- 15.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Татар теле, татар теле, диләр, ә аның нәрсәгә кирәклеген әйтмиләр. Без бит хәзер татарлар урысча да, инглизчә дә чатнатып сөйләшәбез. Шуңа ана теле – татар теле белән кызыксынмыйлар. Ә ана теле безгә дога кылыр өчен кирәк икән бит. Аллаһы Тәгалә, үз телегездә дога кылыгыз, ди. Без беребез дә мәңгелек түгел. Дөньяда яшәгәндә ризык һәм һава кирәк безгә, ә мәетләргә дога кирәк. Дога ана телендә кылына.
Телнең нәрсәгә кирәген дә белмәгәч, аны саклап булмый шул. Безнең зур ялгышлык: урыска яраган безгә дә ярый дип фикер йөртү. Бу ярый торган эш түгел. Кемгә охшарга тырышсаң, Кыямәт көнне шулар белән кубарылырсың, диелгән бит. Хәрәм ризык ихтыяр көчен үтерә икән. Ихтыяр көче яман белән яхшыны аеру өчен кирәк.
Бөтен нәрсә иманга барып тоташа. Элек балалар өйдә туды. Кендек әбисе баланы бисмиллаһ сүзе белән кулга алды, баланың иманын качырмады. Динне бетереп, кешене имансыз ясадылар. Мин үзем больницада эшләдем. Бала тудыру бүлегенә дә керергә туры килгәләде. Бер күренеш күз алдымда: йөкле ханым өстенә санитарка аркылы яткан, үзе сүгенепме-сүгенә. Монда нинди иман калырга мөмкин?! Һәр бала иман белән туа, ләкин аны саклый да белергә кирәк. Хәләл роддомнарга ихтыяҗ бар бездә.
Безгә иманны сакларга кирәк. Иманлы кеше телен дә, гореф-гадәтләрен дә саклый. Балагызга акыл сорагыз, ди идем мин элек әниләргә. Акыл иманлы кешедә генә була икән бит ул.
Урамда күпчелек хатын-кыз ярымшәрә. Алар тәннәрен күрсәтеп йөреп, ир-аттан импотент ясый. Күкрәк ярыкларын күрсәтүне әллә нәрсә дип саныйлар. Күрсәтә торган җир булса, Аллаһы Тәгалә аны маңгайга куяр иде, күлмәк эченә яшерә торган итмәс иде. Хатын-кызга чалбар кию дә мәслихәт түгел, ул күлмәктән булырга тиеш.
Аннары бездә язмыш белән тәкъдирне бутыйлар. Тәкъдир балага җан иңгәндә Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Гомерен, кыласы гамәлен, бәхетен, җыясы ризыгын ул билгели. Ә язмышны без үзебез язабыз. Акыл һәм ихтыяр көче белән языла ул.
«Папа-мама» дип үскән балалар, әти-әниләре үлгәч, аларга үз телендә дога кылырлар микән соң? «Папа-мама»дан «әти-әни»гә әйләнмәсәк, Аллаһы Тәгалә каршына ничек басарбыз? Моннан берничә ел элек мәчеткә җыелган ханымнардан: «Кайсыгыз – мама, кайсыгыз – әни?» – дип сораган идем. 20-30 хатын арасыннан берсе генә «мин – әни», дип кулын күтәрде. Бу Нократ шәһәрендә булган хәл.
Ислам көчәйгән очракта гына татар халкы милләт буларак сакланып калачак дип саныйм мин. Динсезлегебез аркасында шундый хәлгә калдык та бит инде без. Бер әбигә әйтәм: «Оныгыңа, татар кешесе булса иде, дип өйрәт», – дим. «Анасы өйрәтсен!» – ди. Ә ул анасын өйрәтте микән соң? Элек балаларны әби-бабай тәрбияләде. Шуңа күрә без әзме-күпме иманлы булып үстек. Хәзер яшьләргә әби-бабай кирәк түгел. Әби белән бабайларны да бик динле дип әйтмәс идем.
Гөлбизәр ХӘСӘНОВА,
Нократ аланы шәһәре
Комментарии