Ай-һай, малай!

«Безнең гәҗит»нең 15нче гыйнвар санында (№ 2, 2020 ел) «Нәрсәдер эшли алмыйбыз икән, милләт юкка чыга» дигән язманы кат-кат укып чыктым. Бәлки кайтаваз да язарлар дип көткән идем, хәтсез вакыт үтеп китте, язучы кеше күренмәде. Язмада чит илләрдә яши торган татарларны кайтару хакында тормышка ашмаслык эшләр турында сүз бара.

10нчы март көнне «ТНВ» каналыннан күрсәтелгән «Таяну ноктасы» тапшыруында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: «Хәзер күп төрле төркемнәр, хәтта аерым кешеләр барлыкка килде: алар үз проектларын тәкъдим итеп, дәүләттән акча сорый», – дигән иде.

Бу язмада да «милләтне саклап калу фонды оештыру, миллиардларча акча җыю турында сүз бара. Шулкадәр акчаны каян табарга кирәк? Язмада «…чит илдәге татарларның 20 процентын кайтара алсак та әле…» диелгән. Якынча бу кечкенә генә сан түгел, 1 млн 600 мең кеше. Шулкадәр кешене торак белән тәэмин итү өчен, ай-яй, малай! Бу бик катлаулы сорау. Безнең үзебезнең Татарстан егетләре армия хезмәтен үтәп кайтып, гаилә коргач, гомер буе ипотека түләп яши.

Мин Казан дәүләт университетында 1958-1964нче елларда укыдым. Ул елларда да университетны тәмамлап, чит илләргә китүчеләр бар иде. Аларны гаепләп сөйләшәләр иде. Мәктәпләрдә патриотик тәрбия яхшы куелган. Аннары Советлар Союзы вакытында илгә беркемне кертмәделәр, беркемне чыгармадылар. Чит илләргә ачыктан-ачык чыгып китү мөмкин түгел иде. Соңгы елларда гына ул чикне ачтылар. Халык дөнья буйлап туризмга чыгып китте. Чит илләрдән гриппның нинди генә төрләрен ияртеп кайтмадылар. Коронавирус та Кытайдан сәгате-минуты белән кайтып җитте. Әле 12нче мартта да – бөтен дөньяда коронавирус таралганда Казанда төрки дөнья галимнәренең конгрессы узды бит. Менә сиңа саклану чаралары!

Чит илләрдә яшәргә гади татарлар чыкмый, бик булдыклы, хәйләкәр, аңлы татарлар гына чыга һәм яши. Көн саен «ТНВ» каналында бара торган «Татарлар» тапшыруында шуларның тормыш шартлары турында сөйләп торалар. Алар Татарстанда яшәүчеләрдән бик күпкә яхшырак көн итә. Бөек Ватан сугышында 1 млн 500 мең Русия кешесе немец армиясендә безгә кадәр сугышкан, дип яздылар. Кайтасылары В.В. Путин рөхсәт биргәч, узган елларда ук кайтып бетте. Бәлки алар хөкүмәт составында да эшлидер инде.

Югарыда искә алынган язмада Татар конгрессы турында да тискәре сүзләр әйтелә. Мин – сугыш чоры баласы, дөньяда нинди авырлык бар, барысын да үз җилкәмдә татыдым. Ләкин шунысы бәхәссез: татар милләте бетмәячәк.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии