Болгармы? Татармы?

Болгармы? Татармы?

«Безнең гәҗит»нең 23 март санында (2011 ел) белән әңгәмә урнаштырылган иде. Ул анда болгарлык мәсьәләсен күтәрә. Имеш, без 7 гасыр буе болгар исеме белән йөргәнбез дә XIV гасырда кинәт кенә исеменә күчкәнбез. Моны ул зур тарихи хата, дип бәяли. Сүзен дәвам итеп, 6 класс тарих китабында татарларның вәхшилекләрен сурәтләгән рәсем күрүен әйтә. «Бу – вәхшилек. Моңа нигә без гасырлар буена җавап бирергә тиеш рус халкы алдында? Фашистлар эшләренә фашистлар гына җавап бирергә тиеш», – дип тә өсти. Ул рәсемдә татарлар кеше итен ашаучы вәхшиләр итеп сурәтләнгән.

Тәлгать Таҗетдинның бу сүзләре халкыбыз өчен никадәр аяныч икәнен фаш итү максатыннан, бу хатны язарга булдым. Ул дәреслек белән 2001 елда минем балам да укыды. Дәрестә утыручылар хәзерге заман татарлары түгел, алар монгол-татарлар, ә сез – болгар татарлары, дип укытканнар. 6нчы класс баласы бу хәлләрнең асылында нәрсә ятканын беләме? Монда әнә сакалы агарган Т. Таҗетдин да тарихта мондый хәлләр булган икән, дип нәтиҗә ясый. Чынлыкта исә, мондый хәлнең тарихта булганы юк. Бары тик гасырларга сузылган идеология сугышы гына бар. Хәзер безнең дошманнарыбыз безгә каршы кылыч болгап, туплардан атып сугышмый. Сугыш мәкерле юллар белән дәреслекләргә шушындый рәсемнәр кую юлы белән дә дәвам итә. Ул рәсем астына «Рисунок из aнглийской рукописи XIII века» дип язып куелган булса да, ул язуга беркем дә игътибар итми. Игътибар бары тик учакта кеше кыздыручы һәм кеше ботын кимерүче татарларда гына. Бу рәсемне дәреслектә урнаштыручылар үз максатларына шулай җиңел ирешәләр. Чөнки рәсем–плакат сәнгатенең кешеләр аңына тәэсир итүе шундый көчле. Бу рәсем Англиядә ясалган. Ә Батый хан Англия җирләрен басып алып йөрмәгән бит. Инглизләр үз халкында татарларга каршы нәфрәт уяту максатында ясаганнар ул рәсемне. Рәсем-плакат сәнгатенең көчен хәзерге заман сәясәтчеләре дә оста файдалана. СССР художниклары Гитлерны һәм фашистларны нинди генә сурәтләрдә ясамадылар. Тагын шунысы бар, Батый хан рус җирләрен басып алса да, урыслар тарафыннан мондый рәсемнәр иҗат ителмәгән. Минем өчен иң авыры – нигә безнең галимнәребез, укытучыларыбыз бу китапка каршы бер сүз дә әйтмәде? Киресенчә, эче тулы ялган белән тулган дәреслекләр укытып, балаларыбызны надан калдыралар, милләттән читләштерәләр. Әгәр тарихи чынбарлыкта факторларны санап китсәк, урысларның татарларга гына түгел, үз халкына һәм башка халыкларга карата кылган вәхшилекләреннән чәчләрең үрә торырлык. Бер генә мисал. Екатеринбургта чукындырудан соң кире мөселманлыкка кайткан татар хатын-кызын патша указы нигезендә тереләй утта яндыру һ.б. Т.Таҗетдин әйтмешли, моны балаларыбыз белергә тиеш!» Вәхшилекләр өчен җавапны татар халкы түгел алар бирергә тиеш.

Үткәндәге вәхшилекләр өчен чиркәү белән дәүләт башлыклары үз халкыннан һәм Рәсәйдә яшәүче халыклардан гафу үтенеп, заманча яши башласалар гына бу илдә тынычлык урнашып, рәтле тормыш башланыр, ахры.

Ә инде Т. Таҗетдинның «Без болгар идек… ләкин XIV гасырда кинәт татар булып калдык. Ни өчен? Кем моны эшләде? – дигән соравына минем җавабым – моны халык үзе эшләде! Берничә гасыр дөньяның иң алга киткән илендә Алтын Урдада яшәгән төрки телле халыклар татар исеме астында берләшә башлаганнар. Киләчәктә дә үз исемебездән, телебездән ваз кичмәбез, иншаллаһ! Безгә бу бердәмлекне күз карабыз кебек сакларга насыйп булсын! Басып алучылар исем үзгәрткәнгә карап кына: «Бәй Сез татарлар түгел икән бит. Сез болгарлар икән. Без сезгә ялгыш яу белән килгәнбез. Хәзер ялгышыбызны аңладык. Сезгә дәүләтегезне кире кайтарып бирәбез. Мәктәпләрдә үз телегездә үзегез теләгәнчә укытыгыз. Җир-су байлыкларыгыз үзегезгә булсын, без кире кайтып китәчәкбез», – димәсләр.

Моны Т. Таҗетдин яхшы беләдер, дип уйлыйм. Идеология көрәше ул һәрвакыт булган һәм булачак. Корал тотып сугышларда җиңелсә дә, рухи идеология сугышында халкыбыз җиңелмәде һәм җиңелмәячәк тә!

Сүземне йомгаклап шуны җиткерәсем килә. Без, Чаллыда яшәүчеләр, Рифкать Сәгыйдуллин, Фаик Таҗиев һәм мин, 2007 елда Рәсәй Мәгариф министрлыгын судка бирдек. Татарларны мыскыл итүче дәреслекләр чыгарганнары өчен. Рәсәй судлары, бу китапта татарларны мыскыллаучы әйбер юк, ул рәсем шәхсән сезнең намусны пычратмый бит дигән җавап бирсәләр дә, безнең эш хәзер Европа судында каралуны көтеп ята. Страсбург суды мондый китаплар белән балаларны укытырга ярамый дигән карар чыгарыр, дигән өметтә калабыз!

Мөнир СИТДЫЙКОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии