- 15.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Хәзер азык-төлек кибетенә керсәң дә, аһ итеп каласың, башың әйләнеп китәрлек. Киштәләрдә җаның теләгән бар ризык бар, акча янчыгың гына тулы булсын. Күршедәге «Эдельвейс» кибетләр челтәренең 266нчы сәүдә үзәгендә (Гаврилов урамы, 30нчы йорт) сөт һәм сөт продуктларының дистәдән артык төре сатыла. Алар кайдан гына китерелми. Казахстан кефиры, Белоруссия эремчеге, Чуашстан сөте белән казанлыларны сөендерәләр. Үзебезнең Татарстан көн саен 4000 мең тонна сөт җитештерә. Кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән, бернинди дә кушылмалар кушылмаган сөт ризыкларын күрәсе килә. Бу фикерне куәтләп, Русия хөкүмәте дә шундый карар кабул итте.
Ничә еллар инде сөттән эшләнә торган бар төр ризыкларга пальма мае кушалар. Янәсе, алай озак саклана. Шушы технология элек тә күңелгә тынгылык бирми иде, хәзер дә эчне пошырып тора. Ясалма продукцияләрнең кеше организмына начар тәэсир итүен исәпкә алганда, каравыл кычкырырга күптән вакыт инде. Русия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та тискәре уйда икән. Илебездә пальма маен куллану тәҗрибәсе 1995нче елдан башланды. Шул чордан онкология белән авыручылар саны арту да күзәтелә. Пальма мае бүген бөтен нәрсәнең составында бар. Хәтта балалар өчен ясалган махсус ризыкларга да кушалар.
Берничә ел элек бу турыда матбугат битләрендә дә сөйләшүләр булган иде. Дөрес, ДәүДума депутатлары пальма мае турында берничә ел элек тә сөйләшеп алганнар иде бит, эшкә керешә алмадылар. Бу тема онытылып барганда, ничектер Русия хөкүмәте бу хәлне искә төшереп, эшкә алынды.
Без, әлбәттә, Русия хөкүмәтенең «Сөт һәм сөт продуктлары сатуга үзгәреш кертү турында»гы 2019нчы елның 1нче июленнән гамәлгә кергән карарына өметләнгән идек. Әлеге документта: «Ясалма катнашмалар һәм өстәмәләр кушып җитештерелгән сөт һәм сөт ризыклары табигый продукцияләрдән аерым урында урнаштырылырга тиеш», – диелә. Диюен диелсә дә, инде июль, август ае үтеп китсә дә, бу карар үтәлми бит әле. Башкалабызның тагын берничә кибетендә булып та сөт һәм сөт продукциясенең аерым киштәләрдә булуын күреп булмады. Бездә, бу ярамый, бу ярый, дигән законнар шактый, ә аларның күбесе эшләми. Бу карар тормышка ашармы, вакыт күрсәтер.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре

Комментарии