ЗӘЙНӘП ӘБИ

Байлар Сабасында яшәүче Зәйнәп әби Шәйхелисламова каралты-курасына якынлашуга, пөхтәлеккә игътибар итәм. Ишегалдына үтүгә, яшел чирәмлектә кош-кортның керт-керт килеп йөрүе, аның артыннан койрыклы көяз әтәчнең ашыгып кетәклектән чыгуы һәм кинәт кычкырып, мәрткә киткән дөньяны йокыдан уятуы — могҗизалы дөньяны хәтерләтә. Инде бу күренешкә хозурланып, Зәйнәп әбинең хәле, тормышы хакында бераз белешергә теләвем бөтенләй баштан чыккан. Никтер, ул да мине каршы алмый, югыйсә капканың ачылып ябылуы ишетерлек тавыш чыгарды. Ике дә уйламый, көр тавыш белән исәнләшә-исәнләшә түргә узам. Бар җир чиста, йорт җиһазлары тәртип белән урнашкан.

Зәйнәп әби кергәнемне күрми калган икән. «Ишетмәгәнмен», — дип башлады ул сүзен. Аның сәламәтлеге мактанырлык түгел икән. Үзе турында язарга теләвемне аңлагач, әллә ни сөйли алмам, хәтерем какшады, дип алдан ук кисәтте. Тик зур операцияләр кичергән Зәйнәп әби, 82не тутырса да, Бөек Ватан сугышы хатирәләрен һәм ярты гасырга якын ак халаттан халыкка шифа күрсәтүен һич кенә дә онытмаган.

Зәйнәп әби Сарман районының Сарсак-Тәкермән авылында дөньяга килә. Өч бала үсә алар. Абыйсы капитан Фәхрислам Курск өчен көрәштә һәлак була, энесенең дә 8 ел гомере армиядә үтә, инде ул да гүр иясе.

Зәйнәп әби яшьтән үк авыручы кешеләрне дәваларга, аларга ничек тә ярдәм итәргә тели. Мөгаен, бу аның балачагында күргәннәре белән бәйледер. Төрле авырулар килеп чыкмаса, тормыш шартлары яшәрлек булса, аларның гаиләсе тугыз балалы ишле булыр иде. Тик, ни кызганыч, туган берсе үлә бара. Шундый борчуларны күреп, ишетеп үскәнгәме, ул медик булырга ниятли һәм Минзәлә уку йортына килә. Аны тәмамлап, 1939 елны Кайбыч районы хастаханәсендә эшли башлый. Инде эшенә дә ияләшкән, кешеләргә ярдәм итүнең тәмен тоярга өйрәнгән кыз ял ала. Әмма аңа эшенә кире кайтырга насыйп булмый. Дәһшәтле сугыш башлана шул…

— Безне шайтан котыртты. Бер көтү авыл кызы, Зенит частенә кызлар җыялар, дип ишеттек. Җыйналышып шунда китмәкче идек. Ләкин безгә начальник команда җыелмаган дип әйтте. Теләсәгез хәрби билетка языласыз да аннан җитәрлек туплансагыз, сезне Зенит частенә алырлар, диде ул, — ди Зәйнәп әби.

Әмма озак та үтми, аны Яшел Үзәндәге госпитальгә җибәрәләр. Биредә 10 еллык мәктәп булган бинада госпиталь булдыралар. “Яраланучылар, авыруларның чиге юк иде”, – ди Зәйнәп әби. Тик биредә аңа озак эшләргә туры килми, җиде ай узгач, ул 1942 елның апрелендә бер төркем авыл кызлары белән Мәскәүгә, хыялларын тормышка ашырырга Зенит частенә кузгала. Ат белән башкаласына юнәлгәндә, төрле хәлләр була. Баштарак күкрәп үскән сары башаклы иген басуларына, иксез-чиксез кырларына Зәйнәп әби хозурланып барса, тора-бара арбадан өч тапкыр төшеп таралырга да туры килә аларга. Чөнки «бомбага» тоталар дип төрле сигналлар бирелеп кенә тора. Әмма кызлар куркып калмый, барыбер Мәскәүгә килеп җитәләр. Икенче көндә үк аларны тикшереп чыгалар, буйларын да үлчиләр. Инде Зенит частенә кушылырга әзер Зәйнәпкә: «Сезнең буй кечкенә, безгә туры килмисез, алмыйбыз!» — димәсеннәрме! Кыз бу сүзләрдән соң бөтенләй коелып төшә. Үкси-үкси елый. Кызганалар үзен: «Кеше моннан качып йөри, син бөтенләй башка. Эш булса чакырырбыз», — дип тынычландырырга тотына җитәкчеләр. Шуннан ул ирексездән Казанга кайта, аннан аны Саба якларына, яраланган солдатларны дәваларга җибәрәләр.

