еллар барыбер безнең күңелләрдә калган. Ничәнчедер буын бабаларым шәһит булган бит инде анда. Ничек инде мин чыкмый калырга тиеш?! Монда чыгу минем өчен намус эше! Гомумән, бу көнне дәүләт күләмендә Хәтер көне итеп игълан итәргә вакыт җитте, дип саныйм мин.
Тик менә үткәрелү урыны бер дә ошамый. 90нчы елларда мәйданнарда йөрдек, мәйданнарны кайнаттык. Ә хәзерге Хәтер көне татарны бер почмакка кысып кына, «ярамый» дигән тонда гына үткәрелә торган чара инде бу. Хет театр бинасы янында булсын иде ул. Аннары күңелемне шунысы борчый: халык аз. Нишләп безнең халык ургылып килми икән соң ул шушындый чараларга? Безнең татар теле укытучыларыбыз бар, артистларыбыз бар. Язучыларны әйткән дә юк! Даими йөргән каләмдәшләрем бар, алар килә. Яшьләр кайда? Бик теләгән очракта, бер мең кешене рәхәтләнеп җыя алырга тиеш бит без. Шулхәтле кысылып беттек микәнни соң инде?..
Альбина МОРТАЗИНА, шагыйрә. Нәбирә апа белән дуслар икән. Хәтер көненә дә Нәбирә апа чакырган.
– Беренче тапкыр килүем. Әле быел гына Казанга күчендек, моңарчы Түбән Камада яши идек. Анда яшәгәндә дә күңелем белән монда, халкым арасында була торган идем. Татар теле турында бик күп шигырьләрем бар. Татар аңлы кешеләр Хәтер көненә килергә, тарихын белергә тиеш, дип саныйм. Өйдә шигырь язып кына искә алып булмый. Шигырь башка, монда чыгу башка ул. Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл куела дигәннәр иде, һаман да куелмады…
Хәлим ҖӘЛӘЙ, Татарстанның халык артисты:
– Үзен татар дип хис иткән кеше шушындый көнне өйдә ята ала димени? Зиратта «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дип язып куелган. Ә болар бит әле шәһитләр! Күз алдыңа китер: Кол Шәрифләр Казанны яклап сугыша, аларны чолгап алалар, кисәләр, турыйлар… Кеше әз килгән әле барыбер. Нишләп шулай ул…
Рәфыйк КӘРИМУЛЛА, «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты:
– Диндә күмәк намазның савабы үзең генә укыган намазныкына караганда күбрәк, диелгән. Монда да шулай. Бергә җыелып искә алсаң, дога кылсаң, файдасы да күбрәк була. Кешегә дә күренә. Шушындый көн бар икәнен кешегә дә күрсәтергә кирәк бит әле. Алар да кызыксынып, милләткә тартылсыннар, тарих белән кызыксынсыннар.
Минзәләдән Айрат БИКТАШЕВ үз машинасы белән махсус шушы Хәтер көненә дип килгән:
– Әгәр дә монда 10 мең кеше чыкса, мин, бәлки, килмәс тә идем. Юк бит аның хәтле кеше. Шуңа кеше саны булып булса да басып торыйм, дип килдем. Монда халык тулы булмаганда, мин киләм әле. Без әле яшибез, дип күрсәтү бит бу.
Активист Радик ҖИНАНОВ плакатлар күтәреп кереп бара иде, полиция хезмәткәрләре туктатты. Плакатларны тикшерәләр. Радик әфәнде алып килгән бер плакатта – җиңсәсенә «Мәскәү» дип язылган кул түбәтәйле малайның телен чыгарып, тартып тора, икенче бер кул Русия гербы сурәтләнгән балта белән шул телне чапмакчы. Рәссамы кемдер – билгесез. Бу плакатны алып керергә ярамый, дигәннәр. Шулай да Радик әфәнде җаен тапкан. Бераздан халык арасында шушы плакатны муенына тагып йөри иде инде. Аңа да соравымны бирдем:
– Өйдә без һәркөнне искә алабыз, ул вакыйгалар тегеләй яки болай һәркөнне искә төшми калмый. Ә монда чыгарга кирәк. Халыкка исенә төшерү өчен чыгабыз. Мин инде хәзер татарны исән дип әйтә алмыйм. Татарның хәле, татарныкы гына түгел – урыс булмаган башка халыкларныкы да – эткә ташлаган сөяк кебек. Эт ул – империя, Мәскәү, ә сөяк – без – урыс булмаган халыклар. Эт сөякне кимерә, аның инде итен ашап бетерде. Инде хәзер җелеген дә кимереп бетерде. Җелек ул тел иде. Хәзер сөякне кимереп бетерәсе генә калды. Соңгысы – кәгазьдә Татарстан Республикасы дип язылган язу гына калды.
