Ковид белән күзгә-күз

Ковид белән күзгә-күз

Җир планетасында яшәүчеләргә елдан артык SAPS-CoV-2 исемле вирус яный. Төрле илләрдәге танылган вирусологлар, эпидемиологлар, иммунологлар, молекуляр биологлар аңа каршы тору ысулларын эзли. Кешеләргә исә, бер-бер артлы, гомерләрен кыл өстенә куеп, куркыныч чир йога бара. Аның өчен илләр чиге юк, ул бер рәвештән икенчесенә кереп адәмнәргә һөҗүм итүен дәвам итә...

ГАЕПЛӘМӘГЕЗ

Бу ниндидер бер фантастик әсәрнең башы кебек, тик бу – чынбарлык. Халык теленә ковид (COVID-19) дип кергән таҗвирус таралганнан тарала. Аның белән күпме генә очрашырга теләмәсәм дә, таҗвирус безнең йорт ишеген дә какты.

– Безнең эштә ике кешедә ковид бар икәнлеге ачыкланды, – диде ирем 12нче июнь көнне кич. – Минем дә хәзер температура күтәрелде.

Мин шул минутта таҗвирус белән күзгә-күз очрашканымны аңладым. Әзер идем. Аның турында төрле мәгълүмат чараларында чыккан язмаларны укып бардым, үз башыннан кичергән кешеләр белән аралашып, кем ничек авырганын белешеп торам. Шактый тупланган мәгълүматлардан һәм кеше сөйләгәннән чыгып, иртәгә иртүк, һич кичектерми, хастаханәгә барабыз дигән фикергә килдек. Бер генә сорау бар иде – Нократ Аланында урнашканынамы, әллә Кукмарага мөрәҗәгать итәсеме? Без, карантинга ябылган очракта үз йортыңда булу хәерлерәк, дип, Кукмараны сайладык. Нократ Аланында, бишенче катта, 30 градус эссе вакытта фатирда бикләнеп утыру перспективасы кызыктырмады.

Кукмара хастаханәсендә булган кеше беләдер, аны хастаханә дип кенә атап булмый, мин аны кечкенә генә матур бер дәва шәһәрчеге дип атар идем. Кечкенә чактан бирле анда булганым юк, тик адашып йөрисе булмады. Ерактан күренеп тора торган зур хәрефләр белән ике телдә – татарча һәм русча язылган кабул итү бүлегенә без килеп җиткәндә берничә кеше бар иде инде. Барысы да битлектән. Без дә чират алдык та, кулларны санитар гель белән эшкәртеп, читкәрәк барып бастык. Тора торгач, бездән бераз олырак булган бер ир-атның бик югары кан басымы белән килүе билгеле булды. Мәктәпкәчә яшьтәге малайга ни булгандыр, белмим, әмма без барыбыз бер җирдә табиб караганын көтәбез. Бездә таҗвирус, әмма читтәрәк шактый озак басып торганнан соң хәл бетә башлады, кеше янына барып утырдык. Гаепләмәгез. Температура белән мөрәҗәгать итүчеләр өчен аерым бер җир кирәктер, бәлки?

ЯЛГЫШЛЫК

Чират җитте. Без икәүләп табиб бүлмәсенә кердек. Ирем эшендә (бу Нократ Аланы машина төзүчеләр заводы) үзе белән эшләүче берәүнең, әниемдә таҗвирус, төне буе аны карап чыктым, иртән Кировка озаттым, дип, эшкә килүен әйтте. Икенче көнне әлеге кеше инде эшкә чыкмый, үзе авырый башлый. Шул җитә, участокта алар бишәү, берсе артыннан берсе чирле башлыйлар.

– Менә минем дә температура күтәрелде, – диде. Безне карадылар, тамак төпләреннән мазок алдылар, вируска каршы дарулар язып бирделәр – «Арбидол», «Гриппферон» һәм витамин С. Бәйрәм сәбәпле озын яллар булганлыктан, сишәмбе көнне – 15нче июльдә инфекцион табибка күренергә кушылды.