Саба җилләре иң элек аны Чүриле, Мичән авылларына илтә.

— Кешеләргә, авыруларга, яраланучыларга ашарга бик аз булды, — дип сөйли ул сугыш вакытын. — Шунлыктан алар үлән дә ашап торды. Кеше эт икән дип уйлый торган идек. Иген, бәрәңге, гомумән, барлык мал-мөлкәт фронтка җибәрелде. Ә биредә иза чигүче халыкны терелтәсе бар. Аларны туендырмый терелтеп булмый. Өстәвенә, дәваланучыларга урын да чикле. Тик бу йөкне ничек булса да алып барырга тырыштык. Нәрсәдән тотынырга белми торган чаклар еш була иде.

Алай гына түгел, Зәйнәп әбинең язмышы юкны бар итүдән генә тормый, тәкъдире Саба якларына китерүе очраклы түгел аның. Биредә Зәйнәп әби бер егет белән таныша. Сугышта катнашып, яраланган егете Гаппас Яппаров була ул. «Азрак аралаштык бу егет белән. Көннәрдән беркөнне он, ярты пот бодай алып кайтты да, әйдә, никахлашабыз, диде», — дип искә ала Зәйнәп әби. Инде да шундук килеп җитә, никах укыла. Ике яшь йөрәк тормыш корып, яшәп китә. Бер-бер артлы өч балалары дөньяга аваз сала. Аннан Байлар Сабасы хастаханәсендә яраткан эшен дәвам итә ул.

Ак халат киеп 42 ел буе халыкка хезмәт куя ул. Инде үзе дә ике онкологик операция кичерә. “Быелгы Җиңү көненә чыгып салютларны күзәтеп, чүт чукрак калмадым. Колакта һаман чыңлап тора”, –дип шаяртып та алды ул. «Медальләр дә, башка исемнәр дә күп, тик барыннан да элек сәламәтлек булсын», — ди сугыш һәм хезмәт ветераны. Зәйнәп әби белән аралашкан саен, аның тәртип яратуы, шул ук вакытта кырыслыгы да ачык чагыла. Шул сыйфатлар аңа бик авыр вакытларда яшәргә, үзендә көч табарга җирлек биргәндер.

Бүген Зәйнәп әбинең олы кызы Рузалия Ютазыда яши. Уртанчы улы Әнәс Украина якларында гаиләсе белән тора. Ул лаеклы ялга чыккан хәрби майор, хәзер эшмәкәр. Әнисенең хәлен белергә даими кайтып тора. Ә Зәйнәп әби кече кызы Лилия карамагында. Лилия ире Наил белән ике бала тәрбияли, эшмәкәр. Олы кызы Наилә дә бу юлдан киткән, ире Ленар белән уллары Гаделне тәрбияли.

Зәйнәп әби дәвамчыларына төпле киңәшләрен бирә. Оныклары Венера һәм Ләйлә дә медицинаны сайлаган. “Геннан килә торган илаһи көчтер бу”, – ди Ләйлә. Зәйнәп әбинең 8 оныкчыгының берсе булса да ак халат кими калмас әле…

…Сугыш чоры кешеләре белән сөйләшсәң, сүзнең ахыры турында онытасың. Дәһшәтле сугыш еллары аларны һаман тетрәндергеч вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итә. Шунысы гаҗәп: инде ничә яшьтә булуларына карамастан, алар сугыш вакытын, аның һәрбер көнен хәтерли, яшьләргә сабак итеп сөйли ала. Кайчандыр нәфис буйлы кызлар, баһадир горур егетләр булып, хәзер инде шактый еллар үтеп хәлдән тайса да, мәхшәр көннәр аларга тынгылык бирми һәм иң гаҗәбе шул: бу тормышта лаеклы яши белдек, ди Зәйнәп әби. Бу аның һәрбер сүзендә чагыла. Аларның тормыш юлы – үзе бер тарих. Ә безгә бу гыйбрәтле хәлләрдән сабак алырга кирәк.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.