«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел ШМАКОВ та килгән иде. Түбәтәй кигән. Татар телендәге чыгышларны бик игътибар белән тыңлады, митинг азагына кадәр торды ул. Шунысын да әйтик: аларның мәктәбендә бөтен милләтләр дә татар телен укый. Хәтер көненә ни өчен килүен болай дип аңлатты:
– Өеңә һөҗүм итсәләр, аны сакларга кирәк. Ә саклап шәһит киткәннәрне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шуңа чыгам монда.
Мадриль ГАФУРОВ, журналист, фәлсәфә фәннәре кандидаты:
– Яшәвем Уфада булса да, тамырларым Татарстаннан. Шуңа күрә Хәтер көненә килми кала алмадым. Башкортстаннан 10 кеше килдек. Бездә 1552нче елгы вакыйгаларны искә алу юк бит. Казанга килгәч, иртән иртүк Кремльгә барып урап чыктым, башымны идем. Сөембикә манарасына карап тордым… Өйдә генә искә алып булмый. Безгә берләшергә кирәк. Читтән карап торып кына булмый. Монда килеп, үз сүзеңне әйтәсең, уйларың белән уртаклаша аласың.
Гадәти чыгышларны бераз төрләндереп, Чаллыдан килгән автор-башкаручы Флера ТАЛИПОВА җыр башкарды:
– Тыныч кына өйдә ята алмыйм мин. Мондый көндә ничек итеп йоклап ятарга була?! Кичә генә Уфада концерт куеп кайттым, ике сәгать кенә йоклаган килеш килдем монда. Түзеп булмый, битараф кына утыра алмыйм. Әз генә булса да халыкның рухын күтәрергә дип чыгам. Җырларым белән әз генә булса да җаннарына үтеп керим, дип. Бәлки, минем җырларымны тыңлап, кемнеңдер башына ниндидер уй керер, рухы күтәрелер. Шушында чыкмаганнарның җаннары ничек түзә икән ул, дим. Битараф булырга ярамый безгә.
Лилия ХӨСӘЕНОВА, Уфа:
– Без әллә кайдан киләбез, ә монда казанлылар да чыкмаган. Төрле кеше төрле сәбәп таба. Анда сатлыкҗаннар арасында татарлар да булган, татарлар бер-берсен кырганнар, шуңа күрә без анда бармыйбыз, диләр. Әнә әрмәннәрдә нәрсә генә булмаган. Геноцид корбаннарын искә алу көнендә бер миллион әрмән җыела. Чит илләрдән дә киләләр.
Чит илдә бөтен кеше иҗтимагый тормышта катнаша. Һәрберсе үз мәнфәгатен кайгырта, төркем-төркем булып җыелалар, хокукларын даулыйлар. Ә бездә халык сайлауларга да мәҗбүри чыгарыла, иҗтимагый тормышның да нәрсә икәнен белми. Бездә хакимият халыкка «бу тормыш сездән тормый» дигән уйны сеңдергән. Яшәр урының бар, хезмәт хакың бар – сиңа шул җитә, дигән фикерне. Шуңа кеше үз язмышын үзгәртүгә көч куярга теләми. Хәтер көненә чыкмауда да шул сәбәп: минем ул митингка баруымнан нәрсә үзгәрә инде, бардым ни, бармадым ни, дип уйлый кеше. Менә шул фикерне үзгәртүдән, алай түгеллеген аңлатудан башларга кирәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды
(Җырчы Флера Талипова үз җырында татарларны берләшергә чакырды)

Комментарии