Сишәмбе килдек. Температуралы кешеләрне аерым бинада, аерым ишектән кабул итәләр. Анда бар да безнең кебек температура белән утыра. Битләрендә битлек, күзләрендә курку. Без тагын кулларны санитар гель белән ышкыдык та, читкәрәк басып чират көтәбез. Бөркү, чыдарлык түгел. Урамда исә түзеп булмаслык эсселек. Шактый вакыттан чират җитте. Курку инде безнең дә һәр күзәнәккә үтеп керә башлаган иде, әмма чибәр яшь табибә Зиләрә Илдус кызы Әхмәтҗанова мөлаем итеп каршы алуы, үзен бик тыныч тотуыннан безгә җан керде. Ипләп кенә барысын сорашты, иремә өстәмә дару итеп антибиотик язды да, икебезне дә эштән азат итеп, җомга килерсез диде.

– Әмма температура күтәрелә башласа, җомганы көтмисез, шундук киләсе, – дип кисәтте.

Минем температура 37 градус тирәсе, иремнеке югарырак. Ул ятыбрак тора, мин өйдәге эшләрне карыйм, аны тәрбиялим.

Чәршәмбе. Иремнең температурасы 38дән артты. Антибиотик эчә башлады, бер генә көн көтик, бәлки ярдәме тияр, дибез. Көтәбез, табибка бармыйбыз һәм бу ялгыш адым булган. Температурасы төшми, чәршәмбе үк китәсе булган да бит...

Пәнҗешәмбе . Иртүк табибка киттек. Иремне хастаханәгә салдылар, соңыннан билгеле булганча, үпкәләре инде 25 процент зарарланган. Суларга авыр, аны кислородка тоташтырдылар. Даруларның файдасы тияр дип бер көн көтмәгән булсак, хәле болай авыр булмый иде.

ЯТАМ!

Минем хәл уртача, начар түгел: йөткермим дә, төчкермим, борыннан да акмый, температура да юк, дөрес, бераз баш авырта. Бу эсседә авыртыр да! Эштән азат итүне 25нче июньгә хәтле озайттылар.

23нче июнь көнне, ирем авырый башлаганнан соң 10 көн үткәч, температура 37,8, хәл бөтенләй кимеде. 24нче июнь көнне киттем табибка. 13нче июнь көнне тамактан алган мазок миндә таҗвирус юклыгын күрсәтә, иремдә бар дип чыккан иде. Яңадан мазок алыгыз, дим.

– Сезнең «отрицательный» бит, булса, ул шундук була, – диләр.

– Зинһар, яңадан мазокка юллама бирегез, – дип, үтенеп сорадым. Бирделәр.

Компьютер томографиясе үтәргә кирәк дим. Моның өчен, юллама алып, Сабага барырга кирәк икән, түләүсез була, ди табибә. Кем белән барсам да аңа да йогачак дип, Кукмарада үтәргә булдым. Томография машинасы Кукмара хастаханә шәһәрчеге ишек алдында тора. Түләүле. 2900 сум түләп үттем. Стационарда ятучылар өчен бушка икәнен искәрик.

Озак көтәсе булмады, 15-20 минуттан үпкәнең берсе 15 процент зарарланган дип язу тоттырдылар. Яңадан табибәгә киттем.

– Хастаханәгә ятасызмы соң? – ди.

– Ятам, – дидем ике дә уйламый.

Ни өчен ятарга булдым? Томография ясаган ханым нәтиҗәсен биргәндә, проценты зур түгел, салмаска мөмкиннәр, әмма яшегез бар, ятарга сорагыз, диде. Бу киңәше өчен мин аңа рәхмәтле, өйдә дәваланам дип китсәм, алга таба ни буласын белеп булмый иде. Танышымның кызы 15 процент белән өйдә генә дип кайтып китеп, ике көннән 50 процент белән авыр хәлдә китерәләр.

ҮЛЕМ БЕЛӘН ОЧРАШТЫМ

Минем дә температура күтәрелә башлады, дигәч, башка шәһәрдә яшәүче улым белән килен төнге өчтә кайтып җиткән иделәр. Туры безнең йортка түгел, кызыма. Улым да, килен дә инде ковид белән авырдылар, әмма барыбер дә саклану кирәк, чөнки вирус үзгәреп тора диләр.

Иртән килеп җиттеләр, өйгә кермәделәр, ишек ачып, якынаймый гына сәламләштек. Алар, мин кайгырып тормасын өчен, бәрәңге төбен өяргә кайтканнар икән, бакчаның башка эшен дә карадылар. Әле ярый мал юк! Авыл халкы ни өчен температурасы күтәрелсә дә, вирус кергәнлеген аңласа да, тиз генә табибларга бармый, үтәр әле дип ята? Чөнки абзар тулы малны кемгә калдырсын ул, болын хәтле бакчасын кем карасын? Кыш нәрсә ашар? Балаларын кем укытыр? Кредитларын кем түләр? Үтәр әле дип ята да, үзе үтми шул, ярый да исән калсаң...