-Саба-.

Тормыш матур ул

Таң ата. Яңа көн туа, бар тереклек татлы йокыдан уяна. Агачларга кунып, кошлар сайрый. Кояш алсу нурларын җир өстенә сибә.

Хәбир дә, йокысыннан уянып, як-ягын күзәтә башлый. Шул вакыт палатага ап-ак халаттан кулларына чәчәк бәйләме тотып, һәм шәфкать туташы килеп керә, йөзләреннән нур бөркелә. Алар Хәбирне кочаклап ала һәм “Җиңү, Җиңү” дип, бер үк сүзне кабатлый башлый. Бу – 1945 елның 9 Май иртәсе була.

Табиблар палатадан чыккач, Хәбир хәтер йомгагын сүтә башлый.

Бик яшьли әтисез кала ул. Әнисе Сания фермада сыер савучы булып эшли. Алар тормыш йөген бергәләп тарта. Тормыш авырлыгына карамастан, егетнең укырга теләге бик көчле була. Ун чакрым ераклыкта урнашкан икенче бер авылга йөреп урта мәктәпне тәмамлый. Унынчыда укыганда сыйныфташы Сәриягә күзе төшә аның. Ләкин мәхәббәтен сиздерергә батырчылык итми.

Чыгарылыш кичәсендә Хәбир Сәрияне биергә чакыра. Икесенең дә йөзендә шатлык нуры балкый. Шул кичтә егет аңа үз мәхәббәтен аңлата. Алар шул көннән күрешеп, сөйләшеп, киләчәккә планнар корып яши башлый. Көзен Сәрия – медучилищега, ә Хәбир механизаторлар хәзерли торган курсларга укырга керә. Бер шәһәрдә уку, бергә авылга кайтып-китеп йөрү аларны бик якынайта. Сәрия укуны тәмамлагач та, өйләнешергә сүз куешалар.

Ләкин 1941 елның 22 июнь иртәсе алар хыялын челпәрәмә китерә. 18 яшьлек егет сугышка китә. Кыз аны көтәргә вәгъдә бирә.

Егет башта Арзамас офицерлар училищесында укый. Аннары төрле фронтларда катнаша. Госпитальгә дә эләгә. Сызланулар, башы авырту аны айнытып җибәрә. Терсәктән сул кулы, тездән уң аягы юклыгына, башы зарарлануына ул бик тиз төшенә. Хәбир өчен газаплы көннәр башлана. Тормыштан туеп, үз-үзенә кул салырга маташулар – барысы да егет башыннан үтә.

…Җиңү хәбәре аны куандырып җибәрә, уйланырга мәҗбүр итә. Бөек Җиңүдә аның да өлеше бар. Ни өчен үз-үзеңне газапларга?! Туган җире, халкы, якыннары өчен көрәшеп, шундый хәлгә калган бит ул. Күп уйлаганнан соң, баш табиб белән киңәшеп, үз хәлен аңлатып, әнисенә, Сәриягә хат язып җибәрә. Алар килеп, Хәбирне алып кайтып китә.

Ярты ел үтүгә, гөрләтеп туй уздыралар. Хәбир әкренләп вак-төяк эшләр башкара, аннан соң механизаторларны укыта, эшләрендә булыша. Сәрия авылда медпунктта шәфкать туташы булып эшли. Бик тату булып яшиләр. Өч ул үстерәләр.

Сания әби күптән вафат инде. Ә Хәбир белән Сәрия бик күп еллар Җиңү көнен шатлык белән каршы алып, бик бәхетле, мул тормышта яшәп, әле күптән түгел генә гүр иясе булалар. Хәбир белән Сәриянең нәсел дәвамчылары – балалары, оныклары, оныкчыклары әби-бабалары, әти-әниләре кебек намуслы һәм үрнәк гаилә булып яши.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии