«Әтиемнең акчасы дип, рамга куяр идем»

«Әтиемнең акчасы дип, рамга куяр идем»

«Безнең гәҗит»нең 15нче санында (15 апрель, 2020 ел) Фәүзия Бәйрәмованың «Милләт мондый вәхши түгел» дигән язмасы басылды. Дөресен әйтергә кирәк, Бәйрәмова милләт өчен күп йөрде, анысы өчен рәхмәт. Әмма мин аның язганнары белән килешеп бетмим. Гүзәл Яхина бит үз язмышыннан алып язылганын сөйләде. Андый гаиләләр ул вакытта бик күп булган. Минем әни ягыннан да, әти ягыннан да, ирем ягыннан да булган андыйлар. Әниләрнең сөйләгәненнән чәчләр үрә торырлык.

Фильмның беренче сериясен караган көнне үк 90 яшьлек әнием шалтырата: «Киноны карадыңмы? Безнең тормышны күрсәтәләр. Безнең балачак инде бу, – ди. – Алга таба карый алмыйм, йөрәгемә ярамый, бу интегүләр, интектерүләр…»

Әниләр җиде бала булганнар. Сыерларын, атларын, өй әйберләрен, самавырларын тартып алганнар. Икмәкне бабай базга яшергән, икмәк эзләргә керүчеләр базны ачкач, бабай кулына балта алган: «Төшегез, шунда каласыгыз килсә», – дигән. Төшәргә курыкканнар. Бабай сугыш ветераны иде. Беренче Бөтендөнья сугышында, Фин сугышында катнашкан. Икенче Бөтендөнья сугышында да катнашырга туры килгән әле аңа. Ә энесен Себергә сөргәннәр. Өен мәктәп иткәннәр. Ярый инде үзе исән-сау әйләнеп кайта алган. Икенче энесенең кибете булган, кибетен талап, үзен кыйнап үтергәннәр. Җиде баласы янына сигезенчесе итеп алып үстергән кызы булган аның. Авыр чорда да ул баланы читкә какмаганнар.

Әбием ягындагы туганнарны да шулай ук тар-мар иткәннәр. Әбиемнең бер энесе шушы хәлләрне күреп, гомере буе колхозга кермәгән, аннан икеләтә налог алганнар.

Әтиебез ягыннан да шушы ук хәлләр. «Ичмасам, лампаны да калдырмадылар», – дип сөйли иде әби. Шунысы аяныч, аларның әйберләрен үз авылларындагы кешеләр талаган. Берсе дә рәхәт яшәмәгән аларның. «Рәхәт күрми үлделәр», – дип әйтә иде әни. Ә бабамнар яңадан аякка басканнар.

Әниемнәрне вербовать итеп чыгарып җибәргәннәр. Әти ягыннан бабамның берсеннән-берсе матур дүрт улы сугышта үлеп калган. Ул шундый матур итеп чаналар ясый иде. Без шулар белән таудан шуып үстек. Бакчасында утызлап төп алмагачы бар иде, балаларга өләшә иде шуның алмаларын.

Ирем ягыннан кайнанамның әтисен дә раскулачивать иткәннәр. 11 балалы гаиләне Себергә җибәрмәгәннәр, ике тегермәнен, бик күп җирләрен тартып алганнар. Сыерларын, атларын алып чыгып киткәндә, балалар алар артыннан фермага кадәр елап барган. Ә без яши торган авылда берәүләрне бала-чагалары белән бөтенләй дә урамда калдырганнар. Землянка казып, шунда яшәгәннәр. Үскәч, шуларның бер баласы колхозда баш бухгалтер булып эшләгән. Яшәгән өе кечкенә булгач, колхоз яңа өй салып бирәбез, дигән. «Юк, кирәкми, минем инде землянка казырлык көчем юк», – дип, баш тарткан. Әтисен мулла дип атканнар. Шуларга һаман күңеле белән ышанмыйча, үлеп китте. Ул заман әйләнеп кайтыр дип куркып яшәгән инде.

Шулай халык малы белән юктан бар булып колхозлар оешкан, алар үсте, баеды. Ә колхозларны таратканда халыкка ни бирделәр соң? Пай җирегез бар, дип, хөкүмәт биргән юл акчасын да бирмиләр хәзер. Йортыгыз зур дип, санаторийларга бушлай юллама юк. Социаль яклау һаман да шул «малоимущий»ларга.

Дөрес, татарлар эшчән, батыр. Иң беренче җирле җитәкчеләр өстәгеләрнең җырын җырлый, алар тарката. Рейхстагка Җиңү байрагын да татар кешесе кадаганын беләбез, башка батырлыкларны да. Минем әтинең туганы да, Девятаев кебек, пленнан самолет куып кайта. Кайту белән төрмәгә тыгалар. Рус булгач, Девятаевка Герой исеме бирделәр, безнең әтинең туганына – юк.

Ә кино бик яхшы, Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ»ы кебек. Белсеннәр, күрсеннәр, бу як әле бик яктыртылмый. Монда бер татар гына түгел, башка милләтләр дә бар. Бу бит безнең тарих, нигә без аны онытырга тиеш?! Монда бит илдәге 4 миллион кеше язмышы.

Җитәкчеләр газета укымый инде, укысалар, сугыш ятимнәренең хәлен белерләр иде. Бер апабыз әйтә: «Әти сугышка киткәндә мин әле туып кына калганмын. Бер 50 сум бирсәләр, әтиемнең акчасы, дип, рамга куяр идем. Мин 50 сумга мохтаҗ түгел, әтием өчен бирделәр, дияр идем», – ди.

Гөлсинә ГӘРӘЙШИНА,

Тукай районы, Сәет авылы

Комментарии