Миңа ятар өчен төштән соң, кичкә табарак килергә куштылар. Әллә никадәр алмаш кием алдым, чөнки бик каты тирләтә башлады. Үзем белән запаска җәймә дә аласым калган, чөнки беренче төнне үк мин су эчендә яткан күк уяндым. Өсне алмаштырдым, ә урын-җир алып сыгарлык хәлдә. Үзем белән кисәкле түгел, сыек сабын алган идем, бик уңай булды. Өс-башны көнгә икешәр, өчәр алыштырасы, салган киемне тиз генә юар өчен сыек сабын бик кулай.

Мине Кукмара район хастаханәсендә икенче чират итеп ачылган инфекция бүлегенә салдылар. Табиб янында урта яшьләрдәге бер хатын тыела алмыйча елап утыра иде. Әнисе үлгән икән.

– Югары температура белән өйдә озак яткан, безгә килгәндә үпкәләре 97 процент зыян күргән иде инде... – диде андагы табиб, эшнең нәрсәдә икәнлеген миңа аңлатырга тырышып.

Үтәр дип, өйдә ятабыз шул. Хастаханәгә барудан бигрәк тә олы яшьтәгеләр курка. Кеше таҗвирусның никадәр мәкерле чир икәнлеген әле һаман аңлап бетерми.

– Мине озак тотарсыз микән? Бары тик 15 процент кына миндә, – өмет белән табибка карыйм.

– Вирусның үзен ничек тотасын беркем әйтә алмый. Кайбер кеше зур процент белән керә, тиз савыга, кайберәүләр исә зарарлану аз булса да авыр кичерә, – диде ул җавапка.

Кыскасы, хастаханәгә эләгүемнең беренче минутында ук үлем белән очрашып, вирустан нәрсә көтәсен төгәл генә табиб та белми икәнлеген аңлап, күңелгә шактый шик төшкән иде инде. Өстәвенә бар җирем шабыр тир, хәлем беткәннән бетә бара.

СЫЛАНДЫ

– Ашыйсыгыз киләме?

Бу сорауны мине кабул итеп алган икенче инфекция бүлеген җитәкләүче Рафидә Мәхмүт кызы Йосыпова бирә.

– Юк, – дидем мин.

Минем тамактан калганга өч-дүрт көн инде. Үземне мәҗбүриләп иртән бер йомырка белән бер кыяр ашыйм, 4 кило авырлык югалттым. Ансына сөенәм, дөресен әйтергә кирәк, чөнки артык килограммнарым бар. Алгарак үтеп булса да, әйтеп китим, барлыгы 5 кило авырлык ташладым, ирем 10 килога ябыкты. Ябыгып буласын аңлагач, ул да, мин дә хастаханәдә ятканда ипи ашамадык, туганнарга өстәмә ризык китермәскә куштык. Чынында, шулкадәр авыр хәлгә калган организм өчен анда әзерләнгән ризык таман гына. Бар ризыклары тәмле, төрле, яхшы сыйфатлы.

Бер генә тамчы дегет булды, анысын да языйм инде. Кичкә пешкән йомырка бирделәр. Әрчи башлаган идем, аның агы инде каралҗымланган иске йомырка булып чыкты. Ашамадым. Икенче тапкыр тагын шул хәл. Ярар, дим, башка ризыклары бик әйбәт бит дип үземне юатам. Өченче тапкыр йомырканы тагын ташлыйсы булды. Түзмәдем, җай гына итеп табибка әйттем.

– Ризык сыйфатын дежур табиб тикшерергә тиеш иде, – диде ул.

Шул әйтү җитте, дүртенче тапкыр йомырка кеше ашарлык иде инде. Моны мин нәрсә өчен язам? Җитешмәгән як бөтенебездә бар, аны аңлап, җай гына итеп төзәтеп җибәреп була дип аңлатмакчы. Бу беренчедән, икенчедән исә безне шулкадәр карадылар, гомерләребезне саклап калу өчен шулкадәр тырыштылар, моңа дәүләт казнасыннан күпме акча киткәнлеген дә исәпләсәң, рәхмәт. Әмма шул кеше ашамаслык йомырка хастаханә исеменә дегет булып сыланып калырга мөмкин.

Шәмсия ХӘЛИМОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии